Accessibility links

ТНВда яңа сезонда өч яңа тапшыру чыгачак, "Шаян ТВ" күрсәтә башлый


ТНВда матбугат очрашуы.
ТНВда матбугат очрашуы.

20 сентябрьдән ТНВ каналында өч яңа тапшыру чыгачак. Аларның берсе татар җырчыларына, икенчесе – инде вафат булган сәхнә әһелләренә багышланачак. Тагын бер тапшыру – "Талант" бәйгесе җиңүчесе. Шулай ук "Шаян ТВ" балалар каналы эшли башлый.

Татар җырчыларына багышланган тапшыру "Сәхнәдәш" дип атала. Хәзерге вакытта ул "Болгар" радиосында бара. Радиода барган тапшыруны видеога төшереп ТНВ да чыгарачаклар. Тапшыруда җырчылар катнашачак. Ул туры эфирда концерт һәм аралашу форматында булачак.

Икенче тапшыру Зәмирә Рәҗәпова проекты, ул "Әй, язмыш, язмыш" дип атала. Ул инде вафат булган сәхнә әһелләренә, аларның язмышларына багышланган тапшыру.

Шулай ук ТНВ уздырган "Талант" бәйгесендә җиңү яулаучыларның да исемнәре билгеле булды. Беренче урынны журналист Альберт Шакиров такымы алды. Алар татар авыллары тарихы турында "Юлчы" дип аталган тапшыру әзерләгән. Проектка бер миллион сум акча бирелә. Тапшыру яңа сезонда ТНВда күрсәтеләчәк. Бу хакта атнакич "Яңа гасыр" телевидениесе ширкәтендә уздырылган матбугат очрашуында белдерелде.

Моннан тыш Батыр Харисов, Айдар Шәймәрданов, Илдар Усманов проектлары телевидениедә күрсәтелергә лаеклы дип табылды. Ләкин аларны шомартасы бар диелде.

ТНВның балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхабетдинова Азатлыкка "Шаян ТВ" каналы язмышы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге вакытта каналны аерым иярчен канал буларак һәм интернетка чыгару өчен әзерлек бара.

Рәмилә Сәхәбетдинова: "Шаян ТВ" иярчендә һәм интернетта булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Ул быел октябрь урталарына төгәлләнер дип планлаштырыла. "Бәлки алданрак, бәлки соңрак булыр. Моңа техник яктан да зур әзерлек кирәк, яңа җиһазлар кайта. Аларны җайлагач, эфирга чыгарга өметләнәбез", диде Сәхабетдинова.

Тапшырулар "Яңа гасыр" телевидениесе бинасындагы студияләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм Максим Горький урамындагы тавыш яздыру студиясе урнашкан бинада төшереләчәк. Әле ул бинада ремонт эшләре бара. Музыкаль студия калачак, анда мультфильмнарны тавышландыру, җырлар яздыру мөмкин булачак, дип сөйләде Рәмилә Сәхәбетдинова.

Матбугат очрашуында канал җитәкчесе Илшат Әминов юк иде. Аның беренче урынбасары Айрат Сибагатуллин катнашты. Май аенда узган очрашуда Әминов ТНВ яңа сезонда яңача эшли башлаячак дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG