Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре татар мәктәпләре булмавын таныды


Татарстан парламентында милли мәгариф язмышы турында ябык утырыш узды. Журналистлар кертелмәгән сөйләшүдә яңгыраган кайбер фикерләрне җиткерәбез.

Узган ел тел тирәсендә булган вакыйгалардан соң Татарстан түрәләре республикада татар телендә белем бирүнең бөтенләй булмавын беренче тапкыр таныды. Бу турыда 7 декабрьдә Татарстан парламентында милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган ябык түгәрәк өстәл утырышында белдерелде. Чара Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев башлангычы белән оештырылган. Милли мәгариф өлкәсе белгечләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мәгариф идарәсе түрәләре, КФУ, Тарих институты галимнәре, мәктәп мөдирләре белән татар теле укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре, Дөнья татар конгрессыннан вәкилләр чакырулы булган. Утырышка журналистлар кертелмәде, рәсми матбугат та бу хакта өстен-өстен генә хәбәр бирү белән чикләнде. Азатлык түгәрәк өстәлдә әйтелгән төп фикерләрне тәкъдим итә.

Разил Валиев
Разил Валиев

Разил Валиев, Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе: Татар мәгарифенә куәт бирү турында күптәннән ишетеп киләбез, 80-нче еллар азагы – 90-нчы еллар башында башланды, бер бик зур талпыныш булды да, аннары бераз тынычланды һәм алга таба китмәде, артка таба китте, чөнки яңадан-яңа кануннар, карарлар чыкты, һәм менә бүгенге көндә күргәнебезчә, хәлебез артык мактанырлык-куанырлык түгел. Проблемалар көннән-көн арта тора. Бүгенге вәзгыятьтә без нәрсә эшли алабыз?

Казанның җиде районында үрнәк татар мәктәбе һәм үрнәк балалар бакчасы булырга тиеш

Заманында бөтен югары уку йортларын йөреп тә чыккан идек бу мәсьәлә белән. Мәктәп турында без шәһәр җитәкчелеге белән сөйләшүне дә күптәннән алып барабыз. Ун ел элек яңа җитәкче килгәч, тәкъдимнәребез белән аның янына кердек. Безнең иң беренче, иң гади тәкъдимебез – Казанның җиде районында үрнәк татар мәктәбе һәм үрнәк балалар бакчасы булдыру. Тик бу ниндидер сәбәпләр аркасында тормышка ашмый калды. Бу мәсьәлә хәзер яңадан күтәрелде.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев өч телдә белем бирүче яңа мәктәп ачу турында үзенең фикерен әйтте. Димәк, бу мәсьәләдә бераз гына боз кузгалды дип әйтергә була. Әмма бер мәктәп белән генә әллә нәрсә кырып булмас. Бу бер үрнәк мәктәп булып, аны сынап караганнан соң, шуның үрнәгендә алар артырга тиеш. Башкортстан бу яклап шактый эшләр эшләде заманында, аларда һәр районда диярлек милли гимназия ачылды, без аларны ул вакытта бераз тәнкыйтьләсәк тә, күбрәк татар телен, татар мәгарифен кыскан өчен булды, һәм бүгенге көндә бәлки алардан да күпмедер дәрәҗәдә үрнәк алырга кирәктер. Ул яңа мәктәпнең үрнәген безгә төрекләр эшләп күрсәткән иде, әмма ул юкка чыкты. Без монда төрле даирә кешеләренең фикерләрен туплап, соңыннан бер системга салып, аларны республика җитәкчелеге игътибарына тәкъдим итәчәкбез.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Илсур Һадиуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары: Бу мәсьәләне без инде күптәннән өйрәнәбез, бу мәсьәлә белән яшибез. Бүгенге шартларда татар телендә белем алу, татар телен өйрәтү турында бик күп сөйләшүләр алып барыла, бу – көн тәртибендә торган беренче мәсьәлә. 2017 елның октябрендә булган вакыйгалардан соң (туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру - ред.) республикадагы мәктәпләр яңа уку планнары белән эшли башлады. Алар I-V уку планнары дип саннар белән йөртелде. Хәзер бу уку планнарының саннары юк, алар гамәлдән чыккан. Яңа канунга нигезләнеп, безнең һәр мәктәптә Русиянең һәр мәктәбендә булган кебек туган телләрне өйрәнү булырга тиеш.

Бу хисапка кергән мәктәпләрнең барысында да фәннәрне татар телендә укыту юк

Хәзер 702 татар мәктәбе эшләп килә, шуларның 515е юридик зат, 187се филиал. Бу хисапка кергән мәктәпләрнең барысында да фәннәрне татар телендә укыту юк. Анысын ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Бер-беребезне алдалап, матур саннар китереп утырсак, бернәрсәгә дә ирешмәячәкбез. Ни өчен укытылмый? Ата-аналар теләге, БДИга әзерлек борчулары менә шушыңа китереп җиткерде. Без әйтәбез: татар теле, телләрне укытыйк... Ә, мәсәлән, авыллардагы әти-әниләр башкача уйлый. Безнең балалар имтиханнарны урысча бирә, татарчаны болай да беләбез, татарча сөйләшәбез диләр. Без урыс телендә укытабыз, нинди фәнне сайлыйбыз, шул телдә укытырга кирәк дигән фикердә торучы кешеләр саны күбәйде. Һәм шунысы кызганыч, урысча сөйләшмәгән татар авылларында интернетның һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының көче шулкадәр зур, башлангыч сыйныфларда балалар урысча сөйләшә башладылар. Моны аңлату бик авыр, менә нинди көнгә калдык.

Дәреслекләр темасы бик авыр. Федераль исемлек булганлыктан, уку планнарындагы төп фәннәр – математика, физика, химия, урыс теле, татар теле дә – уку планының мәҗбүри өлешенә кергән фәннәр, алар бары тик дәреслекләр буенча гына укытылырга тиешләр. Ә менә тәрҗемә ителгән дәреслекләр федераль исемлеккә кертелмәгән. Шуңа күрә алар дәреслек булып исәпләнми, уку әсбабы булып исәпләнә. Әгәр без балаларны уку әсбабы белән укытып, имтихан бирдерәбез икән, аларның алган аттестатлары дөрес булмаячак.

Биш меңгә якын татар теле укытучысыннан 3773 калды

Кадрлар мәсьәләсе җиңел түгел. Биш меңгә якын татар теле укытучысыннан 3773 калды. 1224 укытучы өстәмә белем бирү оешмаларында үз профильләрен үзгәртү өчен укыдылар, хәзерге вакытта безнең системда эшлиләр. Әлбәттә, алар татар телен укытмыйлар. Төрле фәннәр укыталар. 100дән артыгы безнең системнан китте. Алар йә пенсия яшендә, йә укырга барырга теләмәделәр. Татар теле укытучылары кимеде һәм без аларны югалттык дип әйтү дөрес түгел.

КФУда биш төркем ачылды – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, башлангычлар өчен, физика-математика, тарих-җәмгыять белеме, музыка-өстәмә белем бирү белгечләре. Болар ике телне белгән студентлар, татар мәктәбендә дә урыс мәктәбендә дә эшли ала.

Разил Вәлиев: Проблемнарны беләбез, бүгенге көндә яңа мәктәпләр ачу кирәклеген дә беләбез, дәреслекләр кирәклеген дә... Алар чыгарылыр да киләчәктә, әмма без шушы булачак мәктәпләр өчен укытучылар әзерли алмасак, минемчә, эшебез уңай якка барып чыкмас.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Марат Лотфуллин, милли мәгариф белгече: 10-11нче сыйныфларда татар телен укыту канун белән тыелган, бүгенге көндә бу ничек хәл ителәчәк?

Илсур Һадиуллин: 10-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты бар, чөнки 10-11нче сыйныфларда федераль стандартлар кертелмәгән. Алга таба, ничек кенә булмасын, укытылырга тиеш дип уйлыйм.

Марат Лотфуллин: Стандартсыз укыту була алмый.

Илсур Һадиуллин: Конституция нигезендә һәр бала ана телендә белем алырга хокуклы. Без чакырттык юристларны да, прокуратурадан да вәкилләр килде, җыелыш үткәрдек.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Айрат Фәйзрахманов, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары: Бер ел элек милли мәгарифне тормышка ашыру турында юл харитасы булдырылган иде. Аның язмышы нинди? Бу харита белән хәзер министрлык эшлиме-юкмы?

Илсур Һадиуллин: Милли мәгарифне тормышка ашыруның юл харитасы бар, ләкин ул бу хәлләр килеп чыкканчы әзерләнгән, боларны искә алып, аңа үзгәрешләр кертелә. Нинди генә харита булмасын, без телебезне сакларга тиеш. Без Мәскәүдә эшче төркемгә да кертелгән. Хәзерге вакытта безне чакырмый гына туган телләрне укыту концепциясен әзерлиләр, ул беренче укылышта каралган инде.

Разил Вәлиев: Марат әфәнде бик принципиаль нәрсә күтәрде. Русия Конституциясендә ватандаш туган телендә белем алырга хокуклы дип язылган, анда бит 9нчы сыйныфка хәтле дип язылмаган, димәк монда безнең мөмкинлегебез бар, Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия думасына чыгарга, канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме бирергә. Бүгенге көндә бу бик тә принципиаль мәсьәлә, чөнки 9нчы сыйныфка кадәр генә укытып, ничек алар татар теле әдәбияты белгечлегенә югары уку йортларына барып керерләр, без ничек галимнәр, белгечләр әзерләрбез? Мөмкин булмаган хәл. Бушлык барлыкка килә уртада, бу бушлыкны бетерү өчен безгә кулдан килгән кадәр Русия җитәкчелеге белән эшләргә кирәк.

Безнең элек татар теленнән урта белем генә түгел, югары белем дә бар иде, ә бүгенге көндә ул төп белем белән чикләнә

Марат Лотфуллин: БМОның "Мәгариф өлкәсендә дискриминация" дигән документы бар, аңа Русия кул куйган, үтәргә вәгъдә биргән, ул бөтен Русия нормативлары аша үтә, анда һәр ил туган телдә белем бирүне балалар бакчасыннан алып югары белемгә кадәр тәэмин итәргә тиеш дип язылган. Алар булмаса, дискриминация дип атала. Без, татарлар, хәзер дискриминацияләнгән халык, чөнки безнең элек татар теленнән урта белем генә түгел, югары белем дә бар иде, ә бүгенге көндә ул төп белем белән чикләнә.

Айрат Фәйзрахманов: Татар мәктәпләренең проблемнары – микрорайонда теркәлү зарурлыгы, БДИны татар телендә бирергә мөмкинлек булмау һәм җәмгыятьтәге куркулар. Имеш, әгәр татар телендә укытсак, бала имтихан бирә алмас. Югары уку йортында укыту урыс телендә бара, ничек инде баланы татар телле мәктәпкә бирик, аннары бит аңа кыен була диләр. Бөтен сораштырулар шуны күрсәтә. Бу 70нче елларда чит илләрдә ​булган халәткә тәңгәл килә. Аларда да шул ук куркулар булган. Әмма алар чын-чынлап ата-аналар белән эш иттеләр. Аерым дәүләт дәрәҗәсендә медиа програмы, аерым пропаганда програмы булдырдылар. Моңа аерым игътибар итәргә кирәк, бары тик министрлык кына моны үз җилкәсенә алып эшли алмый.

Мәктәпнең максаты – Татарстанның татар, урыс һәм инглиз телен белә торган яңа буын тәрбияләү

Искәндәр Нәбиуллин, укытучы: Без яшьләр, экспертлар белән бергәләп яңа буын полилингуаль мәктәпнең концепциясен булдырдык. Мәктәпнең максаты – Татарстанның татар, урыс һәм инглиз телен белә торган яңа буын тәрбияләү. Без бу мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларны һәр яклап үсеш алган шәхес дип күрәбез. Ул көндәшлеккә сәләтле белемнәргә ия. Белем бирүнең башлангыч һәм урта баскычында уку татар телендә булачак. Профильле баскычта укыту татар телендә һәм өлешчә урыс телендә, кайбер фәннәр – биология, химия инглиз телендә булачак. Моның өчен башлангыч белем баскычында инглиз телен укыту көчәйтеләчәк, кайбер фәннәрне 6-7нче сыйныфлардан инглиз телендә укыта алыр өчен. Шул ук вакытта бу мәктәптә укыту тулысы белән федераль һәм республика стандартларына туры киләчәк. Без белем бирү системы ачык булыр дип планлаштырабыз, башка мәктәпләр, университетлар белән элемтәләр, Русия һәм чит илләрдәге мәктәпләр белән. Моннан тыш, туган телдә яхшы белем бирү мөмкинлеген пропагандалау. Чөнки әти-әниләрнең күпчелегендә балалары БДИне бирә алмас дигән курку бар. Ә чынлыкта татар телендә яхшы, сыйфатлы белем алып була.

Мәктәп кафедралар системында төзелергә тиеш – табигый фәннәр кафедрасы, төгәл фәннәр, чит телләр һәм урыс-татар теле кафедрасы

Мәктәп прогимназия булыр дип уйланыла: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч мәктәп, урта белем һәм өстәмә белем бирү бүлеге. Мәктәп кафедралар системында төзелергә тиеш – табигый фәннәр кафедрасы, төгәл фәннәр, чит телләр һәм урыс-татар теле кафедрасы. Кафедралар белән җитәкчелек итәргә без иң яхшы укытучыларны җәлеп итәргә уйлыйбыз. Алар олимпиадаларга әзерләү белән шөгыльләнәчәк, профильле укыту. Моннан тыш, бу тулы көн мәктәбе буларак фаразлана. Төп дәресләрдән тыш, өстәмә белем бирү булачак, балалар өчен иҗади яктан ачылу мөмкинлеге тудырылачак. Түгәрәкләр, төрле олимпиада, ярышлар, конкурслар, конференцияләрдә катнашу. Каникул вакытында белем алу системы да була. Русиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән студентлар чакыру, археологик экспедицияләр. Грантлар, стипендияләр аша укытучыларның эш хакларын арттырып булыр иде.

Разил Вәлиев: Без инде киләчәк мәктәбен күпмедер дәрәҗәдә күзаллый башладык бугай, тәкъдимнәр булды. Ләкин, мәктәп – мәктәп, тик югары уку йорты системына татар теле керә алмаса, милли югары белем бирү системын булдыра алмасак, анда күпмедер үз өлешебезне булдыра алмасак, безнең халкының киләчәге шулай ук бик куанычлы булмас.

Исмәгыйль Хөснетдинов
Исмәгыйль Хөснетдинов

Исмәгыйль Хөснетдинов, профессор: Хәзерге вакытта безнең балаларның югары уку йортларында татар телендә белем алырга мөмкинлекләре юк. КФУда бар, төзелеш университетында, КХТИда бетте, авыл хуҗалыгы университетында бетте. Ни эшләргә? Безгә милли университет кирәк. Аны төрле формада ачарга була. Аерым университетта, аерым бина, аерым кампус – студентларны укыталар, диплом биреп чыгаралар. Шул формада ачарга була, тик анда нәрсә ошамый – юнәлешләр бик аз. Иң күбесе ике-өч юнәлеш. Йә филологлар яки укытучылар, яки экономистлар. Без анда медикларны кертә алмыйбыз, технологларны, ә безгә татар телендә барысы да укуы кирәк.

Без алардан төшеп калган башакларны җыеп, татар халкын коткарырга җыенабыз

Марат Лотфуллин: Разил әфәнде милли мәгариф тынды диде. Бу, татарча әйткәндә, чынаяк төшеп ватылды дигән сүз. Аны кемдер төшереп ваткан. Лицейлар юкка чыкмады, аны Русия федерациясенең баш прокуратурасы япты, милли мәгариф тә үзлегеннән тынмады, аны шул ук Русия баш прокуратырасы тындырды. Шуңа күрә ситуация нинди икәнен аңларга кирәк. Бу – проблемнарның иң зурысы. Һәм татар халкы моның белән көрәшү өчен үзендә көч тапмады, көрәшү механизмнары булса да. Ә калганнары – башак җыючылар җыелышы. Кырда Русия мәгариф системы эшли, ул – комбайн, без алардан төшеп калган башакларны җыеп, татар халкын коткарырга җыенабыз. Тик бу эшне барыбер башкарырга кирәк, бәлки яхшы заманнар килгәч аларны чәчеп иген үстереп булыр.

Безнең хәзер ул систем юк, безнең дәреслекләрне шабашниклар яза

Татарстан бик рәхәтләнеп Милли мәгариф институтын ябып куйды. Ул институт дәреслекләр әзерли иде. Анда белгечләр, экспертлар утыра иде, апробацияләр уздыра иделәр, һәр дәресне укытып карыйлар иде. Безнең хәзер ул систем юк, безнең дәреслекләрне шабашниклар яза. Алар каядыр укыталар, вузларда эшлиләр, меңәр сәгать укытып, дәрестән соң ниндидер акча өчен нәрсәдер язып чыгара. Нәрсә яза – әлбәттә үзенең фәнни эшен яза. Аның мәктәпкә барып һәр дәресен укытып карарга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә безнең республикада дәреслекләр әзерләү институты, системы юк. Аны булдырырга кирәк. Бу турыда күп сөйлибез. Энгел Фәттахов вакытында маташып та карадылар.

Икенчесе – кадрлар мәсьәләсе. Пединстут беткәч безнең кадрлар әзерләү системы бетте. Безнең хәзер татар мәктәбенең нинди моделен төзесәк тә, анда эшләргә кеше юк. Һәм булмаячак. Инде 4 ел әзерләнми ул укытучылар. Ә татфак каршында математиклар әзерләп булмый. Шуңа күрә соңгы проект – иң реаль проект, һәм республиканың бөтен көче шуңа юнәлтелгән булырга тиеш. Ачык университет булмаса, математикларны мехмат әзерләмәсә, физикларны физфак әзерләмәсә, ул укытучыларның рәте булмаячак.

Татар мәктәбе статуслы дип сөйләү урынсыз

Бүгенге көндә Русия кануннары нигезендә мәктәпләрнең стауслары юк. Муниципалитетлар мәктәпнең уку телен билгеләмиләр. Бүгенге көндә канун нигезендә, ата аналар уку телен үзләре сайлый. Бүгенге көндә татар мәктәбе статуслы дип сөйләү урынсыз. Полилингваль мәктәпнең аермасы шунда – анда уку теле сайланмый, чөнки анда бөтен телләр дә укытыла. Шуңа күрә бу проект бүгенге канунга бик туры килә, чөнки анда предметларны төрле телләрдә укыйлар.

Разил Вәлиев: Русия канунында бүгенге көндә милли мәктәп дигән термин юк. Без үз-үзебезне юатып милли мәктәп дип әйтәбез, ләкин телләрне тирәнтен өйрәнә торган мәктәпләр булса да, милли мәктәп юк.

Индус ТаҺиров
Индус ТаҺиров

Индус ТаҺиров, академик: Чын мәгънәсендә эчтәлекле сөйләшү булды. Билгеләнмәгән проблемалар калмады. Аларны ни рәвешле тормышка ашырасы турында да теге яки бу рәвештә яңгырады. Шушы фикер, тәкъдимнәр, чыгышларны җыеп, бер аңлашыла торган һәм гамәли програм булдыру кирәк. Һәм аңа, минемчә, өстәргә кирәк гаилә мәсьәләсен.

Ксения Зарипова
Ксения Зарипова

Ксения Зарипова, Иннополис мәктәбенең татар теле укытучысы: Татар теле укытучылары ассоциациясе булдырырга тәкъдим итәм, анда эшлим дигән укытучыларны кертергә кирәк. Без һәрбер дәресне тест итеп уздырабыз, чөнки алдыбызга яңа бурычлар куелды. Шуңа татар теле укытучыларына да гамәли курслар булдыру. Яңа технологияләрне, интерактив ысулларны өйрәтү өчен курслар кирәк. Бу эшне татар теле укытучылары ассоциациясе белән, анда програмчыларны да җәлеп итәргә мөмкин. Бу юнәлешне алга таба үстерергә кирәк, чөнки татар теле укытучылары бу технологияләрне белми икән, уңышлы укытучылар булмаячак. Мәктәпләрдә сыйныфтан тыш чараларны, шулай ук татар телен укыту дәрәҗәсен шулай ук көчле контрольгә алырга кирәк, белгәнегезчә, хәзер һәр укытучы ничек булдыра ала, шулай укыта.

Разил Вәлиев: Иҗтимагый тормышта гына түгел, гаиләдә дә көн саен диярлек бәргәләшергә туры килә. Минем хәзер оныкның баласы бар, 5 яшьтә. 5 яшькә кадәр татарча гына сөйләште, чеп-чи татар малае. Шуның әнисе, минем онык була инде, Камилә, әйтә: "Дәү әти, менә син безгә тел дисең, милләт дисең. Менә хәзер музыка белән шөгыльләнергә тели, кая сезнең татарча укыта торган музыка мәктәбегез", ди. "Бүген үк шунда илтер идем, ди. Шахмат уйнарга өйрәнәсе килә – кая татарча шахмат уйнарга өйрәтә торган мәктәпләрегез? Рәсем ясарга тели – татарча сәнгать мәктәбе бармы Казанда, берәү булса да", ди. Минем боларга җавабым юк. Хәтта гаиләмдә дә җавап бирә алмыйм. Эшлисе эшләребез искиткеч күп әле.

XS
SM
MD
LG