Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Галимова: Казанда өч телле беренче мәктәп 2020 елда ачылачак


Лилия Галимова

Татарстан дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән өч телле мәктәпләрнең беренчесе 2020 елның 1 сентябрендә ачылыр дип көтелә.

Барлыгы 6 мәктәп төзү каралган, аерым бер телгә генә өстенлек бирелмәячәк диде Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова.

"Яңарыш" фонды өч телле мәктәп проектын ЮНЕСКО кафедраларының 7 мартта Казанда ачылачак дүртенче бөтенрусия конгрессы кысаларында тәкъдим итәчәк. Чарага ЮНЕСКО башлыгы Одре Азулены көтәләр.

"Планлаштырылган 6 полилингваль комплексның беренчесен 2020 елның 1 сентябрендә ачу планлаштырыла. Республика өчен консультатив киңәшләшү мөһим. ЮНЕСКО безнең белән хезмәттәшлек итәр дип өметләнәбез", диде Галимова.

Галимова сүзләренчә, әлеге мәктәпләрдә татар, урыс, инглиз телләре тигез дәрәҗәдә укытылачак. "Кайсы тел ничә сәгать укыталачагын әйтергә иртә. Аерым бер телгә өстенлек биреләчәк дигән әйбер юк. Алар барысы да тигез булырга тиеш. Җиңел аралаша алырлык дәрәҗәдә, шул халыкларның мәдәниятен аңларлык итеп укытылырга тиеш. Монда әлеге телләрне өйрәнү һәм шул телләрдә белем бирү карала. Бу зур комлекслы эш", диде Галимова журналистларга.

Ул хәзер полилингваль комплексның концепциясе язылуын да белдерле. "Монда иң авыры – бина төзү түгел. Иң авыры – көндәшлеккә сәләтле белем бирүче концепция булдыру. Ул ЮНЕСКОныкына охшаш булыр дип уйлыйм", диде президент сүзчесе.

Өч телле мәктәп төзү тәкъдиме белән узган көздә Миңтимер Шәймиев чыккан иде. Ул җитәкләгән "Яңарыш" фонды Болгарда һәм Зөя утравында төзекләндерү эшләрен тәмамлады. Хәзер фонд бөтен көчен өч телле мәктәпләр төзүгә юнәлтәчәк дип ышандырдылар.

XS
SM
MD
LG