Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбрис Яруллин: "Яңа татар бистәсен элекке халәтенә кайтарып булмаячак"


Тәбрис Яруллин: "Яңа татар бистәсен элекке халәтенә кайтарып булмаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

Тәбрис Яруллин: "Яңа татар бистәсен элекке халәтенә кайтарып булмаячак"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Яңа бистәне элекке халәтенә кайтарып булмаячак дип саный. Бистә яңа эчтәлек белән тулыланырга тиеш ди ул.

Яңа татар бистәсенә багышланган матбугат очрашуында катнашучылар тарихи урыннардан күптән китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кире кайтарып, үз рухын булдыру мөмкин хәл түгел дип белдерә.

"Яңа татар бистәсен дә элекке халәтенә кайтару мөмкин түгел. Иске татар бистәсенә хәзер әкренләп татар дизайнерлары күчә. Яшьләр тартыла башлады. Бистәләр яңа эчтәлек, иҗтимагый үзәкләр белән тулыланса, яхшырак булыр дип уйлыйм. Кешеләрне, яки анда фәкать татарларны күчерү мөмкин түгел. Яңа урамнар, яңа биналар төзеп, шартлар тудырсак, яшь иҗатчылар килер. Иҗади кешеләр артыннан анда күчәргә теләүчеләр булыр, ди Яруллин.

Мария Леонтьева
Мария Леонтьева

Гамәли урбанистика үзәге җитәкчесе Мария Леонтьева сүзләренчә, ​иске торак йортлардан халыкны күчерү шәһәр тарихын өзү, истәлекләрне югалту булып тора.

"Журналистлар ярдәмендә шушы киткән кешеләрне үзебезгә чакырасы, алар белән сөйләшәсе иде. Без бит аларның нинди теләкләре барлыгын да белмибез", ди Леонтьева.

Тәбрис Яруллин активистларның идеяләрен дәүләт кешеләренә дә, проект белән шөгыльләнүчеләргә дә җиткерәсебез килә дип белдерә. "Бистә проекты үзе бер инициатива. "Бистә сәгате", бистәләргә экскурсияләр оештырып йөрүләребезне дәүләт күрми калмас дип ышанабыз", ди Яруллин.

Дөнья татар яшьләре җитәкчесе урынбасары Рәдиф Кашапов бистәдә төрле проектлар башкарыр өчен дәүләтнең кысылуы әллә ни кирәк булмаска да мөмкин ди.

"Без коммерция нигезле проектлар тәкъдим итәргә җыенабыз. Әйтик, Яңа татар бистәсе музеен ачу. Елга портын, автовокзалны Болгар белән бәйләп, зур гына туристик маршрут булдыру. Дәүләт алынмаса, үзебез эшләрбез дип уйлыйм. Бу тәкъдимнәрне башка шәһәрләргә дә күчерә алабыз. Татар зиратына карата да тәкъдимнәребез бар. Әйтик, кемнең кайда ятканы күрсәтелгән заманча мобил әсбап ясарга була", ди Кашапов.

Активистлар шулай ук декабрь аенда Малайзия белгечләре килеп, Яңа татар бистәсен ничек күзаллаулары турында әйтергә тиеш дип белдерде. Яңа бистәдә ислам финансларына кагылышлы бизнес-үзәк ачу да планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG