Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пробиркада үстергән татар җыры: TatCultLab Music хисап тотты


TatCultLab чарасында катнашучылар

18 ноябрь Камал театры залында TatCultLab хисап концерты узды. Бу зур тамаша залында беренче чара дисәң дә була. Яшьләр татар шәһәр мәдәниятен кызыклы итеп тәкъдим итә аламы һәм бу эштә хакимиятнең роле нинди? Журналист Алия Сабирова бу хакта фикерләре белән уртаклаша.

Ике дистәгә якын яшь музыкант өч атна эчендә язган сигез җырын тамашачыга тәкъдим итте. Бу зур залда узган беренче чара. Тулы Камал залын җыярга җөрьәт иткән яшьләр. Тамаша үзенчәлекле. Мәсәлән, җырлар махсус темаларга кушып яздырылган – монда яңалыклар тасмасын чагылдырырга тиеш булган җыр да, Кабан күленә багышлау, яңа буынның гимны, татар халык әкияте нигезендә язылган җыр, Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловага багышлаулар да бар иде.

Лабораториядә катнашучылар арасында музыка белеме булганнар да, "урамнан килгәннәр" дә бар. Аларга 20-25 яшь. Башкаручыларга, көй һәм текст авторларына җырларның музыкаль бизәлешен ясарга, аларны камилләштерергә башка шәһәрләрдән һәм Казаннан чакырылган белгечләр ярдәм иткән.

Концертның сәнгать ягыннан бигрәк, социаль күренеш буларак әһәмиятен билгеләп узасы килә. Бу чара Казандагы татар яшьләренең иң яшь буынын җәлеп итте. Боларның күбесенә 20 яшь тирәсе. Бу безнең "Мәктәптә татар телен алты сәгать өйрәнеп тә, телне белми”, дип борчылган, "үзләре тел белми үскән шәһәр яшьләренең балалары да татар телен белми" дип нәтиҗә чыгарган балалар. Димәк, алар телне бик белмәсә дә, татарлыктан бөтенләй читләшмәгән. Кимендә татар сәнгате белән кызыксынып Камал театрына килгән.

Концертның эчтәлегенә килгәндә, ул шушы тыңлаучы өчен эшләнгән иде. Заманча, дөнья яшьләре тыңлый торган музыка. Сүзләре татарча, аранжировкаларда татар аһәңнәре кертеп җибәрү омтылышы бар. Тамашаның бизәлешендә Илһам Шакиров, Дәрдмәндкә, халык 1970-80 елларда яратып тыңлаган эстрада һәм халык җырларына ишарәләр сизелде.

Музыка ягыннан караганда, бу, чыннан да, лаборатория, тәҗрибә ясап карау булганлыгы күренде. Монда милли (этник) уен коралларыннан алып электрон музыкага кадәр ишетелде. Саз, кубыз, гармун, курай бераз татарча да, бераз шәрыкча да яңгырады, Перу индеецлары җырларына ошаган ("Сөмбел"), борынгы халыкларга хас елап җырлау ("Жираф Мариус") кебек элементлар да кертелгән иде.

New Моң төркеме
New Моң төркеме

Дилбәр Шәрипованың "Сак-Сок" бәетен көйгә ияреп укуы, җырлавы, аранажировканың әкиятләрдә сөйләнгән кара урман кебек серле, тирән, куе аһәңнәргә бай булуы ошады. Концертка килгән кунаклардан Марат Taturas электрон музыкантының "Карабай" халык җырына композициясе дә кызыклы, "чайкалдыра" торган, заманча да, татарча да яңгырашлы кебек тоелды.

Шул ук вакытта TatCultLab Music тәкъдим иткән җырларда җыр текстлары арткарак этәрелгән дигән тойгы калды. Беренчедән, куәтле музыка эчендә җыр сүзләре ишетелми, аңлашылмый, күмелеп кала. Башкаручы тамашачыга сүзләр аша нидер җиткерергә теләми дә кебек тоела. Бәлки, бу яшьләр тыңлый торган заманча җырларда шулай булырга тиештер. Ә, бәлки, сәбәбе җырчыларның татар телен бик үк яхшы белмәвендәдер, шуңа алар сүзнең көчен тоймыйдыр. Концерт алдыннан куелган видеороликта җырчылар, катнашучылар барысы да урысча сөйләде.

TatCult берләшмәсе оештырган татар җыры лабораториясе зур уңыш белән тәмамланды

Гомумән алганда, TatCult берләшмәсе оештырган татар җыры лабораториясе зур уңыш белән тәмамланды дияргә була. Тавыш куелышы, сәхнәдә ут, музыкантларның башкару осталыгы, башкаручыларның образлары, үз-үзен тотышлары, сәхнәнең визуаль бизәлеше, проектның тәкъдим ителеше – барысы да югары дәрәҗәдә иде.

Концертны карарга килүчеләрнең төрле музыка тыңлап үскәне, зәвыгы барлыгы, сыйфатны аера белүе сизелде. Катлаулы джаз әсәре уйналганда моның югары осталык икәнен аңлап, хөрмәт белән кабул иттеләр. Гомумән, TatCultLab Music аудиториясе – җанлы, актив, җылы күңелле тамашачы. Һәрбер башкаручыга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Концертның аеруча кайнар минутларында торып бии дә башладылар. Тамаша тәмамлангач, басып, озаклап кул чаптылар.

TatCultLab чарасыннан күренеш
TatCultLab чарасыннан күренеш
Лабораториянең бурычы – татар музыкасының төрле яңа яңгырашларын табып күрсәтү

Лабораториянең бурычы – татар музыкасының төрле яңа яңгырашларын табып күрсәтү, ул нинди юнәлешләрдә үсәргә мөмкин икәнен чамалау – кайсысы үсеш алып китәр, анысын алдан белеп булмый.

Әйтергә кирәк, чынлыкта хәзер берьюлы ике лаборатория яңа татар җырын эзләү белән шөгыльләнә. Берсе TatCultLab булса, икенчесе – "Калеб" берләшмәсенаң Кариев театрында урын алган "Безнең җыр" проекты. Икесе дә Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бу ике лабораториянең эш алымнары да, яңа татар җырының нинди булырга, ул җыр нинди тыңлаучы өчен язылырга тиешлеген күзаллаулары да аерыла. TatCultLab остаханәсе заманча дөнья музыкасын тыңлап тәрбияләнгән яшьләр өчен эшли. Алар яңгыраштан чыгып эш итә кебек – башта заманча яңгырашлы җыр эшләнә, аннары аңа татар тексты кертелә, аннары этник музыка кораллары кулланылып карала. Нинди үзгәрешләр кертелсә дә, яңгыраштан тайпылмаска тырышалар. Бу юл, минемчә, чыннан да кызыклы ысул, чөнки югары сыйфатлы яңгырашны саклап калырга мөмкинлек бирә. Хәзергә, узган концертта күренгәнчә, милли татар уен кораллары дип саналган уен кораллары гомум Шәрык яңгырашына якынрак, аранжировкаларга кертеп җибәрелгән элементлары да күпчелеге дөньядагы төрле этник музыка мисалларыннан җыелган. Җыр сүзләре татарча, әмма шактый гади текстлар кулланыла. TatCultLab заманча татар җыры яңгырашын таптымы, әллә алга таба эзләнәчәкме – әйтеп булмый.

Александра Мостафина һәм Булат Шәймиев
Александра Мостафина һәм Булат Шәймиев

"Безнең җыр" проекты май аенда башланып, ике мәртәбә эш нәтиҗәләрен белгечләргә күрсәтте, халык алдында концертлары булмады дип беләм. "Безнең җыр" проектында башка алым – алар җыр язарга шагыйрьләрне, профессиональ композиторларны, академик тавышлы башкаручыларны җәлеп итәләр. Алар Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин кебек күренекле кешеләребез иҗатына таянып, алар дәрәҗәсен өлге итеп алып эшли.

Бүгенге тамашачыга андый көйләр кирәкме икән?

Тик монда бер кыенлык бар – тыңлаучының әзерлеге. Проектта катнашучылар моны үзләре дә таный. Композитор Резеда Гарипова: "Безгә Яхинныкы сыман көйләр кирәк, Илһам Шакиров кебек җырчылар кирәк диделәр. Әмма бүгенге тамашачыга андый көйләр кирәкме икән? Алар чит ил эстрадасын яки урыс эстрадасын карыйлармы, әллә татар радиосын тыңлыйлармы – белмибез. Чөнки бүген яңа кешеләр, яшьләр күп. Ничек итеп аларны ишетергә һәм аңларга икәнен үзем дә әлегә тоеп бетерә алмыйм", дигән иде.

Композитор Зөлфәт Вәлиуллин: "Халык күңеленә, билгеле, бу проектта тәкъдим ителгән җырлар хуш килмәс. Халыкны әле бу җырларны тыңларга өйрәтәсе бар. Бу исә дәүләт тарафыннан музыка дәресләрендә, мәктәпләрдә алып барылырга тиешле эш”, диде. Димәк, бу лаборатория таррак даирә, әмма классик, академик нигезләргә таянып эшләнгән музыканы аңларга әзер булган тыңлаучы өчен эшли.

Зур хисап концерты булмаса да, шушы юнәлештә иҗат итүче – Артур Исламов, һәм Эльза Заяри күптән түгел Филармониядә тәкъдим иткән концерт бу лаборатория эшләп чыгарган продуктны күзалларга мөмкинлек бирә. Оркестр белән чыгыш ясау, ныклы вокал һәм оста башкару таләп итә торган җырлар, мәгънәле текстлар булды бу тамашада. Татар эстрадасында шушы юнәлеш шулай ук үсеп китеп, заллар җыя алырлык булыр дигән өмет бар. Бу очракта Илһам Шакировлар, Рөстәм Яхиннар вакытындагыча сыйфатка кайттык дияргә була.

Илгиз Шәйхразиев
Илгиз Шәйхразиев

Татар җырының яңа яңгырашын эзләүче тагын бер проект бар – "Үзгәреш җиле" фестивале. Аны лаборатория дип атап булмый, әлбәттә, әмма анда катнашып, яшь татар җырчылары осталыкларын, белемнәрен арттыра. Чыгарган "продукт"ына килгәндә, "Үзгәреш җиле" татар җырын беръяклырак яңгырата (бу фестивальдә джаз яраталар), һәм башлыча бер остазның гына күзаллавын чагылдыра.

Казанда "Татар җыры йорты" ачылса, әйбәт булыр иде

Алга таба ничек булыр? Беренчедән, татар иҗади яшьләренең милли җыр өлкәсендә эзләнүләре, аны яңартырга, сыйфатын яхшыртырга теләүләре сөендерә. Концерт залларының тулып торуы мондый эшнең бик кирәк булуын, татар халкының бер өлеше шуны көткәнен күрсәтә. Икенче яктан, "Үзгәреш җиле" дә, лабораторияләр дә вакытлыча проектлар булып калмасын иде. Өч атна эчендә җыр тудырып буладыр, әмма мирасны да барлап, татар музыкасы иң борынгы вакытлардан алып бүгенгәчә үткән юлны өйрәнеп, үзебезнең милли авазыбызны табу эше алай тиз генә булмас, мөгаен. Бу эшне системлы рәвештә, тагын да күбрәк белгечләр җәлеп итеп, иң яхшы милли галимнәребезне, җырчылар, музыкантларыбызны киңәшкә чакырып эшләсәң генә саллы нәтиҗәләргә ирешеп буладыр.

Бу максаттан "Татар китабы йорты" шикелле "Татар җыры йорты" ачылса, әйбәт булыр иде. Студиясе, сәхнәсе, репетиция урыны, уку бүлмәләре, кафесы, музыка кораллары остаханәсе, кибете, читтән килгән музыкант-белгечләрне яшәтерлек кунак бүлмәләре, бер ун ел дәвамында эшләрлек бюджеты, көчле Ютуб-каналы, пиары булган бер үзәк булса, ул зуррак колачлы эшләр башкарырга мөмкинлек бирер иде.

Алия Сабирова
журналист, Казан

Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (12)

XS
SM
MD
LG