Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шаян ТВ" аерым балалар каналы булып октябрьдә эшли башлар дип көтелә


Илшат Әминов
Илшат Әминов

"Шаян ТВ" татарча балалар каналын ачуның үз планы бар һәм эшләр аның нигезендә алып барыла.

"Без октябрьдән "Шаян ТВ"ны 24 сәгать, тәүлек буе эшли торган канал итәргә тиешбез. Тулаем кабель челтәрләрдә чыгачакбыз", диде "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов.

"Акчасы килде. Техникага бәйге игълан ителде. План нигезендә беренче кешеләрне эшкә ала башладык. Җиде кеше эшкә алына. Баш инженер, програм җитәкчесе, баш мөхәррир һәм башкалар. Атна саен безне мөдирләр шурасы җитәкчесе Әсгать Сәфәров җыя. Аңа хисап бирәм.

"Шаян ТВ"ның төп эшли торган урыны Горький урамындагы радио бинасында булачак", диде ул.

Күпләр "Шаян ТВ"ны интернетта күрергә хыялланса да, Әминов моны ышандырмады.

"Интернетта тулаем булмаячак, чөнки тапшыруларга хокук алу проблемы бар. Хокук бирелгән һәрбер тапшыру булачак", диде Әминов.

XS
SM
MD
LG