Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары": сәүдә дә, сәясәт һәм милләтнең киләчеге турында фикерләшү дә


"Печән базары" күренеше

"Печән базары"нда быел 20 мең кеше катнашкан. Түрәләр килүне кирәк дип тапмаса да, сәүдә итүчеләр керемнән канәгать, ә милләтнең үсеше өчен борчылучылар дискуссияләрдә пар чыгарды.

Казанда быелгы "Печән базары" ике көн узды. Ул урынын алыштырды. Моңа кадәр фестиваль Черек күлдә, Мәрҗани, Насыйри урамнарында узса, быел татар мәйданы Камал театры каршында оештырылды. Геолокация алмаштыруны мактаучылар да, аңа риза булмаучылар да табылды. Хуплаучылар Камалга килү уңайлы, өйрәнелгән урын, күп кеше күрә дисә, ошатмаучылар мондый форматтагы чараларның таш җирдә түгел, арыганда үләнгә җәелеп ятарлык, агачлык булган урында узуы дөрес дип дәлилләрен китерергә ашыкты. Шулай да көннәр күләгә эзләрлек кызу булмады, һәр кеше үзенә кирәклесен таба алды.

Казанда "Печән базары"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Беренче елларда "Печән базары"на дресс-код каралган иде, милли киемнән килү шарты куелды. Хәзер исә бу таләп турында искә төшерүче юк, әмма соңгы елларда милли бизәкле киемнәр, чүәк-читек, калфак, түбәтәй, татар бүреген кию, милли зәркән эшләнмәләрен тагу гадәти тормышка үтеп керде. Бу соңгы елларда иҗтимагый оешмаларның, төрле шәхесләрнең җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруы, шул исәптән “Печән базары”ның тәэсир итү нәтиҗәсе дип бәяләп буладыр.

"Печән базары" берничә мәйданга бүленгән иде һәм һәрберсендә эш кайный иде. Балалар мәйданчыгында төрле өстәл уеннарын уйнау, татар бизәкле изүләр ясау белән китап укулар оештырылса, күршедә генә матур язу, шамаил ясау, шәҗәрәңне өйрәнү дәресләре, "Гыйлем" берләшмәсенең төрле тәҗрибәләре уздырылды. Өченче урында ризык сату белән ашау оештырылган булса, зур мәйдан лекция тыңлау һәм дискуссияләрдә бәхәс кору урыны итеп корылган иде. Параллель рәвештә төрле темаларга экскурсияләр дә алып барылды.

Быелгы "Печән базары"нда катнашырга 300дән артык сәүдәгәр, җитештерүче теләк белдергән. Әмма алардан 120се генә сайлап алынган. Оештыручалар сүзләренә караганда, сатылучы тауарларда милли компонет булырга тиеш. Иң күп кеше дә сату, алыш-биреш мәйданында иде.

"Казан сөлгесе" ширкәте җитәкчесе Гөлнара Нурмөхәммәтова "Печән базары"на алып киленгән барлык тауарлар да сатылып бетте дип сөенеп сөйләде. Кешеләрне аеруча тамбур чигүле кул эшләнмәләре кызыксындырды, иң популяр тауар татар бизәкле киндер капчык булды диде ул Азатлыкка. Гөлнара әйтүенчә, "Печән базары"на хакимиятнең бераз игътибары җитеп бетми.

Гөлнара Нурмөхәммәтова
Гөлнара Нурмөхәммәтова

"Аллага шөкер, сәүдә уңышлы тәмамланды. Милли эшләнмәләргә ихтыяҗ арта, тамбурлы чигүле тастымалларны исләре китеп алдылар. Чит илләрдә тамбурлы чигүле эшләнмәләр кыйбатка сатыла, без исә кешеләрнең кесәсен исәпкә алып чигү чигәбез. Кешеләрдә милли бизәкле киемнәргә дә кызыксыну бар, әмма алар әлегә кыйбат. Кешеләрнең икътисади хәле җиңелдән түгел. Берәмтекләп эшләнә бит күп әйбер, ә күпләп җитештерү әле һаман юк. Татарстан озак йоклап ятса, моны Кытай үз кулына алырга мөмкин. Без урта керемле кешеләр өчен эшлибез, әмма хәллерәк кешеләрдән дә аерым заказлар алабыз.

Алабугадагы "Спас ярминкәсе"нә зур реклам эшләнә, дәүләт җитәкчеләре килә

"Печән базары" милли дизайнерларны берләштерә. Чынында ул аларны барлау, халыкка таныту идеясе белән барлыкка килде. Әмма моңа хакимиятнең дә игътибары булырга тиеш. Мин, мәсәлән, бер министрны да, туризм белән шөгыльләнүче идарәләр вәкилләрен дә күрмәдем. Казан буйлап "Печән базары" була дигән реклам банерлар да юк бит. Алабугадагы "Спас ярминкәсе"нә зур реклам эшләнә, дәүләт җитәкчеләре килә. Татар эшләнмәләре юнәлешендә эшләүчеләргә дә игътибар арттырылса, бу республикага да бәрәкәт булып кайтыр иде. Чит кешеләргә, туристларга татарлык кызык бит, алар шуңа тартылып килә", дип фикерләре белән уртаклашты Гөлнара.

Шулай да "Печән базары"нда бер министр күренде. Ул да булса, Татарстанның хезмәт, социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәүдә рәтләрендә зәркән эшләнмәләргә күз салып йөрде. Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман да икенче көнне килде. Ире, режиссер Тимур Бекмамбетов белән "Печән базары"н тиз генә урап чыктылар, әмма бер урында да артык туктап тормадылар. Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләймәнов һәм "Иске татар бистәсе" префектурасы кешеләре дә күзгә чалынды. Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та ялтырап китте.

Әниле-кызлы Зәйтүнә һәм Ләйсән Беккининалар Мордовиядән. Махсус Казанны күрергә килгәннәр, "Печән базары"на очраклы гына килеп эләккәннәр. Алар җиз самавыр янында үләнле чәй эчеп, исләре китеп фикерләре белән уртаклашты. "Базармы соң бу? Базар дисәң, бер урында китап укыйлар, икенчесендә татарча биергә өйрәтәләр, кешеләр дәрес уздыра... Беренче күрәм мондый галәмәтне! Рәтләрне урап чыктым, ләкин иң тәмлесе, иң кирәклесе чәй икән! Күчтәнәчкә дә алдык. Өчпочмаклар алдык, никтер Казанныкы тәмлерәк. Күчтәнәчкә дип төрлесен алдык, кесә бушый инде", диде Зәйтүнә ханым.

"Печән базары" фестивалендә катнашучыларның күбесе бу чарага максатчан рәвештә килүчеләр. Әмма очраклы гына Камал театры каршына автобусларда килеп туктаган туристлар төркемнәре дә зур агым эченә кереп югала барды. Рәт-рәт тауарларны карап туйганнан соң тамак ялгарга дип тукталучылар арасында: "Я не пойму, а что пиво вообще здесь нет? Тут ни пива, ни водки нет!", дип үзара сукранып йөрүчеләр дә очрады.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим сүзләренә караганда, быелгы фестивальнең урыны үзгәрү белән аның масштаблырак узуына ирешелгән. Черек күлдә 8-10 мең кеше килгән булса, быел ике көндә 20 меңнән артык кеше "Печән базары"нда булды дип сөйләде ул.

Ленария Мөслим
Ленария Мөслим

​"Салават концертына килеп "Печән базары"на сугылып чыгучыларны, Кабан күле ярына килүче туристларны исәпкә алганда, шул чама кеше җыела да. Әлбәттә, Черек күлнең үз рухы бар, әмма татар чаралары Кабан күле буенда узарга тиеш.

Дәүләттән бу чарага 400 мең сум акча бүленеп бирелде, әмма болар барысы да мәгълүмат диварларын, байраклар ясауга, чатырлар, өстәл урындыкларны арендага алуга, чүпне аерып җыю контейнерларын арендага алуга тотылды. Барлык хезмәт бушлай, волонтерлар күп эшләде. Быел без сатучылар, оештыручылар, лекторлар белән бергә тулаем 400 кеше идек. Програм бик төрле һәм бай булды. Лекторийлар, бәхәс мәйданчыгы үзе генә дә ни тора! Ә кичен җыелышып урамда кино, акустик концерт карау тагын кайсы чараларда бар? Һәм болар барысы да татарча.

Киләчәктә бу фестиваль Казанның бер урынында гына түгел, ә төрле мәйданнарында берьюлы узарга тиеш дип саныйм

Киләчәктә бу фестиваль Казанның бер урынында гына түгел, ә төрле мәйданнарында берьюлы узарга тиеш дип саныйм. Татарлык күпләргә кызык һәм без татар чараларын татар бистәләренә генә кертеп, үз-үзебез өчен генә бәйрәм оештырырга тиеш түгелбез. Быелгы фестивальдә, әлбәттә, күпчелек катнашучылар, татарлар, татар телле кешеләр иде. Әмма башка милләт кешеләре дә бар иде. Ягъни аларга татарларның ни белән кайнашып ятуы, ниләр уйлаганы кызык, әмма без аны зуррак аудиториягә җиткереп бетерә алмыйбыз", дип сөйләде Ленария.

Режиссер Айназ Мөхәммәтҗан да Ленария кебек ел әйләнәсенә Казанда татар чаралары узарга тиеш дигән фикердә. Алар заманча татар шәһәр мәдәнияте концепциясенә сыярга тиеш дип сөйләде ул Азатлыкка.

Айназ Мөхәммәтҗан
Айназ Мөхәммәтҗан

"Елына бер тапкыр гына уза торган мондый чара кешеләрне канәгатьләндерә алмый, күбрәк кирәк ул. Шәһәр кысаларында татар мохитен тудырырга телибез икән, татарга даими рәвештә җыела торган үзәк, мәйдан булдырырга кирәк. Ул яшьләр өчен генә булсын дип әйтмим, киресенчә, берничә буынны берләштергән урын булса, тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм. Төрле тармакта эшләүче, иҗат итүчеләр һәм татарлык белән кызыксынган яңа буын барлыкка килде. Аларны оештыру кирәк.

"Печән базары" чарасы элеккеге елларда булган хәлләрне күз алдына китерергә мөмкинлек бирә

Элек татарлар үз бистәләрендә гетто рәвешендә яшәгән. Аның үз территориясе, кагыйдәләре булган, башка милләт кешеләре белән катышмаганнар. Бүген Казанда татар урыны дигән урын да юк, без катышып яшибез. "Печән базары" чарасы элеккеге елларда булган хәлләрне күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Ул матур витрина кебек башка милләт вәкилләренә, туристларга татар тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә. "Печән базары" алыш-биреш, сәүдә урыны гына түгел, ә очрашу, мөһим темаларга фикер алышу урыны да", диде ул.

Бәхәс, фикер алышу дигәннән, ике көн чыннан да төрле чараларга бай булды. Биредә тарихчылар, урбанистика белгечләре, лингвист, социлоглар, психологлар, сәясәт белгечләре төрле темаларга лекцияләр укыды.

"Печән базары"нда лекцияләр
"Печән базары"нда лекцияләр


Журналист Ян Гордеев Куйбышев сусаклыгычы төзү нәтиҗәсендә су астында калган татар авыллары язмышы турында сөйләде. Аның фикеренчә, бу фаҗига кешеләрнең психологиясенә дә, аларның киләчәгенә дә тәэсир иткән. Әлегә бу теманы җентекләп өйрәнгән фәнни хезмәтләр юк. Сәясәт белгече Руслан Айсин деспотизм турында лекция укыса, галим Әлфрид Бустанов репрессия вакытында юк ителгән имамнар турында сөйләде. Режиссер Туфан Имаметдинов исә татар шәһәр мәдәнияте турында чыгыш ясады.

Казанның милли коды нинди булырга тиешлеге, милләтнең үзбилгеләнү һәм дәүләтчелек юллары турында тарихчы Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

"Печән базары"нда Айрат Фәйзрахманов дәүләтчелек турында сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:13 0:00


Урбанистика белгечләре Мария Леонтьева белән Энҗе Дусаева Казан башкалар өчен нәрсә белән кызык, шәһәрнең милли коды нинди дигән сорауга җавап эзләде. Мөһим фикерләр мондыйрак:

  • Казан туристларга тел, милли кием, татар музыкасын тәкъдим итә ала. Бу уникаль матди булмаган мирас. Казан кунаклары менә шулар белән күбрә кызыксына.
  • Шәһәргә хас үзенчәлек булып аның сәүдәгәрлеге, дипломатиясе яисә ни дә булса җитештерүе тора. Шәһәрне башка шәһәрләрдән аерып торган үзенчәлеге исә аның ландшафты. Казанда табигый сулыклар һәм калкулыклар күп. Мәчет манаралары һәм чиркәүнең чаң кагучы кыңгыраулары.
  • Татар мәдәнияте көннәре, Сабантуйлар, "Печән базары", Tatcultfest һәм башка чаралар шәһәрнең милли кодын формалаштыруга зур өлеш кертә.

Кайбер лекцияләрнең чыгышларын һәм "Ни өчен татар егетләре өйләнми?" һәм "Татар кайнанасы ниләр күрми?" дигән темаларга кызу аралашуны Азатлык үз укучыларына аерым язма рәвешендә тәкъдим итәргә булды.

Әлегә "Печән базары" нәтиҗәләре мондыйрак:

  • Оештыручылар саны быел 500гә якын булган. "Печән базары"на кунакка килүчеләр саны 20 мең кешедән арткан.
  • 120 дизайнер катнашкан, 20 фермер үзләре җитештергән ризыклары белән сәүдә иткән.
  • Ике көндә ике зур казан пылау ашалып беткән, 300 литр чәй эчелгән. Бер стакан чәйнең иң арзаны 30 сум булса, иң кыйбаты 60 сум булган. "Түбәтәй" татар кафесы 450 өлеш, 500 өчпочмак саткан.
  • 10 лекция укылган, 5 дискуссион мәйданчыкта бәхәс барган.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG