Accessibility links

"Иске татар зиратына аерым игътибар кирәк"


Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Иске татар зиратында. 2 май 2013
Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Иске татар зиратында. 2 май 2013

Иске татар зираты да Иске татар бистәсе кебек игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу хакта Азатлыкка "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белдерде. 2 май көнне дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге Иске татар зиратына зиярәт кылды, күренекле шәхесләр, дин әһелләре каберләре янында догалар кылынды.

Универсиада алдыннан Татарстан президенты тәкъдиме белән Казанның татар тарихы да аерым игътибар үзәгенә алынды. Монда күренекле шәхесләр яшәгән тарихи биналар төзекләндерелә. Үз вакытында татар тормышы гөрләп торган Иске татар бистәсендә Казан шәһәрендәге башка муниципаль районнар кебек үк аерым бер бүлге (перфектура) булдырылганга ел ярымнан артык вакыт узды. Аның хәзер үз җитәкчесе бар.

Татар тарихын Иске татар бистәсе, Казан кирмәне һәм шәһәрнең башка урыннарындагы тарихи биналар гына түгел, ә Иске татар зираты да үз куенына сыендырган. Монда татарның күренекле шәхесләре, дин әһелләре күмелгән. "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин фикеренчә, әлеге зиратның тарихи йөзен саклап калу өчен шәһәр йә булмаса республика күләмендә програм эшләнергә һәм бу урынга аерым бер дәрәҗә бирелергә тиеш.

Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге, шәкертләр Иске татар зиратында
Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге, шәкертләр Иске татар зиратында
"Минем Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә булганым бар. Анда безнең Зәйнулла хәзрәт Рәсулов та дәфен кылынган каберлек бар. Бу зират күптән ябык булса да, аны җирле идарә карап тора. Бездәге кебек яңа күмүләр булса да, игътибар үзәгендә ул.

Безнең Казанга килсәк, шәһәр хакимияте Иске татар зиратын күптән үз карамагына алырга тиеш дип исәплим. Бу тарихи каберлек туристлык урыны гына түгел, ә тәрбия бирү мәйданчыгы булырга тиеш. Үзебезнең тарихыбызны без үз кулыбыз белән таптарга, юк итәргә тиеш түгел. Бу мәсьәләнең җитдилеген шәһәр җитәкчелеге дә республика җитәкчелеге дә аңларга тиеш дип саныйм мин", ди Ильяс хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Иске татар зираты язмышына битараф булмаган бер төркем дин әһелләре, милләттәшләр һәм галимнәр мәсьәләне югарырак дәрәҗәгә чыгару өчен фәнни-гамәли конференция үткәрү идеясен хуплый.

"Бу фикер бездә күптән бар. Быел да каберстанга зиярәт кылганнан соң, бәлки, чарабызның икенче өлешен конференция итик мәллә дип уйлаган идек. Конгрессның Казан бүлекчәсе бар. Алар белән сөйләшү булды. Бәлки көзләргә галимнәрне, дин әһелләренең бер өлешен чакырырга дигән фикеребез дә бар. Аның нәтиҗәсе булачак дип уйлыйм, чөнки тарихыбызны белү зарур", диде Ильяс хәзрәт.

Иске татар зиратын күрү, анда яткан күренекле шәхесләргә зиярәт кылу өчен тартылганнар әз түгел. Күп очракта, әгәр читтән килгән кеше булса, каберләрне тиз генә таба алмый. Эзләп йөреп аптырап бетә. Хәтта Тукай каберен табу да җиңел түгел.

Ильяс Җиһаншин
Ильяс Җиһаншин
"Шиһабетдин Мәрҗәни, Галимҗан Баруди һәм башка шәхесләребезнең кайда җирләнгәнен күрсәткән күрсәткечләр юк. Хәтта мин әйтер идем, күп кенә кешеләр аларның кая җирләнгәнен дә белмәскә мөмкин.

Бүгенге бер мисалны китерәсем килә. Безнең белән зиратта журналистлар да булды. Мин аларга үзебезнең Мәрҗәни кабере янында булуыбызны әйттем. Журналистлар: "Ул кай төштә?", дип сорый. Мин аларга түгәрәктән бу якка таба киләсез дип аңлатам. Менә бу әйберне аңлату да бик авыр. Күпләр тиз генә аңлый алмый", ди Ильяс хәзрәт.

Ул үзе зиратның ике капкасы янына да күренекле шәхесләрнең кайда җирләнгәнлеген аңлаткан юлкүрсәткеч куярга кирәк, ди. Гомумән, Иске татар зиратын Казан тарихының бер өлеше итеп, татарның тарихы, күренекле дин әһелләре белән таныштыру өчен аңа экскурсияләр оештыру ягында.

"Шәхеснең торган нигезе, торган урамы, кешенең эшләгән җирен генә килеп күрү түгел, ә аның кая дәфен кылынганын да халыкка күрсәтү кирәк. Хәтта бериш хәзрәтләр дә дин әһелләренең кайда җирләнгәннәре турында белми. Шәһәр мэриясе булсынмы, әллә безнең туристлар белән эшли торган үзәк булсынмы, алар бу урынны аерым бер урын итеп билгеләргә һәм ул туристлык маршрутына керергә тиеш.

Мәрҗәниебез, гарәбе килсенме, төреге килсенме, ул бөтен дөньяга күрсәтерлек шәхес. Аның кылган эшләрен бәяләп бетерә торган түгел. Аны күрергә теләүчеләр дә күп. Шул ук вакытта, Галимҗан Баруди хәзрәтләре, ул да мөфти буларак шулай ук игътибарга лаек. Нигә аларның нәселләрен күрсәтмәскә? Хәтта Тукай кабере янына да алып барып җиткерә алмыйбыз. Бу мәсьәләне җитәкчеләр игътибарга алырга тиеш дип уйлыйм. Бу тәкъдимне язучылар берлеге, Диния нәзарәте дә күтәреп чыгарга тиеш дип уйлыйм. Төркия, йә булмаса башка илләрдә булсын, шундый зур шәхесләрнең каберләренә алып бару гадәт итеп кертелгән", ди Ильяс хәзрәт.

Зиярәт кылуда катнашучылар
Зиярәт кылуда катнашучылар
Бүген Татар зираты тарихына мөнәсәбәтле беркадәр мәгълүмат тупланган инде. Җиһаншин сүзләренчә, кулдан килгәнчә яхшы итеп бу эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк.

"Киләчәктә зиратның хуҗаларыннан каберстанның топонимикасын алып һәм үзебездә булган мәгълүмат нигезендә бер китап чыгарырга ниятлибез. Ул үзенә күрә бер юлкүрсәткеч рәвешендә булырга тиеш. Бу бер көнлек, бер айлык нәрсә түгел. Бәлки, ел әйләнәсендә туплап өлгерербез. Без, беренчедән, үзебез белгән хәзрәтләрнең каберләрен барлыйбыз, икенчедән, әлегә кадәр билгеле булмаганнарны өйрәнмәкче булабыз. Архивларда эзләнергә кирәк дигән фикеребез дә бар. Шул ук вакытта зират турында ниндидер китаплар да чыккан дип ишеттек. Барсын да ныклап тикшерү кирәк", ди Җиһаншин.

Ул җитәкчелек иткән "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә шәкертләре менә сигез ел инде зиратны бага. Алар каберләрне чистарталар, төзекләндерәләр, кайберләренең чардуганнарын буяп та кайталар.

Һәр ел саен 2 майда Иске татар зиратына зиярәт кылу күркәм гадәткә әйләнеп бара. Казан конгрессы белән бергә үткәрелгән бу чарага Казаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге җыела. Быел Әхмәд Һади Максуди, Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров һәм башка күренекле кешеләрнең, дин әһелләренең каберләре янына туктап дога кылдылар.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин 12 апрельдә Дөнья татар конгрессы Казан бүлегенең хисап һәм алга максатлар кую җыелышында дин эшләре комиссиясенә җитәкче итеп билгеләнгән иде.
XS
SM
MD
LG