Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт телен укыту җәелдерелә


Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае, Уфа, 11-апрель 2019
Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае, Уфа, 11-апрель 2019

Шушы көннәрдә Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе теркәлеп рәсми эшли башлады. Азатлык берләшмә җитәкчесе Фәнзил Саньяров белән дәреслекләр мәсьәләсе һәм башкорт телен укытуны җәелдерү эшләре турында сөйләште.

11-12 апрель Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае узды. Корылтайга кадәр Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе дә оешкан иде. Шушы көннәрдә ул Юстиция министрлыгында теркәлеп, рәсми эшли башлады.

Дөнья башкортлары корылтаеның мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров Азатлыкка дәреслекләр мәсьәләсе һәм башкорт телен укытуны җәелдерүдә башланган эшләр турында сөйләде. Сүзен ул дәреслекләр мәсьәләсеннән башлады.

Фәнзил Саньяров
Фәнзил Саньяров
Мәскәүдә исемлеккә 36 дәреслек кертелде. Бу олы бер җиңү булды

"Беренчедән, дәреслекләр мәсьәләсе. Мин һич кенә моңа кадәр булган дәреслекләрне, совет чорындагы дәреслекләрне дә, соңгы чорда чыкканнарын да гаепләмим. Дәреслекләр һәрвакыт заманның йөзен күрсәтә, чөнки ул дәреслекләрне шул заманда яшәгән авторлар төзи. Мәскәүдә федераль дәрәҗәдә рөхсәт ителгән исемлеккә 36 дәреслек кертелде. Бу Башкортстан республикасы өчен башкорт теле һәм әдәбияты укытуда олы бер җиңү булды. Хәзер шул дәреслекләрне без бүгенге заман куйган таләпләргә ярашлы итеп эшләргә тиешбез" диде Саньяров.​

Галим фикеренчә, әле грамматика өлкәсендә дә башкарасы эшләр байтак икән. Шул ук вакытта дәреслекләр башкорт халкының тарихын, мәдәниятен, чагылдырган материаллар белән тулыланырга, ә грамматик материал азрак бирелергә тиеш ди ул.

Дәреслекләрдә грамматик материал мөмкин кадәр азрак бирелергә тиеш

"Мәсәлән, башкорт телен грамматик аспектта, ягъни дөрес язылыш, дөрес әйтелеш, кушымталарның дөрес язылышы, заман категорияләрен дөрес күрсәтү, фигыль һәм башка сүз төркемнәрен өйрәнүдә балаларның 30 проценты гына шушы грамматик материалны үзләштерергә тели. Бу бүгенге көндә баланың таләбе. Шуңа күрә безнең дәреслекләребез бүгенге көндә башкорт халкының тарихын, мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын, менталитетын чагылдырган материаллар белән тулыланырга тиеш. Ә грамматик материал мөмкин кадәр азрак бирелергә тиеш" ди Фәнзил Саньяров.

Галим фикеренчә, бу укучыларда туган телгә карата кызыксынуны арттыра алыр иде, чөнки бүгенге көндә ул кими бара икән.

Кимендә 75-80 процент балалар туган телен өйрәнергә теләк белдерергә тиеш

"Кызганычка каршы, бүген укучыларның туган телгә мөнәсәбәте кими бара. Мәсәлән, узган уку елында башкорт телен туган тел буларак укырга нибары 15 процент бала теләк белдерде. Бу бик түбән күрсәткеч дип исәплим. Кимендә 75-80 процент балалар туган телен өйрәнергә теләк белдерергә тиеш. Шуңа күрә без бу таләпләрне үтәргә тиешбез. Республикада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае карарларын тормышка ашыру эше башланды. Мин Күмертау шәһәрендә булдым. Анда III Мөхәммәтгали Искуҗин укулары үтте. Без анда да корылтай куйган таләпләрне, карарларны халыкка җиткердек.

Безнең көндәлек эшләребез корылтай карарларын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Алдагы атналарда Зианчура, анныры Туймазы, Октябрьский, Илеш кебек төньяк-көнбатыш районнарга барып андагы башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларын җыеп сөйләшәчәкбез. Бу сөйләшү, һичшксез, корылтай карарлары рухында барачак", дип сөйләде Азатлыкка Дөнья башкортлары корылтаеның мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров.

Башкортстан башлыгы вазифасын Радий Хәбиров башкара башлау белән республикада башкорт теленә мөнәсәбәт тә үзгәрде ди белегчләр.

XS
SM
MD
LG