Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: "Шаян ТВ" соңарып эшли башлауда сәяси сәбәпләр юк"


Матбугат очрашуы
Матбугат очрашуы

12 ноябрьдән ​​балалар өчен "Шаян ТВ" каналы тәүлек буе күрсәтә башлый. ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов каналның соңарып эшли башлавында сәяси сәбәпләр юк дип аңлатты.

Балалар өчен "Шаян ТВ" каналы 15 октябрьдә эшли башлар дип хәбәр ителгән иде. Әмма бу эш кичектерелде, матбугат чаралары төрле сәбәпләр китерде, татарча канал ачуга Мәскәү каршы төшә дигән фикерләр дә яңгырады. 7 ноябрь узган матбугат очрашуында ТНВ башлыгы бу фикерләрне сафсата дип атады.

Илшат Әминов: "Шаян ТВ" соңарып эшли башлауда сәяси сәбәпләр юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

​"Милли канал ачылуга киртә куялар дип язу дөрес түгел, аерым канал буларак эшләргә таләпләр югары куелган, шактый документ җыеп бирәсе булды, ә бу вакыт таләп итә. Төп максатыбыз – балалар өчен популяр канал булдыру. Теләгебез – мәгълүмат чараларында "Шаян ТВ" турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тарату, канал турында хәбәр җиткерү, аны карау мөмкинлеген арттыру”, диде Илшат Әминов.

"Шаян ТВ" каналы 12 ноябрьдән тәүлек буе күрсәтә башлаячак, әлегә аны "Таттелеком" операторында, кабель аша, цифрлы мультиплекста, shayantv.ru сайтында һәм Youtube-та карап булачак. Калган операторлар белән сөйләшү бара, ди ТНВ җитәкчесе.

Каналның бюджеты күпме дигән сорауга Илшат әфәнде төгәл җавап бирмәде, 100 миллион сумнан күбрәк булачак, чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алу, студия ясауга китте, калганы сигнал тарату, контент һәм башка чыгымнар диде ул. "Шаян ТВ"ның бюджетын тулысынча дәүләт тәэмин итә, канунлы реклам белән шөгыльләнмәкчеләр.

"Шаян ТВ"ны тәкъдим итү
"Шаян ТВ"ны тәкъдим итү

Каналда бары тик татарча контент кына күрсәтеләчәк дисәләр дә, кайбер тапшыруларда татарча аңлап бетермәгән кунаклар белән русча сөйләшүләр дә булачак. Алып баручы шундук урысчадан татарчага тәрҗемә итәчәк. Мисал өчен "Бергәләп өйрәник" дигән тапшыру ике телдә барачак.

"Шаян ТВ" Татарстанның мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булачак, чөнки дәүләт заказы министрлык аша биреләчәк. ТНВ җитәкчелеге яңа канал балаларны уку-укыту эшенә үз өлешен кертәчәк, урамнан кергәч, алар 24 сәгать буе 20дән артык оригинал програмнар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карап татарча гына сөйләшә башлаячак дип ышана.

Чит телләрдән мультфильмнарны "Аксу" студиясе тәрҗемә итәчәк, "Татармультфильм", "Сәмрух" студияләре белән хезмәттәшлек булачак дип әйтелде.

"Чит телдәге мульфильмнарның күбесенең хуҗалары аларны интернетка кертергә рөхсәт бирми. Без бары тик туры эфир вакытында аларны социаль челтәрләр (Youtube, Вконтакте) аша күрсәтә алабыз, аерым күрсәтергә ярамый. Кайберләрендә исемнәрен һәм катнашучыларын да татарчага тәрҗемә иткәндә үзгәртергә рөхсәт бирмиләр"”, диде Илшат Әминов.

"Шаян ТВ" эшен башлый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

ТНВ башлыгы киләчәктә татарча оригинал контент булдыручылар белән күбрәк эшләячәкбез дип сүз бирде. Кемнәрдер белән килешкәннәр, кайберләре белән сөйләшүләр бара икән. Әминов кырымтатарларның, казакъларның балалар каналларын карап барабыз дип тә әйтте. Аның сүзләренчә, казакъларда да милли контент ясау проблемы бар, аларда ул дәүләт күләмендә куелган мәсьәлә.

XS
SM
MD
LG