Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзен башкорт дип игълан иткән Алберт Исмаил татарларга үпкә тотмый


Алберт Исмаил (уңда) БСТ телевидениесендә
Алберт Исмаил (уңда) БСТ телевидениесендә

Татар җырчысы буларак танылган, Казанда күп еллар буе татар мәдәни дөньясында кайнаган Алберт Исмаил Башкортстанның БСТ каналы аша үзенең татар түгел, ә башкорт булуын игълан итте. Азатлык аның белән бу турыда әңгәмә корды.

Заманында татар милли хәрәкәтендә кайнаган, Казан шәһәрендә татарча рок башкаручы булып танылган музыкант-җырчы Алберт Исмаилның БСТ телеканалындагы "Киске телеүзәк" тапшыруында үзен башкорт дип игълан итүе күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды. Кайчандыр "Яшә, татар" җыры белән ТНВ аша халыкның милли үзаңын күтәргән җырчының бу гамәлен социаль челтәрләрдә җырчының эпатаж холкы белән аңлатучылар да табылды. 2020 елда узачак чираттагы җанисәп алдыннан мондый кисәк "рокировка"ның сәбәбен Исмаилның үзеннән сорадык.

—​ Алберт, БСТны карадык. Сезне күрдек, тыңладык. Беренче сорау: бу – троллингмы, һайп өченме, чынлапмы?

— Бу – чынлап. Быел ниһаять мин архивларга барып життем. Күптәнге хыялым иде. Дамир Шайхетдингә рәхмәт, этәргеч булды. Минем гарәпчә белүемнең файдасы тиде.

—​ Архивлар ни ди?

— Архивларга караганда, әтием дә, әнием ягы да башкортлар булып чыкты. Бөтенләй көтелмәгән хәл.

—​ Хәзер сез "сып-сын" башкорт инде, әйеме? Гафу итегез, "ысын" башкорт?

Безнең төбәк сөйләше үзенчәлекле: Казан белән Өфө арасы

— Сып-сын түгел, чын, нормаль башкорт. Безнең төбәк сөйләше үзенчәлекле: Казан белән Өфө арасы. Шуңа күрә "сүләшүебез" дә шундый: "Ч"ны "Ч" дибез, ә икенче яктан, бездә сакау "Ҙ" бар.

—​ БСТ каналындагы тапшыруга сез үзегез бардыгызмы, яки чакырдылармы?

— Мин шәҗәрәләр белән бик нык мавыгам һәм бөтен теләгән кешегә шәҗәрә төзүдә булышам. Бу турыда ишетеп калдылар да, мине табып, чакырдылар.

Алберт Исмаил 2014 елда Казанда хәтер көне җыенында
Алберт Исмаил 2014 елда Казанда хәтер көне җыенында

—​ Сез тапшыруда башкортча сөйләргә тырыштыгыз, бу БСТ таләбеме?

— Бу БСТ таләбе түгел, бу минем әдәби телгә булган хөрмәтем. Хәер, тиешле дәрәжәдә сөйли алмадым. Әдәби телләребезнең якынлыгыннан булдыра алмадым.

—​ Анысы сизелде. "Без —​ башкорт" хәрәкәтенә ничек килеп эләктегез?

— "Без — башкортлар" дигән хәрәкәтнең мәгънәсе аның исемендә үк күренә. Ни Казанча, ни Уфача. Безнең төньяк-көнбатыш диалектыбызны саклау бу хәрәкәтнең нигезендә ята. "Без — башкортлар" белән очраклы гына таныштык, шәжәрә буенча эзләнгән чакта әлеге егетләргә юлыктым. Фикерләре ошады.

Алберт Исмаил Казанда TürkVizyon-2014 бәйгесенең сайлап алу турында
Алберт Исмаил Казанда TürkVizyon-2014 бәйгесенең сайлап алу турында

—​ Казанда чакта кадеремне белмәделәр дип татарларга үпкә калмадымы?

– Үпкәм юк. Казанда гомеремнең яртысы узды. 45 яшемнең 22 елы шунда узды. Бик кызык чаклар кичердек. Рәхмәт дусларыма, якыннарыма.

—​ Бу сорау телеграм-каналларны укыгач туды, соңгы көннәрдә сез татар каналларының герое.

— Мин һәрчак – дөреслекне эзләүче. Минем белән килешмәү, ялгыз калуым минем өчен гадәти хәл.

—​ Сез Казан халкы менталитеты үзгә дидегез. Нәрсәсе белән үзгә?

Кешенең тотышынннан, сөйләшүеннән аның Татарстанның көнчыгышыннан булуын аерам

— Социальләшүем Башкортстанда булгач, башка төбәккә күчеп, андагы кешеләрнең менталитеты икенче булуы нормаль. Беренчедән, музыкант булгач, музыкаль зәвыклар аерыла, музыкага карата мөнәсәбәт икенче. Икенчедән, Казанда прагматизм белән маргинальлек нык сизелә. Өченчедән, гомумән үз-үзләрен тотулары аерыла. Мин кеше хәрәкәтеннән, сөйләшүеннән аның Татарстанның көнчыгышыннан килгәнен аерам, мәсәлән. Иң якын һәм аңлашучан дуслар ул Актаныш, Сарман, Түбән Кама ягыннан килгән дуслар. Кукмараны дә читләтеп узмыйк. Мин алар белән бик тиз һәм жиңел аңлашам.

— Алберт, ярар, сез үзегезне башкорт икәнне ачыкладыгыз, әмма әти-әниегез, туганнарыгыз, авылдашларыгыз моңа ни диде?

— Әтием, кызганычка, мәрхүм. Әниемә әйткәч, ул артык гаҗәпләнмәде, киресенчә, сөенде. Әтиең белми калды синең нәселне өйрәнүеңне, ул шәҗәрәсен төзергә бик хыялланды дип кенә әйтте. Туганнарымның бер өлеше татар, бер өлеше башкорт дип язылган. Барысы да буталчык. Кеше аңламый да, кемдер шәҗәрәсен карый, башкорт бугай, ә тел казанча.

Әтинең авылы – Чуаш Тамьян, әнинең туган авылы – Күгәрчен-бүләк. Болар икесе дә Шаран районы, Туймазыга якыннар. Әнинең авылына элегрәк кайтканда Шәҗәрә бәйрәмнәренә эләгә идем, кешеләр анда ачыктан-ачык "без – башкорт" дип чыгышлар ясый иде.

Башкорт дип әйтүем шулкадәр бәхәс уятыр дип тә уйламадым

Беләсезме, халыкта татармы син, башкортмы син дигән мәсьәлә кискен тормый. Каршылык юк. Катнаш никахлар күп, һәрберсенең гаиләсендә диярлек башкорт туганы бар. Милли мәсьәләсе юк дип беләм. Авылдашлардан әле берсе дә "Син – сатлыкҗан" дип килеп әйтүче булмады. Әмма кешеләрнең сораулары күп булыр дип уйлыйм. Миннән шәҗәрә ясарга булышуымны сорап та киләләр.

Мин гомумән мондый игътибар булыр дип уйламаган идем. Башкорт дип әйтүем шулкадәр бәхәс уятыр дип тә уйламадым. Кеше тамырын ачыклый икән, моның нәрсәсе куркыныч һәм кемгә зыян? Кешеләр тарих белән кызыксына икән, бернинди дә куркынычы юк.

— Әмма бу киләсе елда уза торган җанисәп алдыннан әйтелде, ә Башкортстанда татар-башкорт мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды.

— Сәясәтчеләр өчен, әйе, кискендер, әмма халык ул сәясәткә тыкшынмый. Белми дә, аңламый да аны, тыныч кына яши дә бирә. Беркемне дә бүлми, аралашып, катышып яши.

Мин үзем Туймазы шәһәрендә Мәдәният сараенда эшлим. Татар җырчылары тамаша куя икән, кешеләр ябырылып килә, башкорт артистлары чыгыш ясый икән, заллар тулы була.

— Шулай да, телисезме, теләмисезме, әмма сезнең белдерү сәяси уеннарда кулланылачак. Алберт, сезне махсус файдаланалар дигән хис туамы?

Сәяси уеннарда һәрвакыт кемдер барыбер "пешка" ролендә була. Миннән дә файдаланалар

— Килешәм, тел, тарих, милләт турында сөйләшкәндә сәясәткә керми калып булмый. Җанисәпме, юкмы, аннан алда әйтелдеме, соңыннанмы – миңа мөһим түгел. Нәселмне өйрәндем, миннән бу хакта сорадылар, мин җавап бирдем һәм вәссәлләм. Сәяси уеннарда һәрвакыт кемдер барыбер "пешка" ролендә була. Миннән дә файдаланалар. Кемгәдер минем сүзләр файдалы һәм аны кулланачаклар. Бу Башкортстанда да, Татарстанда да шулай булды.

Ә минем гади генә яшисем килә, берни бүлмичә. Көнбатыш башкорт теленең диалектында җырлар иҗат итәсем килә, ул игътибарсыз кала, ни Казанга, ни Уфага кирәкми. Гәрчә безгә икесе дә якын.

Алберт Исмәгыйлев

Алберт Исмәгыйлев Башкортостанның Туймазы шәһәрендә туган. Белеме белән лингвист. Төрек, фарсы, гарәп телләрен белә. 2005 елда "Исмаил" исемле музыкаль төркем оештырды. Татарча җырлар башкара, рок музыкант буларак танылды. "Дусларым", "Ике пилот", "Бу дөньяда", "Елмаю", "Алсу таңнар" дигән җырлар яшьләр арасында популярлык яулады.

XS
SM
MD
LG