Accessibility links

Кайнар хәбәр

Jadidfest фестивале: игътибар үзәгендә – Яңа бистә


10 декабрь Казанда Jadidfest фестивале ачылды. Ул 15 декабрьгә кадәр барачак. Програмда экскурсияләр, лекторий, семинар, перформанслар каралган. Быелгы чарада игътибар үзәгендә – Яңа бистә. Оештыручылар бистәнең 270 еллыгына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.

Фестиваль Яңа бистәгә багышланган күргәзмә ачудан башланды. Ул 15 декабрьгә кадәр эшләячәк. Экспонатлар арасында бистә тарихына караган фотолар, китаплар, тарихи архитектурага багышланган мәгълүмат такталары, Казанда иҗат итүче яшь рәссам Лена Алексеева картиналары. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, рәсемнәрнең бер өлеше фестиваль өчен махсус эшләнгән, алар Яңа бистә тарихына һәм архитектурасына багышланган. Рәссамның эшләрен күргәзмә барышында сатып алырга да мөмкин булачак.

Jadidfest: Яңа бистәгә 270 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00

Күргәзмә ачылышына кайчандыр Яңа бистәдә яшәүчеләр дә килде. Кайберләре үзләре белән фотоальбомнар да алып килгән. Ачылыштан соң алар белән очрашу оештырылды – элекке күршеләр микрофонга килеп, үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуга килгән социолог Марья Леонтьева, тарихчы Гүзәлия Гыйматдинова, культуролог Энҗе Дусаева бу хатирәләрнең Казанның тарихи җирлеген өйрәнүче төркем эшендә кулланылачагын әйтте. Дусаева әйтүенчә, киләчәктә бистәдә реновацияләр көтелә, бу хатирәләрне өйрәнү җирлектәге үзенчәлекләрне саклап калу өчен кирәк.

Сулдан: Гүзәлия Гыйматдинова, Энҗе Дусаева, Марья Леонтьева
Сулдан: Гүзәлия Гыйматдинова, Энҗе Дусаева, Марья Леонтьева

Кайчандыр бу күргәзмә ачылган бина урынында Габдулла Үтәмешевның сабын фабрикасы булган. Якташлар белән очрашуга бу нәселнең вәкиле Фәридә Кадыйрова-Үтәмешева да килгән иде. Ул Габдулла Үтәмешевның шушы бистәдә мәчет салдыруын, заманында бик танылган кеше - дин белгече һәм сәнәгатьче булуын искә алды: "Мәчет Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберлеге өстенә салынган, шуңа күрә исеме дә "Иске таш" дип атала", ди Кадыйрова-Үтәмешева.

Фирдәвес Исмәгыйлева Яңа бистә халкының беркайчан да эшсез утырмавын, завод-фабрикаларда 8-10 сәгатьлек сменадан соң өй янында яшелчә үстерергә, тавык асрарга, итек ясарга, читек тегәргә өлгерүләрен, беркемнең дә буш утырмавын искә алды: "Өй янында буш урын булса да, анда берни үстерергә рөхсәт юк, кеше сарай янындагы тар гына кишәрлеккә сарымсак-кишер утырта иде. Шуңа да Яңа Бистә халкын совет вакытында спекулянтлар дип атадылар."

Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый
Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый

Фирдәвес апа хәзер Кол Гали урамында яши, очрашу турында "Яңа гасыр" каналында баручы "Манзара" тапшыруыннан ишетеп килгән.

"Туганым тапшыруны караган, миңа шалтыратып әйтте, адресын да дөрес исендә калдырмаган, көч-хәл белән эзләп таптык" дип уртаклаша Фирдәвес апа. Аны ахирәте Флүрә Исламова да җөпли: "Бездә интернет юк шул, яңалыкларны телевизор йә газет аша гына беләбез". Азатлыкның "Ник очрашуга хәзерге вакытта Яңа бистәдә яшәүчеләр килмәде икән соң?" дигән соравына Фирдәвес һәм Флүрә ханымнар "Манзара" тапшыруының иртәнге намазга әзерләнеп йөргән вакытка туры килүен әйтә: "Бер генә тапкыр игълан иттеләр бит, күрми калганнардыр".

Сулдан: Флүрә Исламова, Фирдәвес Исмәгыйлева
Сулдан: Флүрә Исламова, Фирдәвес Исмәгыйлева

Яңа бистәнең намазлы әбиләрен Марья Леонтьева да җылы итеп искә ала: "2016 елда без бу бистәне өйрәнгәндә өйдән өйгә кереп, танышып, истәлекләрен язып йөрдек. Биредә яшәүчеләрдә күршелек хисе көчле, алар беркая да күчәргә теләмиләр, бер-берсенә ияләшкәннәр, "ят"ларны шундук таныйлар. Коймалары тәбәнәк кенә, тәрәзәдән урам, урамнан тәрәзә күренә, ә "ят"лар өчәр метр биеклектә койма өеп куя, алар бистә халкында ышаныч уятмый, алар белән элемтә урнашмый, күршелек хисе дә юк, диләр. Кайбер йортта берничә буын яши, бер гаилә безгә әбинең намаз укып бетерүен көтеп торырга кушты. Намаздан соң иркенләп, шундый җылы итеп аралаштык".

Әңгәмәгә чараны оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да кушыла: "Хидия әби иде ул! Бер йортта алар оныклары белән берничә буын яшиләр". Ник бүгенге очрашуда Яңа бистәнең хәзерге халкы юк дигән сорауга: "Без муниципалитет аркылы игъланнар җибәрдек. Музей җитәкчесен дә чакырдык. Бәлки, өч ел элек йөргән кебек, өйдән өйгә йөреп чыгарга кирәк булгандыр", дип җаваплады Ленария.

Сулда Хидия әби, сеңлесе белән. Ленария Мөслимова фотосы
Сулда Хидия әби, сеңлесе белән. Ленария Мөслимова фотосы

Мех фабрикасының элекке рәисе, хәзерге көндә фабрика музееның җитәкчесе Нәүфәл Рәхимов яшьләрнең бистәне саклап калу йә торгызу турындагы сүзләренә бик сак карый. "Меховойның исемен саклап калып булса иде әле. Фабриканың тарихы бик бай. 1941 елдан алып 1946 елга кадәр фабрика фронтка унбиш миллион данә кием җитештерә, шуның өчен мех фабрикалары арасында бердәнбер буларак Ленин ордены белән бүләкләнә. Фабриканы саклап калып булмады. Элек тугыз мең кеше эшләсә, хәзер 150, аларының да яртысы бинаны арендага тапшыру белән шөгыльләнә" ди ул.

Социолог Марья Леонтьева әйтүенчә, аның эш төркеменә җирлек үзенчәлекләрен өйрәнү заказлары күп килә, аны төрле шәһәрләргә чакыралар. Алар җирлекнең архитектурасын гына түгел, мәдәни кодын, сакраль урыннарын, җирле халыкның мәнфәгатьләрен да өйрәнә, аның өчен аерым методикалар бар.

"Мисал өчен, бер түрә: "Җимереп ташлап яңаны төзергәме, искесен торгызыргамы?" дип сорады. Әлбәттә, сүтеп ташлап яңаны төзү – иң кулай ысул. Ләкин сезнең кешеләр хәтеренә җимереп ташлаучы булып кереп каласы киләме, саклап калучы булыпмы? Кешеләр өчен истәлекле урыннарны үзгәрткәндә бик сак булырга кирәк".

Тарихи архитектурага багышланган мәгълүмат такталары
Тарихи архитектурага багышланган мәгълүмат такталары

Мәскәүдә төрле буын вәкилләренә дә тәэсир иткән "Соловей" кинотеатрын сүтү вакыйгасын да искә төшерде: "Хәзерге вакытта яңа бина төзү белән кешене кызыктырып, үзеңә тартып булмый, хәзер кеше үзе яшисе урынның эчтәлекле, тарихлы булуын өстен күрә. Бу урынның кешеләр ни өчен якын, кадерле булуын өйрәнергә, сүтми калып булмаганда альтернатив тәкъдимнәр әзерләү отышлырак булыр иде".

Фестивальнең башка көннәрендә Мехчылар фабрикасына, Яңа бистәгә экскурсияләр, Иске татар зиратына, Ал мәчеткә, Әҗем мәчетенә, Пләтән төрмәсенә экскурсияләр узачак.

XS
SM
MD
LG