Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, өмәгә студентлар, җәмәгать эшлекләре, укучылар – барлыгы 15 активист килгән. Эш тәмамлангач монда җирләнгәннәр рухына дога да кылганнар. Тарихчы, галим Азат Ахунов зиратка юл күрсәткән һәм бу каберлекнең тарихын сөйләгән.
Бүген Казанның Зур һәм Брюсова урамнары чатында булган Идел буендагы бу урын кыргый комлык янында һәм ташландык хәлдә. Кабер ташлары ауган, кәеф-сафа корганнар үзләреннән соң чүпләрен ташлап калдырган.
“Кем белә, бәлки, бик борынгы ташларның күбесе җир астында калгандыр. Без өмә вакытында өстә ятканнарын чистарттык. Шушы араларда шәһәр хакимиятенә монда чүп өчен әрҗәләр куюны сорап хат юлларга җыенабыз”, ди Яруллин.
Татарстан җитәкчелеге Бишбалта ("Адмиралтейская") бистәсен тарихи урын итеп торгызырга җыена. Проектын архитектор Александр Дембич әзерли. Әлегә бу проектка зират урынын саклап калу, анда истәлек билгесе кую кермәгән. "Әлегә кайбер вак эшләр эшләнмәгән. Гомум концепция кысасында билгеле бер вакыттан соң анда сквер һәм мемориаль комплекс ясарга була", дип белдергән иде Дембич "Вечерняя Казань"га.
"Монда тарихи зират булганлыгын белдергән таш кую, бәлки, исән калган кабер ташларын әйләндереп алырга кирәктер", ди Яруллин. Активистлар Бишбалта зираты проблемы турында Казан шәһәре хакимиятенә генә түгел, Татарстан җитәкчелегенә һәм хөкүмәткә дә язарга җыена.
Бу зиратның хәле татар җәмәгатьчелеген инде күптәннән борчый. Зират урынында мәчет төзү тәкъдимнәре дә булды. Элегрәк ислам уку йортлары шәкертләре дә өмәгә чыккан иде.
Бишбалта зиратында яшьләр өмәсе
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була