Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучылары ана теле, җанисәп һәм чүп яндыру заводы турында


Татарстан язучылар берлеге җыелышы

13 декабрь Татарстан Язучылар берлеге әдәби елга йомгак ясады. Берлек рәисе Данил Салихов, Чаллы, Әлмәт бүлекләре рәисләре хисап тотты, жанрлап нотыклар тыңланды. Азатлык хәбәрчесе язучылар белән аралашып, көн үзәгендәге мөһим мәсьәләләргә фикерләрен белеште.

Берлек яшьләрне җәлеп итәргә тырыша. Яңа кабул ителгән әгъзалар арасында яшьләрдән Рамил Ханнанов, Айсылу Имамиева, Рәхимә Арсланова, Лилия Фәттахова бар. Данил Салихов яшь алмашны әзерләү җәһәтеннән төрле форматта семинарлар, мастер-класслар үткәрергә кирәклеген кат-кат әйтте. Әмма тел мәсьәләсе турында докладчылардан Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин гына сөйләде.

Факил Сафин
Факил Сафин

– Татар теле язмышының кыл өстендә калганлыгы бөтен барлыгы белән ил-көн каршына килеп басты. Туган ана телебезгә килгән афәтнең чыганаклары тулысы белән ачыкланды, җәмәгатьчелек арасында сәясәт тырнагына эләккән татар теленең мөшкеллеге бөтен тирәнлеге белән аңлашылды. Һөҗүм оештыручылар бик аңлап эш итәләр, тагын бер-ике адым ясауга татар теле тәмам көчсезләнеп, тарихи югалтуга дучар булачакбыз. Татар җәмәгатьчелеге моны күреп аһ-ваһ итүдән ары китә алмый, чөнки стратегиянең эшләп киткәнен көтәбез. Ә мондый сәяси өскорма шартларында ул беркайчан да эшләп китә алмаячак. Ачык күренә: глобализация шартларында фәкать дәүләти мәҗбүрият кенә телләрне саклап калуда иң дөрес һәм нәтиҗәле чара булачак.

Татарстан Язучылар берлеге җыенында Факил Сафин чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
Глобализация шартларында фәкать дәүләти мәҗбүрият кенә телләрне саклап калуда иң дөрес һәм нәтиҗәле чара булачак

Чаллы бүлеге язучылары мондый вазгыятьтә язучы–укучы, язучы–җәмгыять арадашлыгын ныгыту эше алып бардылар. Бүлектә язучылар саны 46. Аларның зур күпчелеге актив иҗат итә, әдәбиятны, үз иҗатын пропаландалау юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Әйтик, агымдагы елда язучыларыбыз 370тән артык чарада катнаштылар, аларны 30 меңнән артык әдәбият сөюче карады. Бу чараларның күбесе каләм ияләре инициативасы белән эшләнде. Фәүзия Бәйрәмова гына да никадәр зур эшчәнлек алып бара, – диде Факил Сафин.

Киләсе елда тагын да зур сынау – җанисәп алу көтелә. Язучылар бу уңайдан Башкортстанда эшләргә җыенамы? Бу сорауга Данил Салихов:

– Җанисәп уңаеннан җиң сызганып эшләячәкбез. Чөнки милләт безгә – язучыга, халыкка кирәк. Әгәр телне югалтабыз икән, иҗатның кирәге дә калмый, дип җавап бирде.

Вахит Имамов, киресенчә, җанисәп уңаеннан халык белән бернинди аңлату эшләре алып барылмый дигән фикердә:

Вахит Имамов
Вахит Имамов

– Җанисәп буенча нидер эшләнгәнен белмим. Хөкүмәт урынында булсам, әллә кайчан тарихны белгән кешеләрдән төркемнәр төзеп халык белән эшләргә чыгарып җибәргән булыр идем. Җанисәп үтеп киткәч аһ-ваһ килеп утырудан файда юк. Авызыңа су кергәч кенә йөзәргә өйрәнмиләр, су тулганчы йөзәргә өйрәнергә кирәк. Бер генә хәрәкәт тә күренми. Мәскәү бит инде өрә! Ногайлар аерым язылачак, татар милләте дүрткә бүленәчәк. Киләсе җанисәптә нәкъ Тишков хыялланганча, безне җиде-сигезгә бүлеп бетерәчәкләр. Ә без ләббәйкә әйтүдән туктамыйча кул кушырып утырабыз.

Җиде миллион дип кычкырып йөргән милләт, Татарстан биләмәсендә генә бикләнеп калачак

Мәгарифтә генә түгел, һәр адымда җиңелеп киләбез. Без милләтне югалтабыз. Җиде миллион дип кычкырып йөргән милләт, Татарстан биләмәсендә генә бикләнеп калачак. Башкортстанда бер миллион 200 мең калдымы бер миллионга? Менә шул. Дәшми утырганга күрә ул. Башта Мортаза Рәхимов белән араны өзмик дип, аннары Хәмитов белән, хәзер инде Радий Хәбиров белән ямьсезләнмик дип дәшмибез. Ә бит ул вакытлыча түрә генә. Вакытлыча түрә белән тәч-тәч килеп үбешмиләр. Милләтнең язмышы гасырлар буе бара, шуннан карап бәя бирергә, чыгыш ясарга кирәк.

Татар язучылары алдагы җанисәп турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Фәүзия Бәйрәмова берлекнең фәрманын көтеп утырмаска, үзеңә җиң сызганып эшләргә кирәк ди:

– Мин үзем элек җанисәпне алган вакытта да, аннан алда да Оренбур, Свердлау өлкәсе, Башкортстанга чыгып, авыл саен йөрдем, аңлатулар алып бардым. Татар тарихы турында китаплар таратып, татарлар белән эшләдем. Бу юлы хәл тагын да катлаулырак. Сүз милләт калырмы, республика калырмы юкмы – шул турыда бара. Моның өчен безнең миллионлаган булу кирәк. Шуңа күрә безгә Башкортстанга чыгарга, районнарда татарлар белән эшләргә кирәк. Без башкортлар белән эшләргә җыенмыйбыз. Ә башкорт дип язылган татарларга тарихны яңадан аңлатырга кирәк. Аңа безнең хакыбыз бар. Мин мәсәлән, йөрергә уйлыйм.

* * *

Әдипләрдән, прокуратура мәктәпләрдә татар теленә һөҗүм башлаганга ике ел тулды, язучылар татар телен саклау өчен нәрсә эшләде, дип тә сорадык.

Фәүзия Бәйрәмова, халыкка аңлату эшләре алып баруны дәвам итәргә һәм режимнар үзгәргәндә элекке укыту системына кире кайтуны максат итеп куярга кирәк дип җавап бирде:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Татар теленең мәктәпләрдән кысрыклануы безгә бик зур һөҗүм булды. Яки без үләргә, йә булмаса уйланырга тиеш идек. Хәтта патша заманында, Сталин чорында да яшәгән телне хәзер кисәк кенә төбеннән кисеп алдылар. Бу безне уятып җибәрде. Чөнки тел бетә икән, мәдәният, әдәбият бетә дигән сүз. Бу инде галимнәр, сәхнә, матбугат, радио-телевидение калмаячак дигәнне аңлата. Читтә татар теле дәресе күптән юкка чыгарылды. Алар Хрущев заманында ук бу һөҗүмне алдылар һәм исән калдылар. Безгә аларның тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәк. Ничек тә элеккеге системга кайтуны максат итеп куярга һәм режимнар үзгәргәндә шушыны файдаланып калырга кирәк. Режим үзгәрәчәк. Чөнки ил болай бара алмый.

Драматург Мансур Гыйләҗев, киресенчә, без бернәрсә дә хәл итә алмыйбыз дигән фикердә:

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

– Татар телен атнасына алты сәгать кертеп арттырып җибәрделәр. Минем улым Казанның 18нче мәктәбендә укый. Татар теле алты мәртәбә, инглиз теле биш, урыс теле өч мәртәбә керә иде. Алай була алмый бит инде. Бу провокация булган. Ата-ананы татар теленә каршы чыгарга котырттылар. Алар каршы чыктылар да.

– Хәзер татар телен ничек сакларга? Тел бит көннән-көн югала.

– Бу сорауны миңа түгел, Мәскәүгә, андагы татар телен өйрәтү буенча институтларга бирергә кирәк. Без бернәрсә хәл итә алмыйбыз. Без Русия дәүләтендә яшибез.

Татар язучылары телне саклау өчен нәрсә эшләде?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00

Шагыйрә Нәҗибә Сафина милли мәгариф системы торгызылачак дип саный:

– Язучылар иң беренче чиратта киләчәктә татар укучысы булсын өчен милли мәгариф системын торгызу өстендә эшләргә тиешләр иде. Әмма бу өлкәдә бармакка бармак та сугылмаган, эш эшләнмәгән. Әмма милли мәгариф системы, телиләрме, теләмиләрме – торгызылачак. Халык шулай таләп итә.

* * *

Берлек утырышында язучыларның халык белән бергә булуы турында кат-кат әйтелде. Ләкин көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә язучылар халык янәшәсендә күренми. Мәсәлән, Казанда, Арчада чүп яндыру заводы төзелүгә, Әлмәттә химзавод төзелүгә халык каршылык күрсәтә. Протест күрсәтүчеләр арасында – татарлар да бар. Язучылар аларга ни өчен теләктәшлек белдерми? Сораштырудан күренгәнчә, чүп заводы әдипләргә – чүп мәсьәлә.

Вахит Имамов:

– Йөрәкне колхозларның таралуы, кырларны сары тузганак басуы да яндыра. Ләкин язучы нишләргә тиеш? Миңа аның турында уйлап йөрергәме, тарихи романнар турында уйларгамы? Тарихи романнарны күтәрү файдалырак тоела. Халыкның аңын эшкәртергә кирәк. Ул безнең төп максат – азатлык икәнен аңламый яши. Татар телен ике сәгать укыту урынына өч сәгать ясыйлар икән, җиңдек дип кул чабабыз. Безнең бервакытта да җиңү булмаячак, чөнки милли мәгариф юк, без Мәскәү астына кереп яттык һәм "под ноль" таламый бит әле дип сөенеп утырабыз. Бу хакимият бүгенге көн белән яши. Минем шуңа йөрәгем әрни. Ә чүп заводы – бик вак мәсьәлә ул.

Татар язучылары чүп яндыру заводын төзү турында: "Вак мәсьәлә бу"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Фәүзия Бәйрәмова:

– Язучылар чүп заводы проблемына әле барып җитмәде. Алар өчен ул вак әйбер кебек. Ләкин чүп барыбызда да бар, аны хәл итәргә кирәк. Чөнки чүпкә батып та яшәп булмый. Шул ук вакытта чүп яндыру заводының экологик яктан чиста булуына да ышанмыйм. Халыкның каршы чыкканын гаепләмим, ул үз җире өчен көрәшә. Арчада, Тукай ягында, бердәнбер чиста якны завод төзеп юкка чыгару башка сыймаслык хәл. Казанда, Арчада мондый завод булдыруга мин каршы. Каядыр башка урын табалар икән, кеше яшәми торган җирдә – югары технологияләр кулланып эшли торган заводны төзесеннәр.

Нәҗибә Сафина:

– Халык чынлап та әдипләрдән сүз көтә. Шигырь бәйрәмен искә төшерсәк, анда халык быел башка елларга караганда күбрәк чыкты. Чүп яндыру заводына каршы пикетта Фәрит Зәкиев берүзе тора. Бу очракта ТИҮ белән язучылар берлеге бергә эш алып барырга тиешләр. Монда бина да җитәрлек, урын да җитәрлек, ләкин, максатлары бер үк булса да, алар аерым-аерым бара.

фикерләр (22)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG