Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш" фонды заманча белем үзәге төзи башлый


Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый
Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый

"Яңарыш" фонды "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар" проектын тәмамлап, яңа мәгариф проектын башлавын игълан итте.

1 февраль Казанда узган чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фонды башлыгы Миңтимер Шәймиев, Русия мәдәният министры Владимир Мединский, Русия мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, архитекторлар, мәктәп мөдирләре, эре оешма җитәкчеләре катнашты.

Тантана моннан тугыз ел элек булган вакыйгаларны искә төшерүдән башланды. Кунакларга "Болгар", "Зөя", "Кирмән" дигән блоклардан торган мәдәни програм тәкъдим ителде. "Алтын Урда" балеты, "Кара пулат" операсыннан өзекләр урыс мәдәнияте үрнәкләре, чиркәү чаңы белән аралаштырылып барылды. Рәсми өлештә Русия мәдәният министры Владимир Мединский ярым шаярып "Яңарыш" командасын эшсез тотарга ярамый диде:

– Болгар белән Зөя утрау-шәһәрчеге проектлары дәүләтне, җәмәгатьчелекне, халыкара оешмаларны һәм бизнес өлкәсен берләштереп, таралып яткан, инде торгызырга мөмкин түгел дип уйланган җирдә бабаларыбыздан калган тарихи мирасны торгызып булуын күрсәтте. Алар хәзер мәдәни-туристик урыннар. Соңгы елларда бу урыннарга йөрүче туристлар саны 20-25 тапкырга артты. Яңарыш төзегән шәп команда яңа проектка мохтаҗ.

Рөстәм Миңнеханов шундый проектның әзерләнүен хәбәр итте:

– Тугыз ел элек Болгар, Зөяне торгызу бик катлаулы булып тоелган иде. Ләкин Миңтимер Шәймиев команда булдырып, барыбызны да бу эшнең кирәкле булуына күндерә алды. Алай гына да түгел, без федераль ярдәм алуга ирештек. Хөкүмәттә мин озак эшлим, Болгарга да күп йөрдек. Ләкин аңа алынырга көч тә, мөмкинлек тә җитмәде. Миңтимер Шәймиев президентлык эшен тәмамлагач, шушы ике объект белән шөгыльләнәчәген әйтте. Нәтиҗәдә нинди компетентлыкка ирештек! Миңтимер Шәймиев – Русиядә ЮНЕСКОның бердәнбер махсус илчесе. Бу инде дөньякүләм танылу дигән сүз. Ләкин тарихка шушы урында нокта куелмый. Безнең күзәтчелектә 5000нән артык объект бар, аларны карауга махсус дәүләт органы булдырык.

Владимир Мединский һәм Рөстәм Миңнеханов (у)
Владимир Мединский һәм Рөстәм Миңнеханов (у)

Иң мөһиме – Миңтимер Шәймиевнең перспективалы планы бар. Республиканың байлыгы – кешеләр. Республика конкурентлыкка сәләтле булсын өчен шәхесләрне тәрбияләү кирәк. Шуңа күрә без яшьләрне укытачакбыз. Бу җәһәттән белем үзәге төзү планы бар. Үзәккә балалар бакчасы, мәктәп, җәйге лагерьлар керәчәк. Бу үзәкләрдә минимум өч тел: татарча, инглизчә, урысча укытылачак. Миңтимер Шәймиев башлаган һәрбер эш бишлегә башкарыла. Без исә ярдәм итәчәкбез. Мин җәмәгатьчелеккә, оешмаларга мөрәҗәгать итәм. Чөнки үзәкләр Казанда гына түгел, Татарстанның башка эре шәһәрләрендә дә булырга тиеш. Бу – бик җитди мәсьәлә, диде Миңнеханов. ​

Миңтимер Шәймиев яңа проектны тәкъдим итеп, аның өч, киләчәктә тагын да күбрәк телле булачагын әйтте. Шул ук вакытта милләтләрнең туган телләрен югалту проблемына тукталды, мәгърифәтче-галим Шиһабетдин Мәрҗанинең "Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк" дигән сүзләрен искә төшерде:

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

– Тарихны торгызганда без киләчәк буынны күз уңында тотабыз. Телеңә, яшәгән йортыңа, авылыңа яки шәһәреңә, илеңә мәхәббәт булмаса, ана телеңне яратмасаң, илне яңадан торгызып булмый. Әгәр кемдер башкача уйлый икән, бу – иллюзия. Бу – дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәлә. Димәк, сөйләшүләрдән, уйланулардан – гамәлгә күчәргә вакыт. Нәкъ шуңа, Болгар, Зөяне торгызу эшләрен тәмамлаганда, "Яңарыш" фонды Русия мәгариф министрлыгы һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, уникаль белем бирү проектын башларга ниятли. Бу – күппрофильле мәктәптән, балалар бакчасыннан, интернаттан, балалар лагерыннан торган белем бирү үзәкләрен төзү. Ул өч телне үзләштерү һәм тирәнтен белем алу мөмкинлеге бирә. Ни өчен өч тел үзләштерү кирәк соң? Татарстан республикасы Конституциясе нигезендә, татар һәм урыс телләре дәүләт теле санала. Бөек һуманист Дмитрий Лихачев сүзләрен искә төшерәм: "Туган тел – ул милләтнең җаны. Үз телен югалткан милләт үзенең психологиясен, мәдәниятен, хәтерен дә югалта". Менә аның бәһасе нәрсәдә.

Хәзерге вакытта Русия мәгариф министры Олга Васильева белән конструктив эш алып барыла. Мәсьәлә татар телен саклап калуда гына түгел. Бу халыкара дәрәҗәдәге проблема. БМОның гомум мәҗлесе 2019 елны халыкара асаба халыклар телләре елы дип тикмәгә генә игълан итмәде. Бу – төп милләтләр телләренең юкка чыгу проблемына игътибарны җәлеп итү өчен эшләнгән. Яңа мәктәп – заман мәгарифенең бөтен таләпләренә туры киләчәк. Ул Казанда бер генә түгел, берничә булыр дип уйланыла. Мондый комплекслар башка шәһәрләрдә дә оешыр дип фаразлана. Димәк укытучыларны укыту мәсьәләсе алга килеп баса. Федераль университет, фәннәр академиясе укытучыларны максатчан әзерләү эшенә керешергә тиеш. Без әзерләргә тиеш, чөнки без грамоталы республика, диде Шәймиев.

Өч телле заманча мәктәп булдыру тәкъдимен Шәймиев беренче тапкыр узган елның 20 ноябрендә ТАССР Югары шурасының 80 еллыгына багышланган җыелышта әйткән иде. Ул җыелышта Казан мэриясенә киләчәк мәктәп өчен урын эзли башларга кушылган иде.

Шәймиев бүген хәбәр итүенчә, эшне башлау өчен база итеп Казанның 165нче мәктәбе сайланган. Быел мәктәп янкорма төзелеп зурайтылачак, шуның нигезендә төзелгән беренче комплекста 2400 балага чыгарга исәплибез, диде Шәймиев. Ул әлеге мәктәпнең мөдире 43 яшьлек Айдар Шәмсетдиновның алты тел белүен дә искәртте. Яңа мәктәп "Адымлап – белемгә һәм татулыкка" дигән шигар алачак. Бала тел белмәү аркасында үзен ким сизәргә тиеш түгел, дип йомгаклады Шәймиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Әлеге проект Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан яклау тапты дияргә була. Чөнки Павел Зенькович аны уңышлы проект дип атады:

– Мәгариф министрлыгы бу проектта партнер буларак катнаша. Без барыбыз да мондый проектлар белән кызыксынабыз. Ул Татарстан өчен генә түгел, Русия мәктәп системында да горурлык, үрнәк, инновацион мәйдан булыр дип уйлыйбыз. Без үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзер.

Шулай итеп, өч телле яңа үзәк инде гамәлдәге мәктәпне үзгәртеп кору хисабына төзеләчәк. Миңтимер Шәймиев телгә алган балалар бакчалы, мәктәп, лагерьлы өр-яңа үзәк салынырмы – анысы билгесез булып калды. Шулай ук өч телле мәктәптә татар теленең дәрәҗәсе нинди булыр дигән сорауга да әлегә ачыклык кертелмәде.

XS
SM
MD
LG