Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ "Шаян ТВ" телеканалына лицензия алган


Илшат Әминов
Илшат Әминов

ТНВ җитәксесе Илшат Әминов балалар каналы 12 ноябрьдән эшли башлар дип белдерә.

"Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) "Шаян ТВ" балалар телеканалы өчен лицензия алуга ирешкән.

Роскомнадзор сайтында лицензияләр реестрыннан күренүенчә, рөхсәт документлары ун елга, 2028 елның 25 октябренә кадәр бирелгән.

"Озын юл үтелде. Лицензияне алдык, бу без уйлаганга караганда, озаккарак сузылды. Хәзер "Шаян ТВ"ны үз челтәрләренә алуны сорап, кабель телевидениесе операторлары белән эшли башлыйбыз. "Таттелеком" белән беренчел килешү бар, МТС һәм "Ростелеком" белән дә эшләячәкбез", дип сөйләгән ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов "Реальное время" сайтына.

Әминов сүзләренчә, эшләр уңышлы гына барса, 12 ноябрьдә телеканал тәүлек әйләнәсенә күрсәтә башлаячак.

"Шаян ТВ" каналы сынау режимында 1 февральдә эшли башлады. Аерым канал булып октябрьдә эшли башлар дип вәгъдә ителде. Илшат Әминов сүзләренчә, тәүлегенә 24 сәгать эшләүче яхшы сыйфатлы каналга елына кимендә 300 млн сум кирәк. Кырымтатарларның һәм башкортларның балалар каналлары инде күптәннән эшли.

XS
SM
MD
LG