Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә асаба халыклар телләрен саклау фонды төзелгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Фондның багучылар шурасына 15 кеше кергән. Алар арасында Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та бар. Кайбер белгечләр шура әгъзаларының күпчелегенең туган телләрне саклау мәсьәләсенә бер кагылышы да юк дип саный.

Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзелде. Бу хакта Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте дип яза ТАСС.

Игорь Баринов
Игорь Баринов

ЮНЕСКОда Халыкара асаба халыклар телләре елына багышланган чара кысаларында узган матбугат очрашуында Баринов бу өлкәдә Русиядә ниләр эшләнәчәге турында белдергән. Аның сүзләренчә, халыкара телләр елына багышланган сайт ясалган. Моннан тыш, ЮНЕСКОның телләрне саклау һәм интернет киңлегендә телләр төрлелеген үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге кысаларында халыкара конференция уздыру каралган. Русиянең асаба халыклары телләре елының рәсми ачылышы 2019 елның мартында Ханты-Манси автоном бүлгесендә оештырылачак.

Фондта кем җитәкчелек итәчәге һәм багучылар шурасында кемнәр булуы хакында Баринов әйтмәде.

Тел галиме, Төньяк Осетия башлыгының милли-мәдәни үсеш мәсьәләләре киңәшчесе Тамерлан Камболов үзенең Facebook сәхифәсендә багучылар шурасы әгъзаларын атап чыкты. Алар арасында Татарстаннан Русия думасы депутаты, думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов, аның әлеге комитеттагы урынбасары Григорий Ледков, мәгариф министры Ольга Васильева, Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университеты ректоры Сергей Богданов, Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков һәм башкалар бар. Фондны Федерация шурасы рәисенең беренче урынбасары, Чуашстанның элекке президенты, Русиянең элекке юстиция министры һәм элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли.

Камбалов әлеге кешеләрнең, бер-икесеннән кала, телләрне саклауга нинди катнашы бар дигән сорау куя. "Никонов (Вячеслав Никонов, Русия думасында Мәгариф һәм фән комитеты рәисе - ред), Гыйлметдинов туган телләрне ихтыяри өйрәнү канунын алга сөрүчеләр булды, Русия халыклары телләрен яклауда алар нинди карарлар кабул итә алачак? Кайда фондта милли республикалар вәкилләре?" дип сорый галим.

Русия президенты Владимир Путин 2018 елның 26 октябрендә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан төзелә" диелде.

Узган елның август башында мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун гамәлгә керде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG