Accessibility links

Миңтимер Шәймиев өч телдә белем бирүче мәктәп булдырырга тәкъдим итә


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Казан мэриясендә инде киләчәк уку йорты өчен урын эзли башлаганнар.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев татар, урыс һәм инглиз телләрендә белем бирүче өч телле мәктәп булдырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул ТАССР Югары Шурасы сайлануның беренче чакырылышының 80 еллыгына багышланган республика җәмәгатьчелеге җыелышында әйтте.

Шәймиев әйтүенчә, бу мәктәптә бөтен теләгән кеше укый алырга тиеш. Ул әлеге уку йортын "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзергә чакыра. Шәймиев сүзләренчә, Казан мэриясе инде киләчәк мәктәп өчен урын да эзли башлаган.

XS
SM
MD
LG