Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа бистә зираты туристларны җәлеп итә аламы?


Яңа бистә зиратында галим Миркасыйм Госманов кабере

Казан гидлары Яңа бистә зираты белән таныштыруны сорап Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына мөрәҗәгать иткән. Егермегә якын экскурсия үткәрүче зиратны өйрәнергә чыкты. Алар белән бергә Азатлык та зиратка туристларны җәлеп итү мөмкинлеген тикшерде.

Яңа бистә зиратына туристлар җәлеп итү кыен. Моның өчен гап-гади әйберләр эшләнмәгән. Күрсәткечләр, мәгълүмати элмә такталар, юл хариталары юк дәрәҗәсендә. Казан гидлары каберстанны өйрәнде. Моннан тыш, алар мемориаль зоналар булдыруны тәкъдим итә.

Бөек шәхесләр җирләнгән каберләрне гидлар фотога төшереп, зират белән таныштырган тарихчы Айдар Ногманов сүзләрен диктофонга яздырып бардылар. Гидларны зират төрле яктан кызыксындыра. Мәшһүр иҗат әһелләре җирләнгән урыннар белән беррәттән, алар криминал лидерлар – җинаятьчел төркемнәр әйдаманнарының каберләрен дә кызыксынып карады. Кайчандыр Русияне җинаятьчелеге белән дер селкетеп торган Казан шулай ук туристлар өчен кызыклы булыр дип уйлыйлар.

Казан гидлары Яңа татар зираты белән танышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Яңа бистә зираты XVIII гасырда оеша. Монда татарның бөек шәхесләре җирләнгән. Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Әхмәдһади Максуди, Шиһабетдин Мәрҗани, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин һәм башкалар.

"Яңа бистә зираты реестрында 700ләп танылган кешенең җирләнгәнен санап чыгардык. Бу – зыялылар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, күренекле дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре", диде тарих фәннәре кандидаты Айдар Ногманов.

"Туристлар татарларны утырган килеш җирлиләр дип уйлый"

Яңа бистә зиратына туристларны җәлеп итәргә мөмкинме? Гидлар шул сорауга җавап эзләде.

Гөлсинә Абайдуллова – профессиональ гид. 12 ел тәҗрибәсе бар. Туристларга ул "Мөселман Казаны" програмы буенча Казан белән таныштыра. Мәчетләр, мәдрәсәләр күрсәтә. Бу маршрутка Яңа бистә зиратын да өстәргә мөмкин, ди ул.

Гөлсинә Абайдуллова
Гөлсинә Абайдуллова

"Безгә бит төрле туристлар килә. Алар татар тормышы белән кызыксына: ничек яшиләр, нәрсә ашыйлар, ничек сөйләшәләр һәм хәтта ничек җирләнәләр дип сорашалар. Кайбер туристлар татарларны утырган килеш күмәләр дип уйлый. Каян килгәндер мондый фикер? Бәлкем, мәет җирләгәннән соң кабер янында утырып дога кылган кешеләргә карап шундый фикергә киләләрдер. Без дөресен сөйлибез", ди Гөлсинә ханым.

Икенче гид Гүзәл Гыйматдинова, Яңа бистә зиратына иң элек татар туристларын җәлеп итәргә кирәк, ди. Ул бу өлкәдә 6 ел эшли.

Гүзәл Гыйматдинова
Гүзәл Гыйматдинова

"Башка илләрдә яшәүче татар туристларын монда алып килергә була. Мәгълүмат ягыннан бай урын дип саныйм. Ә башка төбәкләрдән килгән кешеләр өчен кызык булмавы бар. Алар Мәрҗани турында ишетмәгән булуы мөмкин. Туристларны моңа әзерләргә кирәк. Хәзер Кабан күле янында Мәрҗанигә һәйкәл куелды. Бу инде бер этәргеч", ди Гүзәл ханым.

Гыйматдинова сүзләренчә, туристларда татар белән бәйле урыннар аеруча кызыксыну уята. Иске бистә, татар гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән бәйле җирләр туристлар өчен кызык, ди ул.

"Зиратта юл харитасы, күрсәткечләр юк"

Яңа бистә зиратында кайда кемнең җирләнүен табу шактый катлаулы. Алар аерым күрсәткечләр белән билгеләнмәгән. Мәсәлән, бары Тукай белән Мәрҗани каберенә генә күрсәткеч куелган. Ә башка бөек шәхесләрне гади кешеләр, туристлар ничек табарга тиеш? Алар бит зиратның төрле урынында җирләнгән? Моны гидлар төп җитешсезлекләрнең берсе дип саный.

Яңа бистә зираты капкасында күрсәткечләр
Яңа бистә зираты капкасында күрсәткечләр

"Кайда кем җирләнгәнен язган юл харитасы, күрсәткечләр, мәгълүмат такталары кирәк. Бер тирәдә иҗади шәхесләр, икенче җирдә Совет берлеге каһарманнары, имамнар башка урында җирләнгән. Боларның барысы турында да белергә кирәк. Мәсәлән, имамнарның каберләренә ярымай куялар икән. Минем өчен бу ачыш булды", ди гид Гөлсинә Абайдуллова.

Тагын бер мәсьәлә – зиратта бөек шәхесләрнең кабере ни дәрәҗәдә каралып, чистартылып тора? Үзәк аллеяда каберләр чиста һәм төзек хәлдә иде. Ләкин эчкәрәк кергән саен, зиратның хәле сораулар тудыра диләр. Ләкин кар яву сәбәпле зур җитешсезлекләр күренмәде.

Хәсән Туфан кабере
Хәсән Туфан кабере

"Монда үзәк аллеяны карап торалар. Ләкин читтәрәк урнашкан каберлекләргә көчләре җитеп бетми. Туганнары булмаган кешеләрнең каберләре ташландык хәлдә. Мәсәлән, 1920-30-40нчы елларда үлгән зыялыларның каберләренә игътибар кирәк. Кайберләренең җирләнгән урыннары да юкка чыккан", ди тарих фәннәре кандидаты Айдар Ногманов.

"Казанны урыс һәм православ шәһәре итеп күрсәтергә телиләр"

Исемен күрсәтмәүне сораган бер гид татар җирләрен туристлар өчен попурляштыру зур авырлык белән баруын сөйләде. "Безгә күбрәк чиркәүләр, шәһәрнең урыслар тарафыннан төзелүе турында укыталар. Казан – урыс һәм православ шәһәре итеп күрсәтергә телиләр. Шуңа да Яңа бистә зиратын туристик маршрутка кертергә теләмиләр. Без гап-гади энтузиастлар гына", диде ул.

Яңа бистә зиратына туристлар җәлеп итү – бары гидлар кулында дип саный Айрат Алтынбаев та. Ул бу тармакта дүртенче елын эшли. Зиратка туристларны да китергәне бар икән.

Айрат Алтынбаев
Айрат Алтынбаев

"Туристлар зиратка барасыбыз килә дип әйтми. Үзебез аларга тәкъдим итәбез. Сөйлибез, күрсәтәбез, шуннан соң гына кызыксыну туа. Аеруча бу чит ил кешеләренә кызыклы урын. Нинди мөфтиләр, иҗат әһелләре булуын күрергә мөмкин. Зират булдырылуга 200 елдан артык вакыт үткән. Казан өчен бу уникаль зират. Чөнки монда тарих, вакыйгалар хронологиясын күзәтергә була", дип сөйләде Айрат Алтынбаев.

"Мемориаль зоналар ясарга кирәк"

Зиратка туристлар җәлеп итү мисаллары чит илләрдә киң таралган. Мәсәлән, Төркиядә. Анда махсус мемориаль комплекслар булдырып, парклар ясыйлар.

Айдар Ногманов
Айдар Ногманов

"2016 елда без Азәрбайҗан башкаласы Бакуда мемориаль комплекс итеп ясалган зиратта булдык. Ул 1940нчы елларда барлыкка килгән. Монда милләтнең күренекле шәхесләре җирләнгән. Мөслим Магомаев һәм аның бабасы каберләре дә бар. Гади кешеләр юк. Шул ук вакытта ул парк та. Шәһәр кунакларын, балаларны алып киләләр, данлыклы кешеләрнең каберләрен күрсәтәләр. Бу махсус ясалган җир. Бездә шундый ук мемориаль комплекс ясау катлаулы. Чөнки бистә зираты XVIII гасырда барлыкка килгән. Меңләгән кеше җирләнгән. Ләкин аерым мемориаль зоналар ясарга мөмкин. Аеруча, Мәрҗани, Тукай җирләнгән урыннарда", ди тарихчы Айдар Ногманов.

Мәрҗани кабере күрсәткече
Мәрҗани кабере күрсәткече

Айдар Ногманов сүзләренчә, Яңа бистә зиратына дәүләттән акча күбрәк бүленергә тиеш. Бөтен проблем да финансларга барып төртелә.

"Мондагы эшләрне зират җитәкчелеге үз көче белән башкара. Мөмкинлекләре чикле. Мәдәният һәм башка министрлыклар аша акчалата ярдәм булса, мемориаль зоналар булдырырга мөмкин булыр иде. Зур акчалар түгел бит инде", ди ул.

Тарихчы Яңа бистә зиратын татарлар һәм мөселман илләреннән килүчеләр өчен кызыклы урын дип саный.

"Мәрҗани яки Баруди кабере төрекләр өчен кызыклы. Мөселман дөньясының күренекле шәхесләре бит алар. Ә гади турист өчен зират зур кызыксындыру тудырмас дип уйлыйм", ди Айдар Ногманов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG