Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәдрәсәсенә ябылу куркынычы яный


Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә 1998 елда Яңа бистәгә күчеп, Ал мәчет бинасында эшли башлады
Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә 1998 елда Яңа бистәгә күчеп, Ал мәчет бинасында эшли башлады

Казанның Вахитов районы прокуратурасы Мәҗит Гафури урамында урнашкан Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Югары мәдрәсә эшчәнлеген тыюны таләп итә. Шикаять инде мәхкәмәгә тапшырылган. Бу гамәлнең төп сәбәбе - уку йорты лицензиясез эшли.

Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе тарихы 1991 елдан башлана. Дини дәресләрдән тыш, биредә дөньяви фәннәр дә укытыла. Казанның Вахитов районы прокуратурасы үткәргән тикшерү мәдрәсәнең лицензиясез укыту алып барганын күрсәткән. Искесенең вакыты 2010 елда ук чыккан булган.

Мәдрәсәдә укыту өч бүлектән тора: көндезге, кичке һәм читтән торып уку. Көндезге бүлеккә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр. "Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге мәдрәсәдә 12 мөгаллим белем бирә. Ректоры – Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Бу мәдрәсә шактый танылган имамнар әзерләп чыгарды. Биредә мәрхүм Вәлиулла Ягъкуб, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов һәм хәтта Татарстан мөфтие Илдус Фәиз дә белем алган. “Әл-Ихлас” мәчетенең имамы Рөстәм Сафин да бу мәдрәсәдә укыганы билгеле.

Узган атнада Вахитов районы мәхкәмәсендә прокуратура шикаяте каралырга тиеш булган. Әмма уку йорты вәкилләре утырышны февраль урталарына күчерүне сораган. Бу вакытка кадәр алар лицензияле булырга уйлыйлар. Барлык документлар Мәгариф министрлыгына тапшырылган. Әгәр министрлык уңай җавап кайтарса, мәдрәсә вакыты чикләнмәгән рөхсәт алуы ихтимал.

“Ильяс Җиһаншинны мәдрәсә җитәкчелегеннән алырга тырышалар”

Шәрекъны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты Азат Ахунов фикеренчә, мәдрәсә тирәсендәге вакыйгалар җитәкчелекне алмаштыру максатыннан эшләнелгән. "Уку йортының хәзерге ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхаков командасы вәкиле булып тора, шуңа күрә мөфтияткә килүче яңа кешеләр үзенекеләрен куярга телиләр", диде Азатлык радиосына Азат Ахунов.

Азат Ахунов
Азат Ахунов
“Бу вакыйгаларны мәдрәсә җитәкчелегенә ниндидер мөнәсәбәт белдерү дип аңлыйм. Чөнки Ильяс хәзрәт Җиһаншин Госман хәзрәт командасы кешесе булып торды. Аны бу яңа җитәкчелек сәясәтенең корбаны дип әйтер идем. Монда мәдрәсәнең катнашы юк, чөнки ул күптәннән эшләп килә торган уку йорты. Укыту да анда бик яхшы җайга салынган. Өстәвенә, аның Югары мәдрәсә икәнен дә онытмаска кирәк. Андыйлар Казанда өчәү генә. Шуңа күрә аны ябу бик начар хәл дип әйтер идем. Күбесенчә, бу хәлләр ректор шәхесе белән бәйле”, диде Ахунов.

Ахунов әйтүенчә, әгәр мәдрәсә чыннан да лицензия алмыйча тилмерә торган булса, мөфтият бу мәсьәләне бик җиңел хәл итәр иде.

“Үз вакытында мәрхүм Вәлиулла хәзрәт тә мәдрәсә эшчәнлеге белән канәгать түгел иде. Имтиханнар кабул иткәндә, шәкертләр традицион исламның нәрсә икәнен белмиләр дип әйткәнен ишеткән булды. Госман хәзрәт вакытында Җиһаншин бик абруйлы кеше булып саналды, ә хәзер мөфтияткә яңа команда килгәч, мәдрәсәгә үз кешене кую күздә тотыла дип уйлыйм. Әгәр проблем башкада булса, мөфтият ничек тә булса ярдәм итәр иде. Мәсәлән, лицензияне озынайтуны хәл итә алыр иде. Бу Рөстәм Сафин белән дә берничек бәйле түгел. Бәлки яңа ректор килгәч, мөфти бу мәсьәләне хәл итәргә алыныр”, ди ислам белгече.

Мәдрәсә эшчәнлегендә кимчелекләр табу, шәкертләр саны аз булудан гыйбарәт булырга мөмкин. Уку йорты яшьләрдә популяр түгел. Былтыр укырга керүчеләр саны кул бармакларына да сыймый икән.

“Ни генә булса да, мәдрәсәнең тарихы, укыту методикасы, мөгаллимнәре бар. Шәкертләр мәсьәләсе дә мөһим роль уйныйдыр. Алар укып бетергәч, барыбер мөфтият системында эшләячәкләр. Мәдрәсә күптәннән эшләп килә һәм моңарчы биредә тәртипсезлек, хаталы очраклар булмады. Мондый хәл килеп чыгарга тиеш түгел иде. “Әл-Ихлас” мисалында күренгәнчә, анда хәзер яңа имам-хатыйб пәйда булды. Монда да шул ук процесс бара дип уйлыйм”, диде Азатлыкка Ахунов.

“Мәскәү хакимиятенә бернинди ислам да кирәкми”

Җәмәгать эшлеклесе, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бу хәлләрне мөселманнарга, Татарстанга каршы барган сәясәтнең дәвамы дип саный. Аның сүзләренчә, моңарчы хакимият белән каршылыкта булмаган кешеләргә дә чират җитте.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
“Минем уйлавымча, бу мөселманнарны эзәрлекләү сәясәтенең дәвамы гына. Бу хәлләр Чаллыдагы “Йолдыз” мәдрәсәсеннән башланды. Диния нәзарәтен ябу белән дәвам итәчәк һәм Татарстан белән төгәлләнәчәк дип минем күптәннән әйткәнем булды. Кызганычка каршы, сүзләр дөреслеккә туры килә башлады: мәчетләр ябылды, күпме кешеләр кулга алынды, дини китапларны тыялар. Менә хәзер хакимияткә карата хәер-хак булган, низагка кермәгән кешеләргә дә чират җитте. Тыныч кына мәдрәсәне ябу нәкъ шул сәясәт кысаларында эшләнелә. Белгәнемчә, бу мәдрәсә нигездә милли кадрлар әзерли иде. Биредә татар телендә сөйләштеләр, татар тарихы укытылды һәм шәкертләрнең күбесе авыллардан килгән фәкыйрьрәк кешеләр укыды. Бөтен кеше дә чит илгә китеп укый алмый бит. Ә укуны тәмамлагач, бу шәкертләр авыл муллалары булып эшли иделәр”, ди Бәйрәмова.

Бәйрәмова әйтүенчә, Чаллыдагы “Йолдыз” мәдрәсәсен ябу хәлләре дә лицензия белән башлаган иделәр. Мәдрәсәне күп кенә билгеле имамнар тәмамлаган. Бәйрәмова аларга үз хокукларын якларга киңәш итә, чөнки исламның бөтенләй кирәге калмаска да мөмкин.

“Мәскәү хакимиятенә бернинди ислам да кирәкми: суфыйлар да, ваһһабчылар да, "Хизб ут-Тәхрир" дә, нурчылар да кирәкми. Милләтчеләр моны күптән аңлады, ә динчеләр һаман да радикалларны юк итәрләр дә, без рәхәттә яшәрбез дип уйлыйлар. Мөселманнарга кырык төрле исем табып, бер-беребез белән талаштырып, сугыштырып, нәтиҗәдә исламны юк итү ягына таба бара. Бу мәдрәсә шул сәясәтнең кызганыч мисалы булып тора. “Йолдыз” мәдрәсәсен дә лицензия белән башлаган иделәр. Шушы мәдрәсәне бетерүчеләр, хәзерге шәкертләр аны саклау эшләренә керешергә тиешләр. Имзалар җыя башласыннар, урамга чыксыннар, президентка кереп карасыннар һәм, гомумән, үз-үзләрен якларга өйрәнсеннәр. Бу очракта имамнар гына түгел, Татарстан Дәүләт шурасы да, татар зыялылары да үз сүзен әйтергә тиеш. Бәлки ТИҮ дә берәр акция оештырыр”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

Милли мәҗлес рәисе фикеренчә, мәдрәсә ябылуы Рөстәм Сафинның биредә укуы белән бәйле түгел. "Әгәр хәлләр болай дәвам итә калса, әкренләп башка менеп җитәрләр, ягъни Татарстанны харап булуы ихтимал", ди Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG