Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт узышы: тел бәйрәмендә кем алдырды?


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада Тукай һәйкәлен ачу тантанасында, 18 апрель 2019

14 декабрь Башкортостан беренче тапкыр "Башкорт теле көнен" билгеләде. Республикада бәйрәм кысаларында күптөрле чаралар узды. Бу чараларны күздән кичерсәк, башкорт туганнарның күп әйбердә татарлар салган сукмактан барганын күрәбез, ди Казан журналисты Алия Сабирова. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Интернетта башкортча шигырь уку флешмобы, сәүдә үзәкләрендә башкорт теленә, җыр сәнгатенә, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренә кагылышлы дәресләр, бәйгеләр оештырылды.

Чараларны күздән кичерсәк, башкорт туганнарның күп әйберләрдә татарлар салган сукмактан барганын күрәбез

Татарстан белән Башкортостан – "ут күршеләр", аларның милли тел, мәдәният югалу кайгылары да уртак. Милләткә янаган куркынычны аңлап, татарлар иҗтимагый көч ярдәмендә телне, мәдәниятне популярлаштыру, телнең кулланылыш даирәсен киңәйтү эшенә күптән тотынды. Быелгы "Башкорт теле көне" чараларын күздән кичерсәк, башкорт туганнарның күп әйберләрдә татарлар салган сукмактан барганын күрәбез.

Татарстанда Туган тел көне 26 апрель – халык шагыйре Габдулла Тукай туган көндә уздырыла. Башкорт теле бәйрәме 14 декабрь – башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла дөньяга килгән көнгә туры китерелгән. Бөек әдипнең һәйкәленә чәчәк салу кебек рәсми чаралар ике республикада да уза.

Башкортостанның Акмулла исемендәге педагогия университетында башкорт теле һәм әдәбиятыннан республика ачык дәресе уздырылган. Бу, әлбәттә, телне популярлаштыруда үтемле чара. Татар телен халыкка чыгару, теләүчеләргә аны өйрәнергә мөмкинлек тудыру эше Татарстанда күптәннән алып барыла. Казан университеты каршында бушлай татар теле курслары уза, Татарстан мәчетләрендә, Казан ислам институтында шулай ук татар теле дәресләре оештырыла.

14 декабрь Башкортостанның БСТ каналында көн дәвамында башкорт теленә багышланган телемарафон оештырылган. Татарстанның "Яңа гасыр" телеканалы да 26 апрельдә Туган тел көне чараларын яктыртып бара, әмма телемарафон кебек зур күләмле тапшыру, бу бәйрәмгә бөтен бер көннең эфирын бирү булганы юк.

14 декабрь — Башкорт теле көнендә "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев башкорт мәгарифен саклау һәм үстерү таләбе белән Республика йорты каршында ялгыз пикет уздырды.

Башкорт активисты башкорт телен яклап пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Телне интернет аркылы таратуның әһәмиятен һәм нәтиҗәлелеген дә Татарстанның тел активистлары күптән аңлады. Ун ел элек үк "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Интернет татарча сөйләшә" акциясе булдырылган иде. Телгә багышланган флешмоблар челтәрдә әледән-әле узып тора. 2016 елда #MinemYaratkanTatarTelem хештегы белән Габдулла Тукай шигырьләрен уку рәвешендә оештырылган чарада төрле илләрдән татарлар катнашты. 2017 елда татар телен яклап татарлар шулай ук интенетка татар шагыйрьләре әсәрләрен укыган видеоларын урнаштырдылар. Башкорт теле көненә атап башланган "Аҫылташ" интернет-марафоны 2 декабрь башланды һәм әле дә дәвам итә. Бу чара кысаларында яшь авторлар һәм җәмгыятьтә танылган шәхесләр башкорт телендә шигырьләр укып, видеоларын социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Шулай ук челтәрләрдә "Башкорт теле көнө" дигән тамга куелган, Башкортостан әләме бизәге һәм төсе белән махсус эшкәртелгән фотоларын куючылар да күп булды.

2006 елда Казанда беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырылган иде. Ул гражданлык инициативасы булды, тел активистларының үз көчләре белән оештырылды. Татар теленең мәктәпләрдән, өйләрдә генә калмыйча, шәһәр урамнарында да кулланылышка кертүне максат итеп куйган иде бу чара. 14 ел эчендә акция киңкүләм таралыш алды, Татарстанның гына түгел, Русиянең дә зур шәһәрләрендә уздырыла башлады. Акция телне пропагандалау белән генә чикләнми, Татарстанда дәүләт телләре турында канунның ни дәрәҗәдә үтәлүен контрольдә тоту өчен бер механизм буларак та кулланылды. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнашучылар әле ун ел элек үк Казандагы "МЕГА", "Тандем", "Кольцо" кебек сәүдә үзәкләренә чыгып, кечкенә акцияләр уздырдылар. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең йомгаклау чарасы итеп 26 апрель көнне ел саен яңа татар музыкасы фестивале уза, быел анда Башкортостанның "Бүреләр" музыкаль төркеме чыгыш ясап, ике тугандаш халыкның дуслыгын ныгытып китте.

14 декабрь Башкорт теле көне уңаеннан "МЕГА", "Ультра", "Башкирия" сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә шушыларга охшаш чаралар узган. Башкортча КВН уйнаучы такымнар, этно- һәм рок-музыка төркемнәре катнашында концерт, балалар өчен театр мәйданчыгы оештырылган. "МЕГА" сәүдә үзәгендә "Башкортча караоке" узган, анда тамашачыга башкорт эстрадасы йолдызлары белән бергәләп яраткан җырларын башкару мөмкинлеге тудырылган. "Башкортостан җитәкчесе биргән грант акчасына 150 башкорт җыры караоке өчен язылды", дип хәбәр иткән Башинформга чараны оештыручы "Курай" телеканалы мөдире Рита Өметбаева. Сүз уңаеннан, татар җырларының караоке-версияләре 2007 елда ук дүрт дискта чыгарылып, анда 1500 җыр кергән иде, хәзер ул җырларны Ютубта да, социаль челтәрләрдә дә иркен табып һәм кулланып була.

"Ультра" сәүдә үзәгендә "Урал-батыр" эпосына нигезләнгән балалар комикслары һәм анмация фильмының тәкъдим итү чарасы да узган. Татарстанда татар телендә мультфильмнар әзерләп чыгару эше дә күптән алып барыла. Алай гына да түгел, 2018 ел ахырында балалар өчен татар телендә эшләүче "Шаян-ТВ" каналы да барлыкка килде.

Борынгы милли мәдәният җәүһәрләрен халыкка таныту өчен Уфада Башкорт теле көне кысаларында "Байык-2019" чәчәннәр бәйгесе, башкорт биюен өйрәтүче осталык дәресләре, милли чигү һәм милли кием тегәргә өйрәтүче остаханәләр оештырылган. Бу юнәлештә дә Татарстанда "Печән базары" фестивале кебек мәйданчыклар эшләп килә. Моннан тыш, республикада татар бистәләрен торгызу максатыннан "Бистә 2.0", татар мәдәниятен яшьләр өчен актуальләштерүче"Jadidfest", TatCultLab кебек проектлар тормышка ашырыла, һәм алар ел дәвамында эшли.

Телне саклап калу өчен эшчәнлектә татарлар һәм башкортлар якынча бер юнәлештә бара. Әмма ике республика арасында аерма да бар. Башкортлар алда саналган чараларга татарлардан соңрак тотынса да, туган телләрен, мәдәниятләрен пропагандалауда алар активрак, тырышрак, ниндидер бер үҗәтлек белән эшлиләр кебек. Шул ук вакытта кайчак алар тарафыннан татарларга карата ниндидер усал көндәшлек тә сизелә. Башкортстанда "Татарча диктант" белән килеп чыккан җәнҗал шундый тәэсир калдыра. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе үк "Без яхшырак булдырабыз!" дигән шигар күтәреп чыгып, республиканың Татарстан артыннан баруын, аның белән ярышуын исбатлады.

12 апрельдә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыенында Радий Хәбиров беренче тапкыр халык алдында башкорт телендә чыгыш ясады.

Радий Хәбиров: "Кеше башкортча бер генә сүз белсә дә, аны үз итик"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстанда Башкорт теле көне рәсми дәүләт бәйрәме итеп расланган. 2016 елда Башкорт корылтае карары белән бу бәйрәм җәмәгатьчелек тарафыннан башланган булса, быел Уфада узган V Дөнья башкорт корылтаенда республика җитәкчесе Радий Хәбиров, активистларның тәкъдимен хуплап чыгып, Башкорт теле көнен ел саен рәсми рәвештә уздырырга дигән карар кабул иткән. 14 декабрдә Уфада "Башкорт теле көне" чараларында катнашкан Хәбиров 2020 елны Башкорт теле елы дип игълан итүне хуплап чыккан. Башкорт теле елы кысаларында милли “көрәшне”, милли театрларны үстерү, белем бирү өлкәсендә чаралар көтелә, Калтасы районында "без башкортлар" үзәге ачу, Салават районында Бөтенрусия әдәби үзәк булдыру да күздә тотыла.

Хәбиров башкорт милләтчеләренең татар теленә һөҗүмнәрен күрмәмешкә салына

Гомумән, Радий Хәбиров соңгы араларда башкорт теленең үсеше турында еш сөйли. Шул ук вакытта ул башкорт милләтчеләренең Башкортостанда татар теленә һөҗүмнәрен күрмәмешкә салына, бу исә ул башкорт телен татар телен бастыру, бетерү хисабына да үстерергә маташуларны сүзсез генә яклый дип уйларга нигез бирә. Башкорт милли хәрәкәтенең кайбер вәкилләре башкорт теленең ниндидер "төньяк-көнбатыш диалектын" уйлап чыгарып, татар районнарында халыкны башкорт дип күрсәтергә хыяллануларына да Хәбиров чик куймый. Башкортларның милли мәсьәләдә активлашуы тел, мәдәният өчен генәме, әллә 2020 елгы җанисәп алдыннан башкортлаштыру сәясәтен көчәйтү өченме, дигән сорау туа.

Ни булса да, бу активлыкның нәтиҗәләре күренә, һәм алар, кызганычка каршы, татар файдасына түгел. Казанда танылган татар музыканты, татар милли хәрәкәте активисты Альберт Исмаилның үзен башкорт дип атавы – бер билге. Бәлки ул чыннан да шәҗәрәсендә башкорт нәселе тапкандыр, тик берничә ел дәвамында Башкортстанда яшәп, аның "казанында" кайнап, шушы вазгыятьтә яшәве дә аның бу карарына тәэсир итми калмагандыр. Альберт кебек милли үзбилгеләнүләрен кинәт үзгәртергә теләүчеләр татарлар арасында тагын булмас, дип әйтеп булмый.

Татарстан вакыйгаларның мондый борылышын битараф күзәтеп торган кебек. Җанисәп алдыннан Татарстан хөкүмәте тарафыннан Башкортостанда бернинди дә аңлату эшләре оештырылмавын күренекле татар язучылары да тәнкыйтьләп чыкты. Гомумән, 2017 елда татар теленә Мәскәү һөҗүменнән соң Татарстан җитәкчелеге ничектер сынып, аптырап калган кебек тоела. Ни булса шул булды, татар теле дәресләре ихтыярига, атнага өч дәрескә калдырылды. Ләкин, сан ягынан кыскартылгач, бөтен көчне телне өйрәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлтергә кирәк булмадымы икән? Дөрес, яңа буын дәреслекләре эшләнә, балаларга грамматика укыту урынына аларны сөйләшергә өйрәтү кирәклеге әйтелә. Дәресләргә җырлар, уеннар кертергә кушалар. Ләкин болай эшләгәч мәктәпләрдә татар теле дәресләрен гомумән уен-көлкегә әйләндереп калуга омтылыш та сизелә. Укытучыларга "балаларга билге куймаска, шигырь ятлатып, диктант яздырып интектермәскә" дип кушылганмы? Болай барса, бирелгән өч сәгатьнең дә файдасызга үтәчәге көн кебек ачык.

Башкортстан мисалында, 26 апрельне Татар теле көне дип рәсми игълан итү Татарстанның кулыннан киләме?

Татар теленә һөҗүмнән соң татар ата-аналары арасында, җәмәгатьчелектә бер күтәрелеш булып алды. Кызганычка каршы, бу күтәрелешнең энергиясе бер юнәлешкә салынмады. Республика җитәкчелеге бу көчне кулларына алып, телне саклауда нәтиҗәле эшләр башкаруга тота алыр иде. Менә хәзер, Башкортстан мисалында, 26 апрельне Татар теле көне дип рәсми игълан итү Татарстанның кулыннан киләме? Әллә татарларга моның өчен Мәскәүдән аерым рөхсәт кирәкме икән?

Башкортстанда милли хәрәкәт көчәя. Аны күпмедер дәрәҗәдә татарлар белән ярышу теләге көчәйтеп, кыздырып тора. Шуның өстенә, Татарстан Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтенә берничек тә җавап бирми, каршылык күрсәтми. Бу да башкорт милли активистлары файдасына. Хәбиров исә бу күтәрелешнең энергиясен яхшы тоеп, аны үз кулында нык тота дигән тәэсир кала.

Алия Сабирова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG