Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Татар зираты да, Бишбалта, Дары заводы зиратлары да өйрәнелмәгән. Галимнәр моңа акча кирәк ди.

2016 елда Казанның Яңа бистәсендәге зиратта шактый каберләр җимерелде. Әлегәчә бу вәхшилекне башкарган җинаятьчеләр кулга алынмады. Бу вакыйгадан соң Татар зираты каралмаганы, аны ничек дөрес итеп саклауны оештыру кебек сораулар туды. Аерым мемориал, некрополь булдыру фикерләре дә янә калкып чыкты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан зиратлары өйрәнелергә тиеш дигәннән соң Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татар зиратында тикшерү эшләрен башлады. Азатлык бу эшчәнлек турында галим Айдар Ногманов белән сөйләште.

– Айдар әфәнде, ике ел элек татар зиратында вандаллар каберлекләрне җимергән иде. Бу шау-шу тудырды. Җинаятьчеләр әлегәчә табылмады. Татар зираты – тарихи урын. Биредә билгеле шәхесләр җирләнгән. Бу вакыйгадан соң Татар зиратын аерым мемориал итеп оештыру турында сүз күп булды. Моны эшләп буламы?

– Һәр халыкың үз милли некрополе бар. Ягъни иң танылган затлар җирләнгән урыннар. Узган ел Азәрбайҗанда булырга туры килде. Бакуда парк рәвешендә мемориал бар. Ул ябык җирлектә иң билгеле кешеләр – сәнгать әһелләре, академиклар, дәүләт эшлеклеләре күмелгән. Ул мемориал саклана. Ирексездән үзебездәге хәлләрне аларныкы белән чагыштырдык һәм аларга көнләшеп куйдык. Ул урын коймаланган, саклана. Шәһәр идарәсе карамагында. Бу эшне бездә оештыру мөмкин дә түгел, чөнки бездә каберлекләр шәһәр зираты кебек формалашкан. Әгәр аларда аерым мемориал итеп 1940нчы елларда ясалса, бездә Татар зираты инде XVIII гасырда оешып бүгенгә кадәр хезмәт итә. Бу – зур байлык, чөнки шул вакыттан татар халкының барлык билгеле уллары-кызлары шушында җирләнгән. Иң билгелеләре – Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Әмирхан. Аларга кадәр дә татар халкының тарихына, мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр булган. Мисал өчен, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр Ибраһим белән Исхак Юнысовлар. Алар бөтен нәселе белән шунда күмелгән. Башка андый уникаль зират юк.

Айдар Ногманов
Айдар Ногманов

– Азәрбайҗаннар 40нчы елларда эшләсә, безнекеләр моны ник булдыра алмаган? Тукайдан соң да билгеле кешеләр шактый булган, бүгеннән соң да татарның асыл затлары шактый булыр, барысына да Тукай җирләнгән урында урын табылмас бит?

– Бәлкем уйламаганнардыр. Аннары республика статусы да моңа мөмкинлек бирмәгән, Азәрбайҗанга союздаш статусы бу эшне башкарып чыгарга ярдәм иткәндер. Без бит автоном республика гына булганбыз, аның мөмкинлекләре чикле. Баку мемориаль зиратында җырчы Мөслим Магомаев та бар, Азәрбайҗанның элекке президенты Һәйдәр Алиев та шунда җирләнгән. Хәзер инде биредә кешеләр җирләнми. Бары тик яннарына туганнарын гына күмәргә рөхсәт итәлә. Бездә аерым некрополь оештыру турында сүзләр йөри, бер омтылыш булды да. Казаннан чыккач Питрәчкә таба мөселман зираты бар, әмма җәмәгатьчелек Татар зиратына өстенлек бирә. Урыннар булмаса да узган ел Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи Татар зиратында җирләнде. Анда чынында буш урын юк.

– Татар зираты ни дәрәҗәдә өйрәнелгән? Мисал өчен, сез әйткән Юнысовларның анда җирләнүен халыкның күпчелеге белми дә.
Гап-гади навигация, күрсәткечләр, белешмә булган элмә такталар юк. Бу эшне Татар зираты хезмәткәрләре ялгызы башкара алмый. Аларга бу очракта белгечләр, тарихчылар ярдәме кирәк.

Татар зиратына бәйле мәгълүматлар юк диярлек

– 2005 елда Казанның меңъеллыгына башкаланың каберлекләре турында китап әзерләнде. Аның авторы - Е. Липаков. Анда һәр кабер турында кыскача белешмә бар. Татар зиратыннан тыш Арча, Архангельски һәм башка борынгы зиратлар да бар. Белешмәдә инде югалган дип саналган тарихи шәхесләрнең каберлекләре дә санап кителә. Нәкъ Исхак һәм Ибраһим Юнысовлар каберләре югалган дип күрсәтелгән, әмма узган ел без тикшерү уздырдык һәм аларны таптык. Педагог, билгеле җәмәгать эшлеклесе Шаһбазгәрәй Әхмәров каберенә дә тап булдык. Инкыйлабка кадәр җирләнгән, без белмәгән кабер ташлары да шактый булганы ачыкланды. Бу зиратта тикшерү булмаганны күрсәтә. Архив өлкәсе дә тикшерелмәгән диярлек, чөнки документлар инде сакланмаган. Урыс зиратлары шәһәр карамагында булган, татар исә мәхәллә булып яшәгәнгә күрә зиратлар татар сәүдәгәрләре карамагында булган. Шәһәр бу эшкә тыкшынмаган һәм моның начар ягы – документлар булмауда. Бюрократия кайвакыт файдалы булып куя. Бигрәк тә тарихчылар өчен мөһим. Шуңа күрә татар зиратына бәйле мәгълүматлар юк диярлек. Без хәзер тарихны торгызырга тырышабыз, әмма әлегә мәгълүмат бик аз.

Анда берничә дистә мең каберлекләр бар. Гадәти казаннар да күп. Туганнары килеп каберлекләрен җыештыра. Аны ул кадәр тузган дип әйтү дөрес түгел. Аны җыештыралар, чүпләрен түгәләр. Карны да чистарталар. Мөмкин кадәр тәртипне сакларга тырышалар, әмма хезмәткәрләр күп түгел. Әгәр кемдер килеп үзенең чүбен күрше каберлеккә ташлый икән, алар инде аны карап бетерә алмый. 2016 ел вакыйгаларыннан соң видеокүзәтү булдырылды. Мөмкин кадәр тырышалар. Тулысынча идарәгә аударып калдыру гына дөрес түгел. Зираттан ерак түгел генә Ал мәчет урнашкан. Аның шәкертләре ачыкланган мөселман руханилары каберлекләрен җыештыра. Камал театры артистлары каберләрен төрле җирдә очратып була. Аларны да җыештыралар. Каберләр каралган, аларны үз хисапларына куялар. коймаларны да урнаштыралар. Берсен дә онытмыйлар. Үрнәкле, саваплы эш, әмма андый мисалар аз. Мәсәлән, Татар зиратыныда танылган табиблар, галимнәрнең каберләре бар. Ни өчен шул ук КФУ, медицина университетына үз һөнәр ияләрен барламаска? Галимнәрнең каберләрен дә караучы табылса, нинди мактаулы күренеш булыр иде. Язучыларыбыз да шушында җирләнгән, аларны да азмы-күпме карыйлар. Әмма әдип Мостафа Ногман кабере бар, эчтә урнашкан, кереп булмый, шуңа ул караучысыз ятим булып утыра.

– Сезнең максат нинди?

– Без татар зиратында булган каберләр нигезендә китап чыгарырга телибез. Гарәп язулы каберлекләрне аерым белешмәлек итеп бастыру нияте бар. Икенчесе татар зиратында җирләнгән танылган татар шәхесләре турында булачак, анда биографияләре да булачак, кайда җирләнгән - харитасы да булачак. Кешеләр бит белми кайда җирләнгәнен. Килгән кешегә бу уңайлы булыр иде.

Без әлегә материалларны җыябыз гына, эчтәлеген өйрәнмәдек. Әлегә зиратны системлы рәвештә тикшереп чыга алдык. Узган ел ике ай дәвамында Татар зиратының һәр өлеше җентекләп каралды. Безгә ике максат куелды. Беренчесе – сакланган барлык гарәп телле һәйкәлләрне барлау. Монда 1929 елга, ягъни латинга күчүгә кадәрге вакытны алдык. Гарәп телендә һәйкәлләр ясау 1930, 1940, 1950нче елларда да булган. Әмма безнең вакыт кысан булганга күрә без ул елларны калдырып тордык.

Күп очракта туганнарыннан башка алар турында белүче юк

Эшебезнең икенче максаты – барлык татар тарихында эз калдырган билгеле шәхесләрне: дәүләт эшлеклеләре, язучылар, җырчылар, журналистлар һәм башкаларның каберлекләрен барлау. Күп очракта туганнарыннан башка алар турында белүче юк. Ике айда без барысын да карадык, фотога төшерергә тырыштык, әлеге вакытта фотоархивлар белән эшлибез. Әлеге кешеләрнең бер өлеше нәкъ фотоларны эшкәртү вакытында ачыклана. Карыйсың кабергә – ниндидер Гали Галиев. Анда ни һөнәре, ни кем булуы турында мәгълүмат юк. Бары исем һәм яшәгән еллары гына бар. Андыйларны кем булуын ачыклау башта авыр.

Хатыйп Госман исемле шәхес безгә "Борынгы татар әдәбияты" курсын укыган иде. Мин кайдадыр шул тирәдә аның кабере булырга тиешлеген белә идем. Шунда йөргәндә хезмәттәшләремнән игътибар белән карауларын сорадым. Таптык, әмма анда профессор дигән сүз дә юк. КФУның татар филологиясе факультетында укыган шактый кешеләргә, шул исәптән язучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә белем бирүенә карамастан, аның турында берни язылмаган. Андый кешеләр бар һәм алар байтак. Менә фотоларны анализлап кына кабер нинди кешенеке булганын ачыклап була.

– Татар зиратындагы иң борынгы каберлекләр ничәнче елга карый?

– Без тапкан иң борынгы һәйкәл 1813 елга карый. Бу гомумән Казан зиратларындагы иң борынгы һәйкәл, чөнки Арча зиратында иң иске һәйкәл 1818 елга карый. Бәлки, иртәрәк вакытка туры килгәне булгандыр, әмма сакланмаган. Таштан ясалган һәйкәлләр алар инде җирләнгән кешенең гади булмавын күрсәтә. Инкыйлабка кадәр бик аз кешегә генә таштан һәйкәл кую мөмкинлеге булган. Бу эш кыйммәт саналган, ташларны читтән кайтарганнар, бу да зур чыгым. Каеп язу остасына мөрәҗәгать итү дә акча таләп итә. Мондый каберләрне сәүдәгәрләр яки дини руханиларга гына куелган. Күпчелек кабере агачтан ясалган, вакыт узу белән ул череп юкка чыккан, кеше турында мәгълүмат та калмаган. Ә ташлар саклана.

Татар зиратында иске ташларны яңарталар, һәйкәлләр үз йөзен югалта

1990нчы еллар башында Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Ирек Һадиев белгеч Рәиф Мәрдәнов белән бергә шулай ук татар зиратларында йөргән иде. Аның сүзләренчә, Татар зиратында 1803 елга караган таш тапкан. Бу хакта ул бер журналда язып та чыккан иде. Әмма без инде аны таба алмадык. Бәлкем ул югалгандыр да. Безнең шундый начар гадәт бар, авылларда әйбер искергәч үк аның урынына яңасын булдырырга ашыгалар. Хәтта районнарда булганда да, инкыйлабка кадәр булган мәчетне матурлык өчен сайдинг белән тышлаганнарын күргәнем бар. Татар зиратында да туганнары иске ташларны матуракка яңартырга ашыга. Аларны алмаштырганда һәйкәлләр үз йөзен югалта. Бу очракта да шулай булырга мөмкин.

Татар зиратында гына татар энциклопедиясенә кергән 500ләп кешенең кабере бар. Әле без белми калган да күпме! Мәсәлән, Галимҗан Сәгъди дигән кеше. Педагог, Мөхәммәдиядә укыткан, Тукай замандашы. Әмма аның турында мәгълүмат аз, күп серләр әле ачылмаган.​
.
– Татар зиратында кайбер каберләрне тарихи һәйкәл итеп саклау турында да сүзләр булды.

– Әйе, кайбер каберләрне, Тукай, Мәрҗани, Баруди ташларын билгеләп дәүләт сагы карамагына кую фикере яңгырады. Аны хәтер урыны итеп саклау өчен күп процедура узарга кирәк. Бу эш башкарылыр дип ышанам.

Иң беренче чиратта каберлекләрне тәртипкә китерергә кирәк. Мисал өчен, Мөхәммәтҗан Сәйдәшев кабере бар. Ул – XX гасыр башының җәмәгать эшлеклесе, "Баянелхак" газетын чыгарган. Үз вакыты өчен зур шәхес. Тукай, Әмирханнар белән бергә эш итүче зыялы. Аның һәйкәлен рәткә китерү кирәк, әмма моның өчен яхшы реставратор осталыгы таләп ителә. Анда зур акчалар кирәк булмаса да, чыгымнар юк түгел.

– Моны кем эшләргә тиеш?

– Татарстан Мәдәният министрлыгы өлкәсенә карый, аларның һәйкәлләрне саклау буенча махсус бүлеге бар. Әгәр финанслау булса, аны Татар зиратына тотарга кирәк, чөнки берничә елдан инде ул һәйкәлләр югалачак. Туганнары инде калмагандыр. Аларны әлегә юл өстендә булмаулары гына бөтенләй җимерелүдән саклый. Әдәби тәнкыйтьче Укмаси бар, ул да Тукай белән бер тирәдә яшәгән. 1940нчы елларда вафат булган. Аңа һәйкәл куйганнар. 1960 елда, мәдәни мирас буларак, әлеге һәйкәлне саклауга алганнар. Ул Тукай, Әмирхан һәм башкалар белән шул реестрда исәпләнә. Хәзерге көндә аның һәйкәле ауган. Статусына карамастан бу хакта беркем белми, чөнки бик үк танылган кеше түгел. Әгәр ул тагын берничә ел ятса, инде бөтенләй эштән чыгачак. Шуңа ниндидер чаралар күрергә кирәк.

Бишбалта зиратындагы җимерек кабер
Бишбалта зиратындагы җимерек кабер

– Татар зираты барыбер игътибар үзәгендә, әмма Казанда борыңгы зиратлар моның белән генә чикләнми. Җәмәгатьчелек тарафыннан ничәмә-ничә еллар дәвамында Бишбалта бистәсендәге татар зиратының аяныч хәлдә булуы хакында әйтелә, языла, әмма алга китеш сизелми. Аның белән нишләргә мөмкин?

– Без аны тикшердек, әмма җентекле дип әйтә алмыйм. Без күргән каберләр XIX гасыр азагы, XX гасыр башына туры килә. Бишбалтада бер тулы кабер ташы бар, калганнары – егермеләп таш кисәкләре. Борынгырак каберләр дә бардыр, чөнки зиратның бер өлеше су астында калган. Су асты археология тикшерүләре ясарга кирәк. Моны ничек оештырырга икәнен әлегә белмим. 1718 елда Перт I кораблар төзелешен башлый, бирегә татарлар да килеп урнаша. Татарлар Яңа бистәдәге зиратка бару ерак, безгә якынрак урында җир кирәк дип Шәһәр думасына мөрәҗәгать итә, аларга җир кишәрлеге бүленеп бирелә. Бишбалтадагы зират 1848 елда оештырыла.

Чынында Бишбалта Идел буендагы зираттан ераграк урнашкан. Ул Петрушкин двор тирәсендә булган. Бишбалтаның зираты да шунда булган, әмма ул урыннар җир белән тигезләнгән, сәнәгать ширкәтләре, йортлар астында калган. Бишбалтада урыслар күпләп яшәгән, анда чиркәү төзиләр, XVIII гасырда татарларга карата кануннар кырыс була, чиркәү янында мәчет була алмаган, рөхсәт ителмәгән.

Археология институты зиратны өйрәнә дип беләм, хәтта казу эшләре дә бара дип беләм. Бу объектларны саклау, аларга тарихи статус бирү эше дә бара дип ишеттем. Минемчә, матди акчалар каралса, аларны Татар зиратына сарыф итәр идем.

– Казанда шулай ук Дары заводы зираты бар. Ул да өйрәнелмәгән, ташландык хәлдә. Галимнәр аны да өйрәнәчәкме?

Дары заводы зираты чистартылмаган, ташландык хәлдә

– Зират "Рамазан " мәчете артында урнашкан. Ул XIX гасыр башында барлыкка килгән, мөселман зираты буларак оеша. Иң борыңгы кабер ташлары 1840 елларга туры килә. Анда 150 кабер ташы барлыгын ачыкладык. Кызык ташлар бар, таш кисү үрнәкләре белән аерылып торалар, андыйларны беркая да очраткан булмады. Зират 1960нчы елларда ябыла, анда урыс каберләре дә бар. Бу каберләр Икенче дөнья сугышы вакытында барлыкка килә. 1940нчы елларда госпитальләрдә вафат булучы башка дин кешеләрен зиратның бер ягында җирләнгәннәр. Кызганычка, ул өйрәнелмәгән, чистартылмаган, ташландык хәлдә. Биредә дә белешмә такталары кирәк. Без фотоларга төшердек, ул материаллар өйрәнелә, кем җирләнгәнен ачыклау эше алда тора. Алар арасында: тарихта эз калдырган шәхесләр бармы, кем алар – барысын да беләсе иде. Чөнки кабер ташларына караганда, алар бик затлы, матур ясалган, бу эшне барысы да башкара алмаган. Филолог, этнографларга да кызыклы булган кабер ташлары бар.

– Татарстан буйлап зиратлар күп. Аларны өйрәнү оештырылачакмы?

– Әлегә Арча районы зиратлары турында китап бар. Әтнә районындагы татар зиратлары өйрәнелде, ул тагын да саллырак китап булып басылып чыгарга тиеш. 43 район буенча да шундый хезмәт басылып чыкса, бу зур эш булачак. Кызганычка, бу эш акчага һәм белгечләрнең аз булуына килеп төртелә. Бездә кабер ташларын укучы белгечләр күп түгел, алар бармак белән санап чыгарлык. Айдар Гайнетдинов, Ирек Һадиев, Рәиф Мәрдәнов, Марсель Әхмәтҗановлар. Кукмара, Әгерҗе, Мамадыш районнарына йөределәр, зиратлар өйрәнелде, язмалар тасвирланды. Бу гаять зур эш. Аны бары тик галимнәр, профессионаллар эшләргә тиеш. Укый белергә кирәк бит. Эш бара ул, артык тизләтеп булмый. Ташларга тимәсәләр, җимермәсәләр, алар саклана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG