Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без Татарстан конституциясен яратабыз!"


Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:48 0:00

Казан үзәгендә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында яшьләр Татарстан президенты зурлап ачкан Kazan Expo-ны "камчылады", татар телен яратучыларны да барладылар.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасы ундүртенче тапкыр оешырылды. Аның иң күп кеше кызыктырган өлеше – концерт, гадәттәгечә, Бауман урамында, халык шактый күп йөри торган урында узды.

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

Башкаручылар арасында K-ru, Juna, Рәдиф Кашапов кебек ел саен чыгыш ясаучылар да булды. Быел да концертта башкорт җырчылары катнашты. Элекке елларда Казан сәхнәсендә “Бүреләр” чыгыш ясаса, быел ике республика арасын “Рена РНТ” якынайты. Заринә Вилданова җырларын Әлфия Афзалова истәлегенә багышлап җырлады.

Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина

Чараны Нурбәк Батулла һәм Йолдыз Миңнуллина алып барды. Кич буена алар халыкны кыздырып, төрле перфоменслар күрсәтеп торды. Мәсәлән икесе дә сәхнәдә авызларын тасма белән ябыштырган килеш "Туган тел" шигырен сөйләде. Алар сүзләренчә, монда мәгънә эзләргә кирәк булмаса да, алып баручыларның нәрсәгә ишарә иткәне сүзсез дә аңлашыла.

Шмаковка – рәхмәт, Kazan Expo-га – камчы

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының мөһим юнәлеше булып Татарстандагы икетеллелекне үстерү, татар теленең төрле өлкәләрдә кулланылышын тәэмин итү тора. Бу максаттан ел саен Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары күзәтүләр алып бара, рейтинглар төзи. Һәм ел саен татар телен санга сукмаган дәүләт оешмаларына "Тяжело с татарским" антипремиясен дә тапшыра.

Быелгы антипремия
Быелгы антипремия

Быел антипремия яңа төзелгән Kazan Expo үзәгенә тапшырылды. "Керү ягында зур хәрефләр белән "вход" һәм "entrance" дип язып куелган, ә татарча бер сүз дә юк", диде форум рәисе Тәбрис Яруллин.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

Үзәк навигациясе, элмә такталары шулай ук урысча һәм инглизчә генә ясалган, татарча язуны активистлар бары тик 26 апрельдә ачылган Илһам Шакиров залы янында гына тапкан. Kazan Expo-га антипремия турында хәбәр җибәреләчәк ди оештыручылар. Алар бу гамәл татар теленә игътибарны арттырачак дип ышана.

Камчыдан тыш прәннек ысулы да бар. Яшьләр форумы татар телен үз эшчәнлегендә кулланган, аңа ихтирам күрсәткән оешмалар, шәхесләрне дә барлый, аларга җәмәгатьчелек исеменнән рәхмәт әйтә. Быел бу исемлек шактый зур булды. Электрон мәгълүмат җайланмаларында татар телен куллана башлаган Сбербанкка рәхмәт әйтелде, татар теленнән тыш башка республикаларда да җирле телләргә тәрҗемәләр ясалган. "Без Татарстан конституциясен яратабыз!", диде банк вәкиле җыелган халыкка.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка аерым рәхмәт әйтелде. Оештыручылар аны "мәхкәмәләрдә татар телен яклаган бердәнбер мәктәп мөдире" дип атады. Шмаков үз чиратында халыкны татарча сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, күп яшь кешенең җыелуына да шатланды.

Татар теленә игътибар иткән медиа чаралары да читтә калмады. Форум рәхмәте татар телен өйрәтү тапшыруларын башлап җибәргән "Эхо Москвы" һәм "Бим-радио" мәгълүмат чараларына да бирелде. Федераль дәрәҗәдә татар телен таныткан "Эхо Москвы" радиосы да, Татарстанда популяр булган "Бим-радио" да урыс телле аудиториягә татар телен өйрәтү, аңа кызыктыру эшен башкара ди оештыручылар.

Татар телен хөрмәтләүчеләргә бүләкләр тапшыру
Татар телен хөрмәтләүчеләргә бүләкләр тапшыру

Яшьләр форумы рәхмәт хатын татар телендә язу һәм элмә такталарын элгән "Лента" кибетенә дә бирмәкче булган, ләкин әлеге кибет вәкилләре чарага килә алмаган.

Антипремия нәтиҗәләренә килгәндә, оештыручылар аны яртыга-ярты дип бәяли. Антипремия бирелгән оешмаларның якынча яртысы соңыннан хаталарын төзәтәләр, татар теленә игътибар арттыралар ди форум рәисе урынбасары Айрат Фәйхрахманов. Калганнары исә тискәре "бүләккә" битараф кала. Әйтик, узган ел бу премиягә "лаек булган" Экология министрлыгы хатасын төзәтмәгән: Татарстанда су саклау зоналары күрсәткечләре һаман урыс телендә генә калды ди форум вәкиле.

Чарага җыелганнар
Чарага җыелганнар

Быел “Мин татарча сөйләшәм!” чарасында Татарстанның 120 мәктәбе катнашты. Аларның биремнәре катлаулы иде, биремнең бер өлеше татарча Википедиядә мәкалә язу, урамнарда икетеллеклекне тикшерү, кешеләрне татарча сөйләштерү, кыска фильм төшерү яки мультфильмнарны тавыш белән тәрҗемә итү булган. Бу бәйгедә Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге беренче татар гимназиясе җиңүче дип табылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Хәбибова балаларда татар теленә кызыксыну уятыр өчен урам чаралары күбрәк булырга, тел мохите тудырылырга тиеш дип сөйләде Азатлыкка.

"Татар теленә кызыксыну уятыр өчен урам чаралары күбрәк булырга тиеш"

"Балалар өчен ни кадәр яңа кызыклы чаралар оештырылса, шул кадәр әйбәт. Аларга даими хәрәкәт кирәк бит. Балалар Википедия энциклопедиясенә татарча мәкаләләр язарга өйрәнде, аның үз системы, кагыйдәләре бар. Балалар үзләрен кино төшереп карауда сынады. Бу аларга күңелле булды. Яңа формада эшләү, урамда татарча сөйләштерү дә аларның коммуникатив тәҗрибәсен арттырды. Әлмәтне 100 процентлы татар мохитле шәһәр дип атап булмый, әйе, театрлар да, мәктәпләр дә бар, әмма яшьләргә кызык булган чаралар күбрәк булса, яхшы", дип сөйләде ул.

Розалия ханым сүзләренчә, аларның мәктәбендә татар теле дәресләре кимемәгән. "Шөкер, прокуратура татар телен тикшергәндә, безнең гимназия татар теленең дәрәҗәсен саклап калды. Бишенче укыту програмы нигезендә белем бирәбез, татар теле дәресләре кимемәде, укытучылар да ничек эшләде – шулай дәвам итте. Балалар арасында киләчәкләрен татар юнәлешләре белән бәйләүчеләр шактый”, диде ул Азатлыкка.

“Татар дозор” уенында җиңү яулаган мәктәп – Казанның 15 санлы татар гимназиясе. Алар 2014 елдан бирле ел саен катнаша, әмма быел гына җиңү яулаган. Мәктәпнең оештыручы педагог Регина Хәбибиллина Азатлыкка мондый хәрәкәтле уеннар ел дәвамында булырга тиеш дип сөйләде.

"Балаларның татарлыклары көчәя"

“Балалар чын-чынлап апрель аен көтеп алалар, безне, укытучыларны гариза бирдегезме, яздыгызмы дип селкетеп торалар. Аларга ярыш кызык, төрле биремнәрне узу мавыктыргыч. Беренчедән, алар такымда эшләргә өйрәнә, икенчедән, “Татар дозор”га әзерләнгәндә төрле белем, мәгълүмат туплыйлар. Өченчедән, татарлыклары көчәя. Быел җиңү яулаганнарын белгәч, балалар чын-чынлап шашып шатланды", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мөгаллим сүзләренчә, укучыларда хәрәкәтчән чараларга ихтыяҗ зур. "Безнең мәктәптә барлык чаралар да татарча уза, әмма мәктәптән тыш та яшүсмерләргә кызыклы булган татарча чаралар кирәк. Менә бу квестларны язын, көзен, кышын уздырсалар шәп булыр иде! Моннан тыш та татар балаларын берләштергән бәйрәмнәрнең булуын телибез”, диде Регина ханым.

XS
SM
MD
LG