Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телне укыту күләме мәктәп мөдиренә бәйле


Башкортстанның Благовар районы Күчәрбай авылы укучылары

Башкортстанда мөдирләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган мәктәпләрдә туган тел саклана. Әгәр мөдир район татарлары оешмасын да җитәкләсә, районда да эшләр яхшы оештырыла.

Башкортстан мәктәпләрендә туган телне укыту елдан-ел кысрыклана бара. Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә татар теле атнасына бер генә сәгать укытыла. Бу атнасына ярты сәгать тел, ярты сәгать әдәбият дигән сүз. Шундыйларың берсе – Туймазы районының Дуслык авылы урта мәктәбе мөдире Хәкимҗан Хәбибуллин ни өчен бер генә сәгатькә калу турында сорауга шулай дип җавап бирде.

Хәкимҗан Хәбибуллин
Хәкимҗан Хәбибуллин

"Дуслык авылы мәктәбе урыс мәктәбе булып санала. Анда татар, башкорт, урыс һәм башка милләт балалары укый. Без 8нче һәм 4нче сыйныфларда туган телне атнасына ике сәгать укытабыз. Калганнарында – бер сәгать. Бу мәгариф министрлыгының урыс мәктәпләрендә туган телләрне укыту планына ярашлы эшләнә. Татар hәм башка ана телләрен бер генә сәгать укыту нәрсәгә нигезләнгәнен кем генә әйтер икән? Сәгать арттыру хәлне үзгәртер дип уйлыйсызмы? Сорауны болай кую дөресме икән?

Баланың ана телен белүдә беренче чиратта ата-ана кызыксынган булырга тиеш

Миңа килгәндә, ана телен өйрәнү ана карынында ук башлана hәм гаиләдә дәвам итә. Баланың ана телен, халкы тарихын белүдә иң беренче чиратта ата-ана кызыксынган булырга тиеш. Ә мәктәп аны дәвам итә, үстерә генә. Туган тел канда булырга тиеш. Сәгать күләме белән генә нәрсәне дә булса яраттырып булмый. Бер сәгать тә житәрлек, 10 сәгать тә аз булырга мөмкин! Бер генә мисал, мактану булмасын, мәктәпкә барганда без инде Габдулла Тукай, Муса Җәлил hәм башкалар турында белә идек. Моны безнен заман әти-әниләренең, әби-бабаларының зирәклеге, дөрес тәрбиясе дип кабул итик", диде Туймазы районының Дуслык авылы мәктәбе мөдире Хәкимҗан Хәбибуллин.

Башкортстандагы барлы-юклы берничә татар гимназиясендә хәл берникадәр яхшырак. Аларның күпчелегендә атнасына өч сәгать укыталар. Бу хакта Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Дамир Хәбибрахманов белдерде:

Дамир Хәбибрахманов
Дамир Хәбибрахманов

"Без атнасына өч сәгать укытабыз. Аның икесе тел, берсе әдәбият дәресләре. Шуңа өстәп җыр, рәсем, хезмәт һәм физкультура дәресләре дә, башлыча, татарча укытыла", диде Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Дамир Хәбибрахманов.

Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе укытучысы Лилия Фәткуллина да атнасына өч сәгать укытылуын әйтте. Аның сүзләренчә, гимназиядә хезмәт һәм рәсем дәресләре татарча укытыла.

Башкортстан татар конгрессының мәгариф комиссиясе әгъзасы Руслан Сөләйманов туган телләр укыту турында үз күзәтүләре белән бүлешеп, Азатлыкка шуларны җиткерде:

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

"Русия мәгариф министрлыгының күрсәтмәләренә ярашлы, узган уку елыннан башлап туган телләр ихтыярига, ягъни ата-ана гаризасы буена укытуга калдырылды. Ата-аналар туган телдә бердәм дәүләт имтиханы булмау сәбәпле, туган телгә бик сүлпән карыйлар. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы тоту авырлыклар тудыра. Чөнки сәгать аз булу сәбәпле, укытучы табу авыр. Ә сәгать аз булгач, хезмәт хакы да юк дәрәҗәсендә дигән сүз.

Татар теле һәм әдәбиты китапларын табу да авырлашты. Элек Уфада татар теле дәреслекләре нәшер ителсә, соңгы елларда федераль стандартлар үзгәрү сәбәпле Уфада чыккан ул китаплар Мәскәү лицензиясен алмаган. Ә Казаннан китап кайтарту бетте. Шул һәм башка сәбәпләрдән татар авылларында да туган телләр булмаган укыту планнарын сайлап алалар", диде Башкортстан татар конгрессының мәгариф комиссиясе әгъзасы Руслан Сөләйманов. Ул мәктәп мөдирләре татар теле укытучысы булган уку йортларында вазгыятьнең яхшы булуын әйтте.

Татар авылларында да туган телләр кермәгән укыту планнарын сайлап алалар

Шуны да әйтергә кирәк, Руслан Сөләйманов соңгы елларда Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында татар теле һәм әдәбиты укытучыларын укытты. Әлеге вакытта ул эшеннән китеп Башкортстан татарлары конгрессында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Эш шунда, конгресста берничә түләүле эш урыны булдырылды. Хәзер Башкортстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту өчен көрәшүче хезмәткәрләр дә бар дигән сүз.

Башкортстанда берничә мәктәп мөдире үзләре бер үк вакытта туган тел укытучылары. Шундыйларның берсе – Федоровка районының Коралачык урта мәктәбе мөдире Сөмбел Хәйбуллина Азатлыкка туган тел укыту торышы турында сөйләде:

Сөмбел Хәйбуллина
Сөмбел Хәйбуллина

"Безнең мәктәптә татар телен укыту сакланып калган. Башлангыч сыйныфларда һәм бишенче сыйныфта элеккечә атнасына биш сәгать укыйбыз. Алтынчы сыйныфта ике-өч сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият, башка сыйныфларда ике сәгать әдәбият, ике сәгать тел дәресләре укытабыз. Ә инде тугызынчы сыйныфта бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият укыйбыз. Бу әти-әниләрнең гаризалары нигезендә, балаларының теләкләрен исәпкә алып укытыла. Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, әдәбиятны өйрәнү, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Шул ук вакытта мин Федоровка районының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе буларак татарлар күпләп яшәгән башка мәктәпләрдә дә туган телне укыту шушы дәрҗәдә алып барылуын әйтә алам. Урыс мәктәпләрендә һәм район үзәкләрендә сәгатьләр саны киметелсә дә, барлык сыйныфларда да укыту алып барыла", диде Федоровка районының Коралачык урта мәктәбе мөдире Сөмбел Хәйбуллина.

Шулай итеп, мәктәп мөдирләре туган тел фәнен укыткан, милли оешма җитәкләгән урыннарда татар телен гимназияләргә караганда да күбрәк укыталар булып чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG