Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ал мәчет Яңа бистә күркенә әверелергә җыена


Мәчет янында ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә комплексы төзеләчәк.


Татарстан мөселманнары диния идарәсе аппараты җитәкчесе, ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге югары белем бирүче мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин төзеләчәк корылмалар Казанның Яңа бистә өлешен бизәп торачагына өметләр баглый.

“Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә 1998 елда Яңа бистәгә күчеп, Ал мәчет бинасында эшли башлады. Тарихи чыганаклар белән танышканнан соң, үз вакытында монда 90 бала укый торган Ягъкуб мәдрәсәсе һәм имам йорты да булганы ачыкланды. Эш бер комплекс рәвешендә алып барыла торган булган. Күренекле кешеләребездән Галимҗан Барудиның туганнары шушы мәдрәсәдә укыткан булган”, дип сөйли Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Ильяс хәзрәт комплекс белән таныштыра
Аның сүзләренчә, булачак комплекс төзү турында алар 4-5 ел элек үк фикерли башлаган. Җирләрне канунлаштыру да хәйран вакыт алган. Менә проект өлгесе дә әзер булган.

“Бу комплекс үзенчәлекле шәрык архитектурасы үрнәкләре белән бизәләчәк. Ал мәчет гыйбадәт йорты булып кире кайтачак. Комплекста зур гына китапханәсе, спорт биналары, шәкертләрнең тулай тораклары, заманча компьютерлар белән җиһазландырылган сыйныфлары булырга тиеш.

Кунакханәсе һәм ашханәсе, шулай ук мәдрәсәне тоту өчен сәүдә үзәкләре дә булдырырга җыенабыз”, ди Җиһаншин.

Тарихи йөзе торгызылачак


Ярдәм йөзеннән проект өлгесен республикада архитектураны яңарту институты (ИВАР) эшләп биргән. Мәчет тарихын да, булачак комплексның әйләнә-тирәдәге корылмаларга ятышын да өйрәнгән алар.

Әлеге комплекс иң беренче чиратта көндезге бүлектә укучы 100 шәкерткә, шулай ук кичке һәм читтән торып укучыларга да мөмкинлекләр тудыруны күз алдында тотып төзеләчәк.

Биналарның ни рәвешле булачагын рәсем итеп ясаганнар инде. Ул мәдрәсә диварына эленгән. Озакламый макеты да әзер булачак, дип белдерде Җиһаншин.

Искегә тимә, исе чыгар, ди халык. Республикада тарихи биналарга килгәндә, кайбер җитәкчеләр аларны җимереп урынына яңаны төзү күпкә арзангарак төшә, мәшәкате дә кимрәк була дигән фикерне алга сөрә. Әмма милли һәм дини мираска саклык белән караучылар исә тарих өзелә, бина торган урынның һәм корылманың рухы югала дигән карашта.

Ал мәчетне яңартырга һәм аның янәшәсенә мәдрәсә комплексы төзергә теләүчеләр, элек-электән килгән гореф-гадәтләр сеңгән мохитны үз хәленә кайтарып, аңа замана рухы өрү теләгендә.

“Яңа проект, беренче оригиналь рәвеше ничек булган – шуннан чыгып эшләнелгән. Аның бүгенге көнгә тәрәзәләре, кизүгә керә торган ишекләре үзгәртелгән, өскә тагын ике кат куелган. Алар бөтенесе асылда ничек булган шул тәртипкә кайтарылачак.

Яңа төзеләчәк биналар да шул архитектураны дәвам итеп эшләнәчәк, Иншалла. Шәрык архитектурасы рәвешендәге бизәлешләр дәвам итәчәк”, ди Җиһаншин.

Манарасы тарихи кирпечләрдән яңартылган


Ильяс хәзрәт сүзләренчә, мәдрәсә Ал мәчеткә күчкән вакытта аның манарасы булмаган. Алар инде үзләре дә бүгенгә кадәр тарихилыкны торгызу өчен күпмедер эш башкарып куйганнар.

“Аллаһның бер рәхмәте дип саныйм, Казанның 1000 еллыгына әзерлек барганда, 2003 елда күп кенә биналарны сүткәндә, без шуннан иске кирпечләрне китертеп, оригиналда ничек булган, манарасын шулай итеп торгыза алдык. Ул бернинди үзгәрешсез үзенең борынгы кыяфәтен алды.

Мәчет элек эчендә ике катлы балконлы рәвештә булган икән, тыштан михрабы киселгән икән, алар барысы да торгызылачак. Карасаң, искиткеч матур булачак.

Калган төзеләчәк биналар да шуңа туры килсә, ул безнең вокзал ягыннан Мәҗит Гафури урамының башыннан килеп кергәч үк, матур кыяфәт белән күренеп торачак. Яңа бистәгә яңа төсмер кертер дигән өметтә калабыз”, ди Җиһаншин.

Әлегә комплексны проектлаучылар, Ильяс хәзрәт сүзләренчә, эш башы 50 миллион сумнан башланачак дип белдергән. Бу әле беренчел саннар гына. Хәзрәт иганәчеләр дә читтә калмас, республика хөкүмәте дә үтенечләрен кире какмас дип өметләнә.

Меңъярым шәкерт укыган инде


Мәдрәсә үз көнен үзе күрә. Аны халык тота, ди хәзрәт. Гомер-гомергә татарда шулай булган ул, дип тә өсти. 5 ел укып югары белем алучы шәкертләр арасында татарстаннар гына түгел Башкортстан, Ульян өлкәсе, Чиләбе, Түбән Новгород вәкилләре дә бар.

Ильяс хәзрәт әйтүенчә, бу уку йорты ата-бабалардан килгән ислам мәгарифе гадәтләренә корылган.

“Биредә дәресләр татар телендә укытыла. Ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр бөтенесе саклана. Аннан тайпылмаска тырышабыз”, ди хәзрәт.

2011 елда мәдрәсәгә 20 ел була. Шул вакыт эчендә аның бусагасын меңъярым шәкерт атлап кергән. 2 еллык белем бирүдән башланган уку йорты 2000нче елда 5 еллык югары уку йорты итеп үзгәртелә.

Республикакүләм әһәмияттәге мирас

Советлар заманындагы хәле (фәнни-төзекләндерү идарәсе сәхифәсеннән)
Тарихи чыганакларга күз салсак, Казанның Яңа бистәсендәге (аны Яңа татар бистәсе дип тә әйткәннәр) Ал мәчетне төрле елларда төрлечә: №10, Кечкенә ташлы (“Малокаменная”), Тәбәнәк Бохар (“Низенькая Бухарская”) дип тә атаганнар.

Ал мәчет 1808 елда I гильдия сәүдәгәр Апанаев тарафыннан төзелә. 1905 елда сәүдәгәр Галикеев акчасына үзгәртеп корыла. Советлар заманында манарасы һәм гөмбәзе юк ителә.

1991 елда Татарстан министрлар кабинетының 333нче санлы карары белән дәүләт сагындагы биналар исемлегенә кертелә.
XS
SM
MD
LG