Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр


"Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр. Бу хакта Татарстанның эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Вакыйга булган урынга тикшерү төркеме җибәрелгән. "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Яңа татар зиратында мәсхәрәләнгән кабер ташлары
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Полиция хезмәткәрләре гаеплеләрне эзли.

Яңа татар зираты Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.

XS
SM
MD
LG