Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч телле мәктәпне Мәскәүдән шүрләп кенә оештыралар


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Миңтимер Шәймиевнең өч телле мәктәп проекты Мәскәүдән шүрләп кенә оешып килә. Татар теле башлангыч сыйныфта гына укыту теле булачак. Ә Милли университет хыялын онытырга кирәктер.

Бүген Татарстан хөкүмәтендә дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев журналистларга өч телле мәктәп комплексларын булдыру турында сөйләде. Очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров та катнашты.

Шәймиев чит ил тәҗрибәсенә таянмакчы

Өч телле мәктәпләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Беренчесе киләсе елның сентябрендә 165нче мәктәп базасында ачылачак. Моннан тыш, Казанның "XXI гасыр" торак комплексында да яңа бина салу каралган. Әлеге эшләр бюджет акчасыннан эшләнәчәк.

Журналистлар белән очрашуны Миңтимер Шәймиев татар телендә башлады. Аның фикеренчә, Татарстанда милли мәгарифтә зур проблемнар бар.

Күп өлкәләрдә уңышларыбыз шактый, ләкин белем бирү өлкәсе бик катлаулы

"Күп өлкәләрдә уңышларыбыз шактый. Ләкин белем бирү өлкәсе бик катлаулы. Эшлисе эшләр күп. Проблемнар берсе артыннан берсе өстәлә, куера гына бара. Ул кемнеңдер эшләргә теләмәвеннән түгел. Дөньяда нинди белем бирү системнары бар. Алар яшь буынны тәрбияләүдә күп мөмкинлек ача. Ныклап өйрәнеп эшләргә кирәк. Җиңел эш түгел… Түземлек кирәк. Төпле итеп уйлап, халкыбызның телен югалтмыйча, саклап, илебездә дәүләт теле булган – урыс телен белеп, шул ук вакытта чит телләрне белү мөмкинлеген ачарга тиешбез. Хәзер чит илләрне карыйбыз. Ничек укучылар күп телләрне беләләр. Бала педагогик ысулларны кулланса, үзенең берничә тел белгәнен сизми дә кала" диде Миңтимер Шәймиев.

Татар теленә күпме урын биреләчәк?

Өч телле мәктәптә татар теле фән буларак кына түгел, ә аерым предметларны укыту теле дә булачак, диде 165нче мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов. Беренче полилингваль мәктәп нәкъ шул белем бирү оешмасы оештырылачак.

Хәзер урыс теленең йогынтысы бу юнәлештә кими. Инглиз теле бик мөһим

"Беренчедән, татар теле башлангыч сыйныфта укыту теле булачак. 9нчы сыйныфка кадәр бездә тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме дәресләре татар телендә барачак. Иҗтимагый-сәяси лексиканы булдыру, татар теле функциональ булсын өчен бу фәннәр татар телендә барачак. Инглиз телендәге дәресләр турында сөйләшсәк, ул күп очракта табигый фәннәргә кагыла. Чөнки хәзерге вакытта дөньяда фәнни эзләнүләр 90 процентка шул телдә алып барыла. Хәзер урыс теленең йогынтысы бу юнәлештә кими. Инглиз теле бик мөһим", диде Шәмсетдинов.

Татар теленә купме урын биреләчәк дигән сорауга Шәймиев шәхсән җавап бирмәде. "Ниндидер телгә зыян китереп эшләмәячәкбез. Без бу юлдан читләшмибез. Бурычыбыз – өч телне дә белү", диде ул.

Милли университетка юл ябыламы?

Поллиингваль мәктәптә укучыларны кемнәр укытачак? Татарстанда милли кадрлар әзерләү аксаган чорда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов милли педагогика институтын булдыру бурычын куеп та, алга китеш булмаган вакытта заманча укытучыларга зур кытлык булуы ихтимал.

Ләкин бу өлкәдә бернинди яңалык көтелми. Өч телле мәктәп татарлыктан киткән КФУ кадрларына нигезләнәчәк.

"Әлбәттә, ТДПИ (Татар дәүләт педагогика институты), пединститутны сагыну бар. Педагогика институтының элекке бинасын 5 сәгать карап йөрдек. Аннан Салих Сәйдәшев һәйкәле торган бинаны карадык. Бу укытучыларны әзерләр өчен бер дигән урын. Бик заманча. Педагогика институтының элекке бинасында барысы да төзекләндерелгән, заманча җиһаз белән тәэмин ителгән. Мөмкинлекләр бар. Чаллы педагогика институты да зур эш башкара. Илдә җиде федераль университет булдырылды. Башкаларның бит мондый уку йорты юк. Педагогиканы бетереп, федераль диплом алалар. Бу зур казаныш”, дип мактады Миңтимер Шәймиев КФУны.

Мактау сүзләреннән соң, КФУ ректоры Илшат Гафуров та түзә алмады. Өч телле мәктәпкә кадрлар җитәчәк диде.

Без укытучыларны гына түгел, милли элита да әзерлибез

"Бездә полилингваль укытучылар әзерләү бара. Татар телен генә түгел, предметларны да татарча укыта алучы белгечләр әзерләнә. Шулай ук биология, химия, физиканы инглиз телендә укыта алган укытучылар да белем ала. 2019 елда 1610 бакалавр чыгарачакбыз. КФУдагы Г.Тукай исемендәге югары мәктәптә без укытучыларны гына түгел, милли элита да әзерлибез. Нинди телдә эшләячәкләр – мохиттән тора" диде Гафуров.

Гафуров милли университет дип өметләнгән татар җәмәгатьчелегенә дә киная белән үз җавабын кайтарды.

"Педагогика институтлары мөстәкыйль булганда яхшы вакытлар иде дип сагынучылар бар. Бу институтлар һәрвакытта да федераль үзәккә буйсындылар. Федераль бюджеттан финансландылар. Бүген аерым програм бар. Татарстан безгә заказ бирә", диде КФУ ректоры.

Полилингваль мәктәп белән беррәттән милли университет булдыру тулы милли мәгариф системын булдырырга мөмкинлек бирер иде. Ләкин бу юлдан бармаска булдылар. Димәк, якын елларда милли университет, йә булмаса, милли педагогика институтын булдыру каралмаячак дигән сүз. Һәрхәлдә, Миңтимер Шәймиевнең КФУны мактавы, федераль уку йорты белән канәгатьләнгәне шул хакта сөйли.

Мәскәүдән шүрләп кенә

Полилингваль комплекс идеясе мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарганнан соң туды. Ләкин Русиянең бүгенге кырыс кануннары шартларында ул яши алырмы? Ата-аналар татар телен укытуга каршы чыкса, бу очракта нишләргә? Очрашуда шул сораулар да бирелде.

"Алга таба нәрсә булачак? Милли республикада яшибез. Нинди проблемалар бар икәнен беләсез. Без бу сорауга җавап табарга телибез. Мин эшсез түгел. Бу эшкә күңел куша. Шартлар тудырырга кирәк. Уртак тел табарга кирәк", дип гомум сүзләр белән генә җавап бирде Миңтимер Шәймиев.

Татарстан мәгариф министры исә мәктәпнең катгый рәвештә федераль стандартлар нигезендә эшләячәген әйтте.

Федераль дәүләт стандартларыннан чигенү булмаячак

"Федераль дәүләт стандартларыннан чигенү булмаячак. Ким дигәндә ике сәгать туган телләрне укыту рөхсәт ителә. Федераль стандартларның вариатив өлеше турында бара сүз. Һәр мәктәп "Мәгариф турында" канун нигезендә карар кабул итеп эшли", диде министр Рәфис Борһанов.

Татарстан әлегә Мәскәүдән шүрләп кенә, аның ачуын чыгармыйча гына эшләргә җыена.

XS
SM
MD
LG