Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Телләр проблемы Татарстанны гына түгел, Русиянең башка милли төбәкләрен дә борчый"


Миңтимер Шәймиев һәм Одри Азуле
Миңтимер Шәймиев һәм Одри Азуле

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев туган телләр проблемын ЮНЕСКО кафедраларының Русия конгрессында күтәреп чыкты. Очрашуда ул Берләшкән милләтләр оешмасының 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итүен мөһим карар дип атады.

Бүген Казан Ратушасында ЮНЕСКО кафедраларының җиденче Русия конгрессы утырышы узды. Анда ЮНЕСКО башлыгы Одри Азуле, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм төрле төбәкләрдән белгечләр катнашты. Татарстанның элекке президенты Шәймиев иң элек өч телле мәктәп проекты белән таныштырды.

"Быел Татарстан полилингваль комплексларын төзүгә тотынды. Ул ике дәүләт телендә - урыс һәм татар телендә һәм халыкара инглиз телендә көндәшлеккә сәләтле белем бирергә тиеш булачак. Төзеләчәк 6 полингвиаль комплексның беренчесе 2020 елның 1 сентябрендә укучыларны кабул итәчәк. Комплекска төрле милләт вәкилләре һәм җирле татарлар яшәгән урында тотындык. "Адымнар" дип исем кушуны күпләр хуплады", диде Шәймиев.

Шәймиев Русиядә туган телләрне саклау проблемы кискен тора ди.

"Телләр проблемы, аларны белү һәм саклау Татарстанны гына түгел, Русиянең милли төбәкләрен дә борчый. Русия генә түгел, бу халыкара дәрәҗәдәге проблем. Берләшкән дәүләтләр оешмасының генераль ассамблеясы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип атады. Бу бик вакытлы карар. Без моны хуплыйбыз. Бу асаба халыкларның куркыныч алдында торучы телләренә игътибарны юнәлтү һәм әһәмиятен көчәйтү өчен эшләнгән. 5 мартта интервью вакытында Одри Азуледән бүгенге заманның төп проблемын атарга куштылар. Сез: "Әгәр бер юнәлешне генә алсаң, ул мәгариф һәм тагын бер кат мәгариф булырга тиеш", дидегез. Сездән мондый сүзләр ишеткәннән соң әйтәсем килә, Татарстанга килүегезнең беренче минутыннан ук сезнең бик күп тарафдарларыгыз, җанатарларыгыз барлыкка килде. Алар арасына үземне дә кертәм", диде Шәймиев.

Русиянең ЮНЕСКО эшләре комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе исә, Татарстанда өч телле мәктәпләр булдыруга карата фикер белдереп, дөньяда ике чит тел кертү мәсьәләсе каралуын әйтте. Франция кимендә ике чит тел укытырга тәкъдим итә диде ул.

ЮНЕСКО башлыгы Азуле исә өч телле мәктәп турында фикер әйтмәде, бары Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт уку, Казанда үзен бәхетле хис итүен белдерү белән генә чикләнде. "Мин Казанда, Татарстанда булуым белән бик бәхетле. Чөнки сезнең республика ЮНЕСКО эшендә актив катнаша. Татарстан төрле диннәр үзәгендә яши. Ничек бергә яшәү юлларын эзлиләр. Зур рәхмәтлемен", диде Азуле.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG