Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шаян ТВ" эшен башлый


"Шаян ТВ" эшен башлый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

1 февральдән Татарстанда балалар өчен татар телендә "Шаян ТВ" дигән яңа "канал" күрсәтә башлый. Каналны ТНВ ширкәте эшли. Әлегә "Шаян ТВ" көненә 30 гына минут күрсәтәчәк. ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов сүзләренчә, 24-сәгатьлек яхшы сыйфатлы канал өчен елына кимендә 300 млн сум кирәк. Ә бит ТНВга балалар каналын эшләтеп җибәрү бурычы әле 2009 елда ук куелган иде. Нәтиҗәдә ул вакытта "Яшь ТНВ" дигән "канал" көненә ике сәгатьлек тапшырулар белән генә эфирга чыкты. 9 ел элек булдыра алмаганны хәзер булдырырлармы? Сүз уңаеннан, кырымтатарларның да, башкортларның да балалар каналлары инде күптәннән эшли. Видеоны карыйк.

XS
SM
MD
LG