Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теленә өйрәтү клубы ачылды


Гөлшат Сафина (у) беренче дәресне башлый
Гөлшат Сафина (у) беренче дәресне башлый

15 ноябрь Уфада татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен беренче курслар ачылды. Татар теле клубы дип аталучы түгәрәктә дәресләр киләсе елның апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге курсларны ачу башлангычы белән үзе дә беренче һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Гөлшат Сафина чыккан. Дәресләрне дә ул үзе алып барачак.

Гөлшат Сафина
Гөлшат Сафина

“Илдә милли телләргә, шул исәптән газиз татар телемә карата башланган кысу-кимсетүләр этәргеч бирде. Сабакларга язылырга теләүчеләр байтак булды, ләкин мин күп кешегә өйрәтү авыр булыр дип әлегә 13 кешене генә сайлап алдым. Сабаклар түләүсез һәм атнага бер тапкыр, һәр чәршәмбе үтәчәк”, диде Гөлшат ханым.

Ана теле клубына йөри башлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр бар. Аларның барысы да Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә туып үсүчеләр. Ягъни алар урыс телле мәктәпләрдә белем алган һәм бүгенге көндә нигездә урыс телле хезмәт коллективларында эшләүчеләр. Кайберләре гаиләләрендә бераз гына булса да татарча аралаша, әмма үзләре әйтмешли, ул дәрәҗә “ипи-тозлык та түгел”. Курсларга йөри башлаучыларның һәммәсе дә үз ана телләрендә һичьюгы матур гына сөйләм теленә өйрәнергә теләүләрен әйтә.

Гөлшат Сафина әйтүенчә, ул милли гореф-гадәтләр турында мәгълүматлар бирергә, татар фольклоры белән дә таныштырырга, милли ризыкларыбызны әзерләү буенча осталык дәресләре дә оештырырга тели. Уку елы азагында төркемдәгеләр матур милли бәйрәм-кичә үткәрәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG