Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда халыкара асаба халыклар телләре елын ачу тантанасы үтте


Чарада чыгыш ясаган Русия вәкиле илдә "асаба халыкларны саклау һәм аларга ярдәм күрсәтүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын" белдерде. Русиядә асаба халыклар телләренә багышланган 700ләп чара үткәрү планлаштырыла.

28 гыйнвар Парижда, ЮНЕСКО оешмасының штаб-фатирында БМО игълан иткән Халыкара асаба халыклар телләре елын башлап җибәрү тантанасы узды. Чарада төрле дәүләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, БМО вәкилләре, төрле милләт вәкилләре катнашты. Чараны ЮНЕСКО башлыгы Одри Азуле ачып җибәрде.

Тантанада Русия делегациясе дә катнашты, аны Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов җитәкли. Ул Русиядә асаба халыкларны саклау һәм аларга ярдәм күрсәтүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын" әйтте, кечкенә санлы этник җәмгыятьләргә ярдәм күрсәтелүен белдерде.

Баринов шулай ук Русиядә асаба халыклар телләрен саклау һәм үстерү фонды төзелүе турында да белдерде.

Агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия төбәкләрендә Халыкара асаба халыклары телләре елына багышлап, 700ләп чара үткәрү планлаштырыла. Русиядә елны рәсми ачу чарасы март аенда Ханты-Манси автоном төбәгендә узачак, дип хәбәр ителә.

Чарада көрд милләтеннән булган, Русия эстрадасында танылган җырчы булган Зара чыгыш ясады, ул үзен "урыс рухлы көрд кызы" дип атады.

​БМО Халыкара асаба халыклары телләре елына багышланган махсус сайт та ачып җибәрде.

Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте. БМОның асаба халыклар хокуклары белгечләре төркеме әгъзасы Алексей Цыкарев сүзләренчә, ​бу ел чараларында катнашу асаба халыкларга халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә ала. 2018 елда Төньяк Осетия, Татарстаннан берничә иҗтимагый активист Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать иткән иде.

2017 елда тел низагы нәтиҗәсендә Русия республикаларының дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылудан туктады, 2018 елда бу федераль канунда расланды. Тел активистлары, галимнәр Русиядә милли телләр куркыныч астында булуын әйтеп килсә дә, рәсмиләр моны танымый.

XS
SM
MD
LG