Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда өч телдә белем бирүче 12 лингвистик гимназия ачылачак


Башкортстан мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин
Башкортстан мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин

Башкортстанның ун шәһәр-районында 12 полилингваль гимназия ачылырга тиеш. Бу мәсьәлә Уфада узучы башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыенында күтәрелде.

Башкортстанда 2024 елга башкорт, урыс, инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче 12 лингвистик гимназия ачылачак. Бу хакта республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Русиякүләм җыенында белдерде.

"Кызганыч, туган телендә укырга һәм аны өйрәнергә теләүчеләр кими. 2024 елга башкорт, урыс һәм инглиз телләрен тирәнрәк өйрәнү өчен Уфада, Стәрлетамакта, Сибайда, Күмертауда, Ишембайда, Туймазыда, Дүртөйледә, Дуван, Белорет һәм Әбҗәлил районнарында 12 лингвистик гимназия ачарга тәкъдим итәм. Аларга "Йолдыз", "Акбузат", "Салават" яки күренекле тел, әдәбият белгечләре һәм башкорт тел гыйлемен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәрнең исемнәрен бирергә мөмкин", диде Хажин.

Җыенда шулай ук республикада "Ел укытучысы" исеме алган башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына акчалата бүләкне 100 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителде.

Моннан тыш башкорт теленнән һәм туган телләрдән уздырылган олимпиадалар, "Урал батыр" бәйгесе җиңүчеләренә Башкортстан башлыгы премиясе тапшыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Министр 20 укучыга 50шәр мең сум күләмдә премия түләү тәкъдиме белән чыкты.

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Русиякүләм җыены 11 апрельдә башланды. Форумга Башкортстан, Оренбур, Чиләбе, Курган, Самар, Сарытау, Свердлау өлкәләреннән, Татарстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автоном бүлгесеннән, Мәскәүдән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, туган телдә белем бирүче оешмалар җитәкчеләре, туган телләрне укыту өчен җаваплы хакимият белгечләре, югары уку йортлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Җыенда Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Беренче тапкыр ул халык алдында башкорт телендә сөйләде.

Радий Хәбиров: "Кеше башкортча бер генә сүз белсә дә, аны үз итик"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Полилингваль гимназияләр төзү идеясе белән күптән түгел Татарстан җитәкчелеге дә чыкты. Өч телле мәктәпләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Әлеге проект Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев башлангычы белән башкарыла.

XS
SM
MD
LG