Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы филологлар урынына укытучылар әзерли башлаячак.

24-25 май Башкортстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау көннәре. Алда имтиханнар һәм уку йортларына гаризалар тапшыру чоры. Азатлык татар белгечлеге юнәлешендә белем бирүче югары уку йортларының татар кафедралары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Алар ничә кеше кабул ителәчәге һәм белем бирү юнәлешләрендәге үзгәрешләр турында сөйләде.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов:

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

"Мәгълүм булуынча, 2016 елдан Русиядә һөнәри стандартлар буенча махсус карар кабул ителде. Аңа ярашлы, уку йортын тәмамлаучылар дипломнарында күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшли ала. Мәсәлән, гәзит-журналда эшләү өчен – журналист, мәктәптә эшләү өчен укытучы дипломына ия булырга кирәк. Моңа кадәр бездә бакалавриатта укучылар дүрт ел белем алып филолог дипломын алып чыга иде. Филолог дигән һөнәр булмау сәбәпле, алар мәктәпләргә укытырга барсалар да, журналистлык һөнәрләрен сайласалар да өстәмә түләүле курсларда укырга мәҗбүр булдылар. Шуларны исәпкә алып, Башкорт дәүләт университеты татар-урыс бүлеге әзерләгән белгечлекне үзгәртте.

Яңа уку елыннан башлап бүлек татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучыларын әзерли башлаячак. Ягъни педагогик белем бирү дигән белгечлеккә күчәчәк. Быел көндезге бүлеккә 14 кеше кабул ителәчәк, бакалавриатта уку да озая, ул биш ел тәшкил итәчәк. Ә читтән торып уку узган елдан бетерелде. Быел да читтән торып уку төркеменә кабул итү булмаячак”, диде.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Көндезге бүлеккә бакалавриатка – 12, читтән торып уку бүлегенә 15 студент кабул итәчәкбез. Бу саннар узган ел да шулай иде. Элек магистрлыкка көндезге бүлеккә – 6, читтән торып уку бүлегенә 4 кеше кабул итсәк, быел көндезге бүлеккә – 8, читтән торып уку бүлегенә 5-6 студент кабул итәчәкбез", диде.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендәге татар-чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Элек көндезге бүлеккә – 12, читтән торып уку бүлегенә 15 кеше кабул итә идек. Узган ел беренче тапкыр көндезге бүлек бетерелде, читтән торып уку бүлегенә 9 кеше кабул иттек. Быел көндезге бүлеккә кабул итү булачак. Элек урыс-татар белгечлеге буенча булса, хәзер татар-инглиз белгечлеге буенча кабул итәчәкбез. Чөнки урыс теле белгечлегенә мохтаҗлык юк, ә чит телләргә конкурс зур. Шуңа без татар-инглиз төркемен оештырырга булдык. Шуңа өстәп быел читтән торып башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү төркемен ачабыз. Ул түләүле булачак. Елына 26-27 мең түләргә кирәк. Без бу бүлеккә педагогия көллиятләреннән соң килерләр дип өмет итәбез. Аңа урыннар чикләнмәгән, төркемгә 25 кеше кабул итү мөмкинчелеге бар", диде.

Шулай итеп, иң зур тарихлы, быел көз татар бүлеге оешуының 60 елын уздырачак Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы филологлар урынына укытучылар әзерли башлаячак, ә аның Стәрлетамак бүлеге инглиз телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, татар-инглиз төркеме оештыра. Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлекчәсенә татар белгечлегенә укырга килүчеләр булмау сәбәпле ул берничә ел элек бетерелгән иде.

Казна исәбенә уку соңгы елларда кимеп барды. Быел исә саннар узган елдагыча калган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG