Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шаян-ТВ" иң яхшы тәҗрибәгә таяначак"


"Шаян" татар балалар каналын тәкъдим итү
"Шаян" татар балалар каналын тәкъдим итү

26 гыйнвар Казанда ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов "Шаян" татар балалар каналын тәкъдим итте. Сынау тапшырулар 1 февральдә чыгар дип көтелә.

Каналның төп геройлары - Шаян исемле шук малай һәм аның дуслары - Биби исемле үрнәк кыз, Мияу исемле песи баласы, Маэмай исемле электрон уенчык. Бу геройлар алга таба балалар журналларында, буяу дәфтәрләрендә һәм электрон уеннарда да булыр дип көтелә.

"Гади, җиңел һәм истә кала торган булсын дип уйладык", диде Илшат Әминов канал һәм аның геройлары турында.

"Шаян" каналы Русиянең “Карусель”, Казакъстанның “Балапан”, Төркиянең “Çocuk” һәм уңышка ирешкән башка балалар телеканаллары тәҗрибәсенә таянып эш итәчәген белдерә.

ЭЧТӘЛЕК

Әминов каналда 20дән артык тапшыру булачак диде. Белем бирүче, зиһенне үстерүче програмнар, телевизион уен тамашалары, викторина, мультфильмнар, фәнни-популяр, документаль жанрларда "иң яхшы, дөньякүләм танылган" тапшыруларны күрсәтергә җыеналар.

"Шаян-ТВ" иң яхшы тәҗрибәгә таяначак"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:54 0:00

ТНВның мультфильмнарны тәрҗемә итү өчен аерым студиясе барлыгын да телгә алды. Проектка театр артистларын, балаларның җәлеп ителәчәген һәм курчаклар да катнашачагын әйтте.

Японнар үзләренең мультфильмнарын бушка бирәчәкләрен белдерде

"Без японнар белән дә сөйләштек. Алар Русиядә Япония мәдәнияте елы уңаеннан ярты ел дәвамында үзләрендәге язмаларны җибәреп торачак. Аларны татар теленә тәрҗемә итеп караячакбыз. Тамашачыларның аларны ничек кабул итүен караячакбыз. Сер итеп әйтәм, алар үзләренең мультфильмнарын бушка бирәчәкләрен белдерде. Хәзер татарчага тәрҗемә итәргә рөхсәт итсеннәр өчен сөйләшүләр бара”, диде Әминов.

Әминов сүзләренчә, тапшыруларның күп өлешен ТНВ әзерләгән язмалар алып торачак. "24 сәгать дәвамында үзең әзерләгәнне генә күрсәтеп тору зур чыгымнар сорый", ди ул.

БАЛАЛАР

Тамашачылар яшь ягыннан өч төркемгә бүленә: 3-7, 7-11 һәм 11-15 яшьлекләр.

  • 3-7 яшьлек балалар өчен әйләнә-тирәне танып белү тапшырулары, татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәкъдим ителә. "Бергәләп өйрәник" исемле тапшыру балаларның татар телендә сөйләм культурасын үстерәчәк. "Кичке әкиятләр" аша балаларга әдәп, әхлак тәрбиясе биреләчәк. Шулай ук балалар яраткан мультфильмнар татар теленә тәрҗемә итеп күрсәтеләчәк.
  • 7-11 яшьлек балаларга мантыйк, акыл эшчәнлеге үстерү өчен "Акыл-батл" телевизион уены тәкъдим ителә. Биремнәр математика, география, тарих һәм башка юнәлешләрдә булачак. "Җырлы селфи" популяр татар җырларын гаджетлар аша өйрәнергә ярдәм итәчәк. Мультфильм сериаллары, дөньякүләм танылган шедеврлар, фәнни популяр фильмнар татар теленә тәрҗемәдә күрсәтеләчәк.
  • 11-15 яшькә кадәр яшүсмерләргә "Уймак" телевизион уены тәкъдим ителә. Анда катнашучылар үзләрен төрле спорт уеннарында сынап карый алачак. "Шома бас" тапшыруы республикадагы иң шәп биюче яшүсмерләр бәйгесе буларак оештырыла. Виртуаль уеннар, тәрҗемә ителгән контент. Фәнни-популяр, нәфис фильмнар, телевизион спектакльләр татар телендә күрсәтелә.

Татарстан мәгариф министрлыгының 3 яшькә кадәр балалар өчен дә кызыклы тапшырулар әзерләүләрен сораган. Әминов сүзләренчә, бик кечкенәләр өчен тапшыру булдыру турында да уйлыйлар.

ПАРТНЕРЛАР

Каналның төп партнерлары - Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның мәгарифне үстерү институты булачак.

"Татар яшьләре форумы һәм мәгариф министрлыгы белән партнерларны җыйдык. Алар сметаларын, проектларын бирделәр. Без булган акчага бәйге уздырачакбыз", диде Әминов.

Карар кабул ителеп проектны финанслау башланганнан соң ул 120 көннән техник эфирга чыгар дип өметләнәләр. Ә тулаем эфирга чыгуы 270 көннән соң мөмкин булыр диелде. Әминов шулай ук Алматыга барып Казакъстан телевидениесе тәҗрибәсен өйрәнеп кайтуы турында да сөйләде. Аның әйтүенчә, Казакъстанда казакъ телен үстерү, казакъ телле тапшыруларга бик зур игътибар бирелә. Тапшырулар әзерләүче студияләр өчен ел саен бәйге-фестиваль оештырыла. Аларның эшен төрле министрлыклар вәкилләре бәяли һәм җиңүчеләргә дәүләт грантлары бирелә.

ТАМАШАЧЫ

Азатлыкның "Шаян" каналының потенциаль тамашачылары саны турындагы соравына Әминов әлегә җавап бирү мөмкин түгел диде. Аның әйтүенчә, бар Русия буйлап түгел, хәтта Татарстанда да татарча сөйләшүче балаларның саны билгесез. Шулай да тамашачыларның күпме булуын киләчәктә сайтка керүчеләр, кабель челтәрләр аша караучылар, иярчен каналга язылучылар санына карап белү мөмкин булачак.

Әминов "Шаян-ТВ"ны Татарстан мәгариф министрлыгында һәм шулай ук мәктәпләрдә, аерым алганда Актаныштагы сәләтле балалар мәктәбендә тәкъдим ителәчәген әйтә.

ТНВ җитәкчесе сынау тапшыруларының 1 февральдән ярты сәгать дәвамында булачагын белдерде. Эш башлау өчен 2 миллион сум күчерелгәнен әйтте.

ИРЕШҮ ЮЛЫ

"Аерым канал буларак Татарстандагы барлык кабель каналларга да чыгарга уйлыйбыз. Интернетта һәм шул исәптән мобил платформалар аша да тапшырулар алып барырга исәбебез бар. Мобил җайланмалар аша тапшыру өчен КФУ белән килешүебез бар. Толчинский (журналистика югары мәктәбе җитәкчесе - ред.) электрон уеннарны эшләүнең бер өлешен үзләренә алырга вәгъдә итте. Бүген сезгә тәкъдим иткән геройлар белән ниндидер гади уеннар быел ук эшләнергә мөмкин. Финанслаудан торачак. Алар үзләренең сметаларын безгә бирәчәкләр. Булдыра алган кадәр бөтен иярченнәр аша да тапшыруларны күрсәтергә тырышачакбыз. Популяр "Триколор ТВ"га килгәндә, кызганыч, зур акчалар таләп ителә. Аена 2,5 миллион сум. Бу платформага чыгу өчен җитди акча бу", ди Әминов.

Илшат әфәнде Русиядәге кабель челтәрләргә чыгу өчен тырышачакларын белдерде. Татарстандагы кабель челтәрләргә чыгуның да җиңел түгеллеген, аның өчен өстәмә акчалар кирәк булачагын белдерә.

Башта тапшыруларны интернетта, Смарт-ТВ һәм башка гаджетлардагы "Шаян-мобил" әсбаплары аша карап булачак. Киләчәктә кабель челтәр һәм иярчен аша карау мөмкинлеген дә булдырырга җыеналар.

Татарлар төрле вакыт зоналарында яшәгәнгә тапшырулар кабатлап күрсәтеләчәк.

ФИНАНСЛАР

“Бүген заказчик белән хәл итәсе иң зур мәсьәлә – ул финанслау. Без әзерләгән бизнес планга карап ул хәл ителә башлаячак. Башка платформаларда бу канал көндәшлеккә ия булырга тиеш. Социаль челтәрләрдә телеканаллар бик күп, барсында да мультфильмнар бар. Безнең бюджетыбыз бик тыйнак. Шулай булса да без көндәшлеккә сәләтле канал булдырырга тиешбез" диде ул.

Әминов техник яктан кыенлылар булмаячак дип белдерә, әмма 24 сәгатьне ТНВ үзе генә тутырып бетерә алмаячак, әнә шул сәбәпле әлеге ширкәт каршында төрле грантлар нигезендә җитештерүче студияләр барлыкка киләчәк дип әйтә.

Әлеге студияләр мультфильмнар, кино, балаларга фәнни-популяр програмнар, шоулар, спортка багышланган һәм белем бирә торган язмалар эшли алыр иде ди. Әминов сүзләренчә, әле бу өлешкә кемнең акча бирәсе, хөкүмәт финансларының кайсы министрлык аша, мәгарифме ул, мәдәниятме ачыкланмаган.

Башка каналлардан да тапшырулар бәйге үткәреп сатып алачагын белдерә.

ТЕЛЛӘР

Татар теле аша балалар өчен инглиз телен һәм гарәп телен өйрәнү тапшырулары әзерләү тәкъдимнәре булуны да әйтә. "Татар телен өйрәтә торган дөрес методиканы сайлап алу кирәк. Ул балалар өчен кызыклы булсын. Андый програм булдыру – иң төп проблем. Без хәзер институт белән дә, университет белән дә эшлибез. Анда хәзер ничә белгеч – шуның кадәр методика. Хәзер бу методикаларны карарга кирәк. Монысы бик җитди мәсьәлә. Аңа да бәйге үткәрү кирәк булачак” диде Әминов.

Озакламый ТНВ әзерләгән бөтен татар тапшырулары да рус теленә субтитрлар белән барачак, ә "Шаян ТВ"га бу кагылмаячак, диде Әминов.

17 гыйнвар "Шаян" татар балалар каналы проекты Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.

Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проекты тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

XS
SM
MD
LG