Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтиятен тарихи зиратларның хәле кызыксындырмый


Бишбалта зиратында өмә узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

11 майда Татар яшьләре форумы, "Иман" ислам мәдәнияте үзәге вәкилләре Бишбалта зиратын җыештырырга барды.

Яшьләр менә икенче тапкыр борынгы зиратны җыештырырга барды, былтыр да аны тәртипкә китереп кайткан иделәр. Татар яшьләр форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, быелгы чарада 20ләп кеше катнашкан. Казанның күмү хезмәте (служба ритуальных услуг) чүп җыярга капчыклар биргән, ул капчыкларны тутырырга тартма да китереп куйганнар. Бу чарада Бишбалтадагы яңа мәчеттән дә кешеләр булган.

Яшьләргә кадәр Кабан арты мәчетеннән мөселманнар бу тарихи зиратта булып, беркадәр тәртипкә китереп киткән булган. Күңел ачарга кермәсеннәр дип киселгән агачларны өеп тирә ягына киртә ясаганнар һәм "Мөселман зираты" дигән язу да элгәннәр.

Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин

Яруллин әле дә бу изге урынга кешеләрнең кереп торуларын, чүпләрен калдыруларын, ит кыздыру өчен кабер ташларын куллануларын әйтә. Ул мондый өмәләр белән генә кискен үзгәрешләр эшләп булмый дип әйтә.

"Иман" үзәге белән сөйләшеп, уртак фикергә килеп, мөфтиятнең дә ярдәме кирәк булыр, һәм менә шулай бергәлекне күрсәтеп Казан хакимиятенә мөрәҗәгать ясасак, аның файдасы да булыр. Хәзер Адмиралтейски бистәсен төзекләндерергә уйлыйлар. Ул Казанның тагын бер туристик үзәге булачак. Зират та сакланып калырга тиеш", ди Яруллин. Аның фикеренчә, әгәр зират өстенә берәр кафе йә булмаса кибет төзеп куйсалар бигрәк тә аянычлы булачак.

Узган ел яшьләр Бишбалта зиратын чистарткан вакытта Адмиралтейски бистәсен төзекләндерү проектында каберлекнең язмышы билгесез иде. Әлегә бу проектка зират урынын саклап калу, анда истәлек билгесе кую кермәгән иде. "Әлегә кайбер вак эшләр эшләнмәгән. Гомум концепция кысасында билгеле бер вакыттан соң анда сквер һәм мемориаль комплекс ясарга була", дип кенә белдергән иде архитектор Александр Дембич.

Олеся Балтусова
Олеся Балтусова

Татарстан президентының тарихи һәйкәлләрне саклау киңәшчесе Олеся Балтусова Азатлыкка инде быел Бишбалта зиратының да каберлек буларак проектка кертелгәнлеген әйтте. "Аны тарихи урын (мемориаль зона) итеп калдырырга уйлыйбыз. Хәзер Адмиралтейски бистәсен төзекләндерү белән хөкүмәт башлыгы урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендәге эшче төркем шөгыльләнә. Бу урынның проекты әзерләнеп бетеп килә. Археологлар да шөгыльләнде. Берничә вариант карала. Озакламый эшләр башланачак", ди Балтусова.

Тарихчылар әйтүенчә, Бишбалта зираты Казан ханлыгы чорыннан ук калган борынгы каберлек. 1321 елда монда беренче кабер казыла. Узган гасырның 60-нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның бер өлешен су баса.

Казанда бер Бишбалта зиратының гына түгел, ә хәзер Әрхәрәй дачалары дип аталган, элек исә мөселман зираты, ханнарның ял итү урыны булган урынның да язмышы аяныч хәлдә. Бу җирләрне тулысы белән урыс чиркәве үзенеке итәргә тели.

2012 елның апрелендә, әле исән вакытта, Татарстан диния нәзарәтенең вәкиле Вәлиулла Ягъкуб Азатлыкка "Бу мәсьәләне чишү өчен анда ниндидер бер дини оешма, мәхәллә булсынмы, төзү кирәк. Шул мәхәллә мөселманнар ягыннан бу җиргә һәм бу биналарга дәгъва кылырга тиеш. Икенче юл – аны христианнарга да, мөселманнарга да бирмичә, дәүләт кулындагы уртак бер музей-комплекс рәвешендә дә эшләргә була. Без хәзер дәүләт әһелләренә мөфти хәзрәт исеменнән хатлар тапшырачакбыз, үз фикеребезне белдерәчәкбез", дигән иде.

2012 елның июль аенда Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде, мөфти Илдус Фәизнең машинасы шартлатылып яраланды.

Азатлык Татарстандагы тарихи зиратларның бүгенге хәле, аларның исәбе, кемнең дә булса күзәтүендә булу-булмау турында Татарстан мөселманнары диния назәрәтеннән җавап ала алмады. Нәзарәткә шалтыратулар "эт эткә, эт койрыкка" сыманрак килеп чыкты. Матбугат үзәге башлыгы Әхмәт хәзрәт Халиков әлеге мәсьәләдә аппарат җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин белән сөйләшергә кушты, ул исә казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка юллады.

"Мин аларны (зиратларны) белмим, бу мәсьәләдә әйтә алмыйм. Аның турында калганнар белән сөйләшергә кирәк", диде Җәлил хәзрәт.

XS
SM
MD
LG