Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теле бәйгесендә телнең киләчәге өчен борчылу белдерделәр


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Уфаның Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” фестиваль-бәйгесе башланды. Ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы грантына әзерләнгән.

“Буыннар сабагы” фестиваль-бәйгесе үз эченә төрле чараларны ала: түгәрәк өстәл сөйләшүләре дә, татар теле һәм әдәбиятына бәйле сораулардан торган сынау да, осталык дәресләре дә каралган.

Бәйгенең икенче турына алты такым сайлап алынган. һәрберсендә өчәр кеше: укытучы, аның әлеге укучысы һәм элекке укучысы (хәзер кайсы да булса вузның татар бүлегендә укучы студент).

Илмира Ахунова
Илмира Ахунова

Илеш районы Базытамак урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе. “Ел укытучысы-2017” бәйгесе җиңүчесе Илмира Ахунова сүзләренчә, аларның мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре һәр җирдәгечә кими. Быел сентябрь аенда кайбер ата-аналар үзләре дә балаларына татар теле урынына урыс телен укыту өчен гаризалар язган. “Шушы шартларда авылдагы гаиләләр арасында аңлату эшләрен алып барабыз, ата-аналар җыелышларында да мәсьәләнең асылын аңлатырга тырышабыз”, ди Илмира Ахунова.

Бәйгедә катнашучы укучылар туган телгә бәйле шигырьләрне дә укып ишеттерә. Чара барышында конкурста катнашучылар өчен осталык дәресләре дә оештырыла. Бәйге ике көн дәвам итәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG