Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин милли телләрне саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Милли телләрне саклау фонды федераль бюджеттан финансланачак. Бүген Владимир Путин Ханты-Манси өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышын уздыра.

Русия президенты Владимир Путин 26 октябрьдә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады. Ул бүгеннән гамәлгә керә. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан" төзелә диелә.

Фондны гамәлгә куючылар – Русия мәгариф министрлыгы һәм милләтләр эшләре агентлыгы.

Өч ай эчендә фондның низамнәмәсе төзелергә тиеш. Русия хөкүмәтенә шулай ук өч ай эчендә фондның идарәсен һәм багучылар шурасы әгъзаларын расларга кушыла. Фонд Мәскәүдә урнашачак.

Җомга Владимир Путин Ханты-Манси өлкәсендә Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы уздыра дип тә белдерелә. Кремльнең рәсми планынан күренгәнчә, утырышта "милли сәясәт мәсьәләләре, илнең демографик үсеше проблемы, Русия халыкларының туган телләрен саклауның өстәмә чаралары мәсьәләләре күтреләчәк".

Төбәкләргә туган телләрне сакларга ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкинлеге турында Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов та әйтеп килде. Фонд төбәкләргә дәреслекләр әзерләргә, туган телләрне сакларга ярдәм итәр диелде.

Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин илдә милли телләрне саклаучы махсус програм булдырырга кирәк дип белдерде.

"Бик мөһим һәм бик кызыклы. Бик мөһим, чөнки дөньяда ел саен күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга. Бүген, әлбәттә, моны заманча, яңа нигездә тергезергә кирәк", диде Путин Пятигорскида "Машук" яшьләр форумында.

Ә бер ел элек Путин, урыс теленнән кала, ана теле булмаган телләрне көчләп укыту – ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстанда һәм башка милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG