Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт теле һәм ана телләре укытучылары берлеге төзелде


Башкортстанда туган телләр укытучылары конференциясе (республика мәгариф министрлыгы сайтыннан)

Берлекнең төп максатлары – педагоглар алдында торган профессиональ, рухи-мәдәни таләпләрне бергә үтәү, Башкортстанда башкорт һәм ана телләрен саклау һәм үстерү диелә.

Башкортстанда башкорт һәм ана телләре укытучылары берлеге барлыкка килде. Бу хакта карар 2 октябрь туган тел укытучылары конференциясендә кабул ителгән. Берлекнең җитәкчесе итеп Башкортстанның мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров сайланган. Аның рәистәшләре Ишембайның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге гимназия-интернатында башкорт теле укытучысы Рифат Әюпов һәм Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе мөдире Әнфисә Галимҗанова булачак.

Берлекнең төп максатлары – педагоглар алдында торган профессиональ, рухи-мәдәни таләпләрне бергә үтәү, Башкортстанда башкорт һәм ана телләрен саклау һәм үстерү диелә.

"Берлек мөгаллимнәрнең фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булачак, күп милләтле республикада дуслык, үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәк", диелә Башкортстан мәгариф министрлыгы сайтында.

Башкорт һәм туган телләр укытучылар берлеген Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья башкорт корылтае, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды гамәлгә куя.

Берлеккә алты методик берләшмә керә: башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, туган тел буларак урыс теле укытучылары, урыс булмаган туган телләр укытучылары, колледждлар һәм югары уку йортлары башкорт теле укытучылары, ана телендә белем бирүче мәктәпләр укытучылары, ана телендә белем бирүче балалар бакчалары мөгаллимнәре берләшмәләре.

Күптән түгел Башкортстанда дәүләт телләре һәм туган телләр үсеше дәүләт програмы кабул ителде. Ул алты елга тәгаенләнгән. Киләсе елда гамәлгә керәчәк, быел бюджеттан акча бүленергә тиеш. Әмма кайбер белгечләр Башкортстан түрәләре аны күз буяу өчен генә эшләде, алар документтан күп мөһим өлешләрен алып ташлады дип белдерә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG