Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: Башкортстанны "great again" итик


Радий Хәбиров юллама белән чыгыш ясый
Радий Хәбиров юллама белән чыгыш ясый

18 декабрь Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга юллама белән чыгыш ясады. Ул аңа кадәр эшләгән башлыкларны мактап, алар калдырган мираска тәнкыйть белдерде һәм республикада тәртип урнаштырырга чакырды.

Радий Хәбиров юлламасын "Торатау" исеме алган Конресс-холл бинасында җиткерде. Белгечләр бинаның исемен берничә атна эчендә генә алыштырып булмый дисә дә, чакыруларда "Торатау" Конгресс-холлы дип язылган иде. Башка еллардагы юлламалар дәүләт җыелышы бинасында фәкать депутатлар һәм җитәкчеләр алдында ясалса, монысы депутатлардан тыш чакырылган җәмәгатьчелек вәкилләре, блогерлар, эш алдынгылары, ветераннар алдында ясалды.

Радий Хәбиров мөрәҗәгате алдыннан депутатлар өчен генә чыгыш ясамый, беренче нәүбәттә дүрт миллионлы Башкортстан халкы өчен сөйләячәген әйтеп куйды. Ул барлык көчләрне берләштерү кирәклеге турында ассызыклап, залда утырган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка хөрмәтле булуын, шулай ук Рөстәм Хәмитовның ШОС һәм БРИКС саммитлары белән республиканы дөнья күләмендә танытуын югары бәяләвен әйтте.

Мортаза Рәхимов исеме яңгырагач, зал аягүрә басты
Мортаза Рәхимов исеме яңгырагач, зал аягүрә басты

Мортаза Рәхимов та, Рөстәм Хәмитов та залда иде. Мортаза Рәхимов исеме яңгырагач, зал аягүрә басты, Рөстәм Хәмитовка исә теләр-теләмәс кенә бастылар.

Гомум йортыбызда "генераль уборка" – зур җыештыру уздырырга тиешбез

Җылы сүзләрдән соң Хәбиров "катырак чыгышлар"га күчте. "Безнең балаларыбыз караңгыда мәктәпләргә йөрергә, йортлар суык, яшәү авыр булырга тиеш түгел. Боларны кемнәрдер вак мәсьәләләр дип исәплидер, ләкин республика халкы нәкъ шушындый проблемнарны чишүне көтә. Без гомум йортыбызда "генераль уборка" – зур җыештыру уздырырга тиешбез", диде.

Ул җитәкчелек мәсьәләләренә дә тукталып, район хакимияте башлыклары ике мөддәттән тә күбрәк утырырга тиеш түгеллеген әйтте.

Тыңлаучылар арасында элекке башлык Рөстәм Хәмитов
Тыңлаучылар арасында элекке башлык Рөстәм Хәмитов

Хәбиров чыгышының икенче өлешендә медицина өлкәсенә тукталды. "Безгә 1300 табиб җитми. Алдагы елда районнарга эшкә барырга әзер 125 табибның һәрберсенә берәр миллион сум акча биреләчәк", дип ышандырды.

Республика җитәкчесе хезмәт миграциясе вәзгыяте белән ризалашмавын да әйтте. Ул эш булмаганга халыкның вахта юлы белән читтә эшләргә мәҗбүр булуын әйтеп, лаеклы хезмәт хаклары һәм эш урыннары булдыру бурычын куйды. Моның өчен көрчекккә терәлгән ширкәтләрне тергезергә чакырды. "Без Җиргән машина-трактор остаханәсен, Агыйдел елга пароходчылыгы ширкәтен югалттык, "Башкортостан" нәшрияте һәм "Башавтотранс"ны югалта яздык. Банкротлык белән миллиардлар эшләү омтылышлары өчен җаваплылыкка тарттырачакбыз", дип кисәтте Хәбиров.

Юлламада коррупция, балалар бакчалары, транспорт, торак алуда алдаулар һәм башка шундый мөһим көнүзәк мәсьәләләр телгә алынды.

Юлламаны тыңлаучылар
Юлламаны тыңлаучылар

Чыгышы ахырында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы АКШ президентының сайлау алды шигарен искә төшерде: "Океан артында "Make America great again" ягъни, “Американы янә бөек итик" дигән кебек, әйдәгез, Башкортстанны "great again" (янә бөек) итик дип инлизчә сүз дә кыстырды.

Хәбиров Татарстанны да телгә алып, "Күршеләр "без булдырабыз", диләр. Ә без "яхшырак булдырабыз", дип әйтергә тиеш", диде. Юлламаны Хәбиров "Алға, Башкирия! Вперед, Башкортстан!" дип тәмамлады.

Радий Хәбировның беренче юлламасы республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә менде. Парламент җитәкчесе Константин Толкачев юлламаны тормышка ашыру өчен эшче төркем булдырылачагын белдерде.

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов та юлламага бәя биреп: "Бу чыгыш гадәти булмаган, яңа форматта булды. Яңа башлык эш сәфәрләрендә төбәкләрдә күргән реаль проблемнарны яңгыратты", диде Рәхимов җирле телевидениегә.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, дәүләт җыелышы депутаты Римма Үтәшева юлламаның һәр кешегә кагылуын, барлык халыкны уятып җибәрүен билгеләде.

Дөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллин "Мөрәҗәгатьтә аңлаешсыз формулировкалар, процентлар, саннар юк. Республика халкына нәкъ шул кирәк", диде.

Азатлык берничә белгечнең фикерен белеште. Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин:

Фаил Сафин
Фаил Сафин

"Без заманында тулаем төбәк продукты күләме белән җиде союздаш республикадан алда бара идек. Бу күрсәткеч белән Татарстаннан да алда барган чаклар булды. Иген җитештерүдә илдә җиденче урында, сөт җитештерүдә икенче урында бардык. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, нефть эшкәртүдә алдынгы төбәк идек. Кайбер позицияләрне югалттык, ләкин аларны кире кайтарып була. Юлламада төгәл бурычлар куелган. Республикада тәртип урнаштырсак, без тагын алдынгы төбәккә әйләнә алачакбыз", диде Фаил Сафин.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Юллама көрчек чорында ачык, һәркемгә дә аңлаешлы таләпләр куя. Анда район хакимияте башлыкларын ике генә мөддәткә сайлау турында яңгырады. Элек исә аларның мөддәте юк иде, теләгән кадәр утырдылар. Коррупция мәсьәләләре телгә алынды. Иң мөһиме – юлламаның социаль юнәлештә булуы. Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Башкортстандагы социаль-икътисади хәл белән танышып, конкрет мисаллар белән проблемнарны атады. Чишү юлларын билгеләде. Ул конкрет комбайнчылар, укытучылар, табибларны телгә алып сөйләде. Үзәктә гади хезмәт ияләре булырга тиешлеге, хакимиятнең халык өчен эшләргә тиешлеген ассызыклады.

Мин Мортаза Рәхимов, Рөстәм Хәмитов чорындагы соңгы егерме елда мондый ялкынлы һәм эшлекле юлламаны күргәнем булмады. Дөрес, алда сайлаулар тора. Бу юлламаны нәкъ шул сайлау программы дип тә атарга була", диде Илдар Габдрафыйков.

XS
SM
MD
LG