Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров еллык юлламасында "күршеләрне куып җитү" максаты куйды


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Хәбиров еллык юлламасында Татарстанга ишарәләп "Беҙ яҡшыраҡ булдырабыҙ!" ,"Алға, Башкирия!" диде. Ул республика үсешендә күрше төбәкләрне куып җитү максаты куйды.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 18 декабрь Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясады. Чыгышы тулысынча урыс телендә иде, хәтта сәламләү дә башкортча булмады. Хәбиров күбрәк социаль-икътисади проблемнарга тукталды, аларны хәл итү юлларын күрсәтте, тел, мәдәният, милләт турында сүз булмады.

Юлламаның нигезендә Башкортстанны үстерү, халык өчен уңайлы итү, гадел һәм кешеләр мәнфәгатен кайгыртучы хакимият булдыру темалары ятты.

"Безнең күршеләребез һәм дусларыбыз дөрес әйтәләр: "Без булдырабыз". Ә мин: "Беҙ яҡшыраҡ булдырабыҙ!" дип әйтергә телим", диде ул Хәбиров. Әлеге сүзләр татарча һәм башкортча яңгырады.

"Без башкалардан яхшырак эшләргә тиешбез. Әгәр яшәү дәрәҗәсе белән безне узып киткән төбәкләрне куып җитәргә телибез икән, безнең башка юл юк. Шул чакта гына без илнең алдынгы позицияләренә әйләнеп кайта алабыз. Бу җөмлә безнең шигаребез була!" диде Радий Хабиров.

Башкортстан җитәкчесе район башлыклары вазифаларына ике мөддәттән артык эшләмәскә тиеш дип тә белдерде. "Бездә кайбер башлыклар дистә еллар буена вазифаларында утыра һәм кайчак җәнҗал белән генә китә. Болай булмаска тиеш", диде Хәбиров.

Ул республика халкын үзен провинция кешеләре буларак хис итмәскә чакырды. Безнең горурланыр сәбәпләр бар диде башлык һәм Башкортстанны "Great again!" (Янә бөек!) итик дип инлизчә сүз дә кыстырды.

Юлламаны Хәбиров "Алға, Башкирия! Вперед, Башкортстан!" дип тәмамлады.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп октябрьдә билгеләнде. 11 октябрьдә, Республика көнендә моңа кадәр башлык булып эшләгән Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG