Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен укыту үсеш кичерерме?


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

11-12 апрель Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае узды. Җыенда ясалган төп чыгышлар һәм чарада катнашкан кайбер укытучыларның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Корылтайда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук, Чиләбе, Оренбур, Курган, Самар, Сарытау һәм Свердлау өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстаннан һәм Мәскәүдән килгән 800гә якын укытучы катнашты. Форумның беренче көнендә чарада катнашучылар башкаланың Мөхәммәт Искужин исемендәге 136нчы башкорт лицеенда, Рәми Гарипов исемендәге 1нче интернат-гимназиясендә, Мостай Кәрим исемендәге 158нче, Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназияләрендә республиканың алдынгы башкорт теле укытучылары тәҗрибәсе белән таныштылар, аларның осталык дәресләрен карадылар.

Икенче көнне пленар утырыш һәм секцияләрдә фикер алышулар оештырылды. Пленар утырышта Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Беренче тапкыр ул халык алдында башкорт телендә сөйләде. Хәбиров башкорт телендә сөйләшүне "модалы" итәргә чакырды. "Кеше башкортча бер генә сүз белсә дә, без аны үз итик, читләштермик", дип өндәде.

Радий Хәбиров: "Кеше башкортча бер генә сүз белсә дә, аны үз итик"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Форумда алты секциядә фикер алышулар оештырылды. Анда укытучылардан тыш шулай ук методистлар, югары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары галимнәре һәм мөгаллимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Секцияләрдә башкорт телен укытуда заманча програм һәм методикаларны гамәлгә ашыру, укучыларның һәм аларның ата-аналарының туган телне өйрәнүгә теләген арттыру, туган тел белгечләрен әзерләү, заманча технологияләрне куллану кебек мәсьәләләр каралды.

"Дәүләт теле буларак башкорт теле: тәҗрибә һәм яңалыклар" дип аталган секциядә Уфаның 7нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Габитова башкорт теленә мәхәббәт уяту өчен берничә юнәлештә эшләргә кирәклеген билгеләде.

Гөлшат Габитова
Гөлшат Габитова

"Башкорт телен укытуга кызыксындыру өчен ата-аналар белән эшләргә кирәк. Туган тел аша укырга теләк уяту зарур. Башкорт телен өйрәнү күңелле һәм җиңел икәнлеген күрсәтергә кирәк. Моның өчен барлык юлларны, шул исәптән социаль челтәрләр, кесә телефоннарын файдаланырга була", диде Гөлшат Габитова. Ул башкорт теленә кызыксындыру өчен укуны тәмамлаучыларга өстәмә баллар кертү кирәклеген дә әйтте.

Секция утырышында башкорт теле һәм әдәбияты буенча техник җиһазлар булмау билгеләнде. Чыгыш ясаучылар арасында башкорт телен дәүләт теле буларак укыту сөйләм телен үстерүгә генә кайтып калырга тиеш дигән фикерләр дә яңгырады.

"Этномәдәни белем бирү мохите: телне белгән шәхесләр тәрбияләүдә күчемлелек" дип аталган секция эшендә Русия дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров та катнашты. Ул башкорт зыялылары гаиләләрендә дә туган телгә мөнәсәбәт төрлечә булуын әйтте. Ата-аналар каршы булган очракта, башкорт телен көчләп укытмаска кирәклеген билгеләде, Башкортстанда кайчандыр 50дән арткан башкорт гимназияләренең бүген 23кә калуына борчылу белдерде.

Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Розалия Сафиуллина милли рухта тәрбияләү өчен гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп бер чылбыр булып эшләргә тиешлеген билгеләде.

Сөйләшүдә туган телне саклауда аеруча балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпнең урыны зур булуы билгеләнде. Һәр башкорт баласы шушы юлны узарга тиешлеге ассызыкланды.

Секциядә балалар бакчаларына электрон чират булдыру, башкорт балалар бакчасыннан чыгучыларны мотлак максатлы рәвештә башкорт мәктәпләренә кабул итү кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Микрорайонда яшәгән башка милләт вәкилләренең башкорт сыйныфларына укырга кереп авырлыклар тудыруы, башка балаларның да урысчага күчәргә мәҗбүр булуы әйтелде.

Район мәгариф бүлекләренә методистларны иң яхшы укытучылардан сайлап алу, ата-аналар белән эшләү кирәклеге, телевидениедә, интернетта милли рух сеңдерүче тапшырулар булмау билгеләнде.

Корылтай делегатлары
Корылтай делегатлары

"Башкорт телен укытуда дигитал технологияләр" дигән секциядә электрон китаплар чыгару, Википедия, милли уенчыклар һәм башка мәсьәләләрдә фикер алыштылар.

Башкорт Википедиясе ирекмәне Рөстәм Нурыев Википедиянең мәгарифтәге урыны турында сөйләде. Аның сүзләренчә, халыкара Википедия 304 телдә алып барыла. Язмаларны 320 мең ирекмән мөхәриррли. Википедиядә 50 миллион мәкалә бар. Ирекмән сүзләренчә, башкорт телендә беренче мәкалә 2005 елда куелган. Бүген 15 миллион сүздән торган 48 мең мәкалә бар. Аларны көн дә 15-17 мең тапкыр укыйлар. Рөстәм Нурыев Википедияне мәгарифтә куллану кирәклеге турында сөйләде.

Фәнзил Әзелбаев башкорт уенчыклары аша милли рухны сеңдерү турында чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган елда күпләп башкорт уенчыклары җитештерә башлаганнар. Моның белән шөгыльләнүче Ваsh Toy дигән өлге интернетта төркем булдырган. Анда биш мең кеше тора. Алар милли уенчыкларга исем кушуда да катнаша. Мәсәлән, Сәлимә, Айсылу, Айгөл, Гөлназ, Ләйсән һәм башка исемле курчакларга исемне күмәкләп уйлаганнар.

"Югары һәм һөнәри белем бирүдә башкорт теле" дигән секцияне Башкортстан фәннәр академиясе президенты, элекке мәгариф министры Әлфис Гаязов алып барды.

Әлеге секциядә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе башкорт һәм төрки филология факультеты деканы Рәйсә Илешева чыгыш ясады.

Рәйсә Илешева
Рәйсә Илешева

"Уфада Башкорт дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университеты эшли. Элегрәк Стәрлетамак һәм Бөредә мөстәкыйль педагогик югары уку йортларыбыз бар иде. Алар хәзер бүлекчә булып калды. Нефтекама һәм Сибайда бүлекчәләр бар. Ләкин аларның күпчелегендә аерым башкорт кафедрасы юк. Мәсәлән, Нефтекамада педагогика, башкорт, урыс һәм чит телләр бер кафедрага берләшкән. Шулай, мөстәкыйльлекләр кимеп, позицияләрне югалтып барабыз", диде Рәйсә Илешева.

Башкорт дәүләт университетының башкорт әдәбияты, фольклор һәм мәдәният кафедрасы мөдире, профессор Гыйният Кунафин сүзләренчә, башкорт халкының 36 проценты авыл җирендә яши. Авыллар картая. Шул шартларда шәһәрдә сакланып калу юлларын эзләргә кирәк.

Секция утырышында оптимальләштерүгә каршы сүзләр дә яңгырады. Ләкин секцияне алып баручы Әлфис Гаязов тәнкыйтьләр урынсыз булуын әйтте. Аның сүзләренчә, оптимальләштерүнең төп сәбәбе – балалар булмауда. "2012 елда 151 сыйныфта нибары бер генә бала бар иде. Бу аптыраганнан эшләгән эш", диде Әлфис Гаязов.

Секцияләрдә төньяк-көнбатыш төбәкләрдә яшәүче татар телле халык турында да фикерләр яңгырады. Аларның башкортларның бер диалекты булуы, бу төбәкләр өчен махсус китаплар кирәклеге күтәрелде. "Төньяк-көнбатыш төбәгендә диалект шартларында башкорт әдәби телен укыту мәсьәләсе буенча методик кулланмалар, әсбаплар булдыру кирәк", дип билгеләнде.

Секция утырышындагы карарлар корылтайның уртак резолюциясенә кертелде.

Республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин 2024 елга башкорт, урыс һәм инглиз телләрен тирән өйрәнүче 12 лингвистик гимназия ачылачагын белдерде. Аның икесе татарлар күпләп яшәгән Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләрендә ачылачак.

Азатлык җыенда катнашкан укытучыларның фикерләре белән кызыксынды:

Башкорт теле укытучыларын нәрсә борчый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00
XS
SM
MD
LG