Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан татар телендәге тапшыруларны урысчага тәрҗемә итү өчен 5,7 млн сум бүлә


"Яңа Гасыр" мөдире Илшат Әминов
"Яңа Гасыр" мөдире Илшат Әминов

Татарстанның дәүләт мәнфәгатьләре өчен татар телендә төшерелгән тапшыруларга урыс телендә субтитрлар ясау төбәк казнасына 5 млн 690 сумга төшәргә мөмкин.

Мондый бәйгене дәүләт өчен сатып алу сйтында "Татмедиа" матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы урнаштырган. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2018 елның 20 августына кадәр кабул ителә. Шул вакытта проект өчен тотылачак тәгаен сумма да билгеле булачак.

Гыйнвар аенда "Яңа Гасыр" мөдире Илшат Әминов озакламый ТНВ әзерләгән бөтен татар тапшырулары да урыс теленә субтитрлар белән барачак дигән иде. Ләкин бу "Шаян ТВ"га кагылмаячак, дип белдерелде. Каналны оештыручылар фикеренчә, субтитрлар балаларга татар телен өйрәнүдә комачаулаячак кына.

XS
SM
MD
LG