Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Jadidfest" борынгы Казан һәм бүгенге осталар белән таныштырды


Казанда "Jaditfest" фестивале
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

25 декабрьдә Казанда быел икенче мәртәбә "Jadidfest" фестивале үтте. Фестивальдә дизайн-маркет оештырылып милли киемнәр, ризыклар, борынгы китаплар, кулдан ясалган көндәлек кирәк яраклар сатылды. Шул ук вакытта татарларга кагылышлы музыка, кино, лектория мәйданчыгы да уздырылды

"Смена" яңа мәдәният үзәгендә оештырылган "Jadidfest" фестивале көндезге уникеләрдә дизайн-маркет ярминкәсе белән ачылды. Өченче катта оештырылган ярминкәдә 25ләп дизайнер эшләгән татар милли орнаментлары төшерелгән тәбрикнәмәләр, бизәнү әйберләре, төрле кул эшләнмәләре, балалар әдәбияты, иске китаплар, милли киемнәр һәм башкалар тәкъдим ителде. Шунда ук татар милли ризыкларыннан авыз итәргә дә мөмкин булды.

Икенче катта узган "Jedidfest"ның икенче төп мәйданчыгында исә лектория үтте.

"Казанда татар бистәләренең барлыкка килүе һәм формалашуы" дигән темага беренче лекцияне Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин укыды.

Галим Илдар Шәфыйков исә, "Иске татар бистәләренең көндәлек тарихы" темалы чыгышында иске татар бистәсенең көндәлек тормышы турында сүз алып барды.

Икенче бер яшь галим Айрат Фәйзрахманов үз чыгышында "Бишбалта бистәсе турында онытылган биш факт"ны яктыртты.

Фәйзразманов сүзләренчә, беренчедән, Бишбалта бистәсенең уникенче гасырларга барып тоташкан борынгы тарихы бар. Икенчедән, бу бистәдә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгының флоты булган. Өченчедән, монда ике мәчет, татар мәктәбе, ханнар зираты булган. Дүртенчедән, бу бистә лашманнарның фаҗигале язмышы белән бәйле һәм, бишенчедән, бу бистәдә балта осталары һәм һөнәрчелек алга киткән булган.

"Jedidfest"ны әлеге ике төп чарадан тыш, Казанның югалган күлләренә багышланган ачык экскурсия һәм балалар мәйданчыгы да тулылындырды. Аның беренчесендә иллеләп кызыксынучы тарихчылар, экологлар белән Казан урамнарында иске Казан, аның табигый ландшафты турында мәгълүмат тыңласа, "Сабыйлар" балалар үзәге оештырган мәйданчыкта балаларга төрле осталык дәресләре бирелде.

Лектория тәмамлангач исә, "Туңган як" фильмы презентацияләнде. Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов төшергән әлеге фильм Европадагы татар эмигрантлары, аларның күчеп китү тарихы, туган иле белән мөнәсәбәтләрен чагылдырган, тел, кием, музыка, ризыкларга карата фикерләрен яктыртты.

Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды.

XS
SM
MD
LG