Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров татарлар өчен берни дә эшләмәячәк. Казанга моны аңларга вакыт


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада Тукай һәйкәлен ачу тантанасында, 18 апрель 2019
Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада Тукай һәйкәлен ачу тантанасында, 18 апрель 2019

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров узган атна журналистлар белән очрашты. Татарстан басмасының бер хәбәрчесе катнашмаса әлеге очрашу бөтенләй кызыксыз узар иде. Шул хәбәрче биргән сорауларның Башкортстан татарлары язмышына бәйле булуы әлбәттә куанычлы булды. Хәбировның бу сорауга җаваплары бик мөһим, чөнки Башкортстан басмаларында "татар мәсьәләсе" (Башкортстан татарлары хәле) күтәрелми. Әлеге тема турында тел яшерәләр яисә аны Татарстан белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшү дәрәҗәсенә калдыралар. Гәрчә ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр Башкортстан татарлары хәленә турыдан-туры бәйле булса да, бу берүк әйбер түгел, ди политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин​. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Алдан ук шуны әйтәсем килә, Хәбиров милли мәсьәләләр турындагы сорауларда "тирән йөзмәү" сәбәпле сүзне башкага борырга тырышты. Шуңа да карамастан аның җаваплары шактый кызыклы иде. Җавапларны күп кенә медиа һәм Татарстанның берничә Telegram-каналы бастырды. Алдагы берничә елда республика белән җитәкчелек итәчәк кешенең (сентябрьдәге сайлауда аның җиңәчәгендә шикләнүчеләр аздыр) җавапларына тулырак тукталып китү кирәктер.

"Татарлар өчен берни дә эшләмәячәкмен"

Башкортстан татарларының милли мәсьәләләрен хәл итү өчен нәрсә эшләргә җыенасыз, дигән төп-төгәл сорауга Радий Хәбиров бик ачык итеп әйтте: "Татарлар өчен нәрсә эшләячәкменме... Алай берни дә эшләргә җыенмыйм". Шуннан сүзне башка яcсылыкка алып китәргә тырышып, "чуашлар һәм урысларга кебек татарларга да авылларның үсеше, юллар төзелеше, газ килүе, эш булуы мөһим" дип җәелеп сөйләп китте. Бу сүзләргә җавап буларак "Уфа татарлары" пабликларының берсе "Татарлар Радий Хәбиров өчен нәрсә эшләячәк?" дигән сорау белән чыкты. Шулай итеп Хәбировның сайлау алды "вәгъдәсе" игътибарсыз калмады. Татарлар аны бик яхшы ишетте.

Татарлар өчен нәрсә эшләячәкменме... Алай берни дә эшләргә җыенмыйм

Хәбиров бу матбугат очрашуыннан соң туган канәгатьсезлекне бастыру өчен "татарлар канәгать булырга тиеш" дигән ишарә белән Нефтекама шәһәрендә полилингваль татар гимназиясен ачу турында игълан итте. Әмма бу өлкәдә дә барысы да мактанырлык түгел. Беренчедән – гимназия шактый кечкенә, ул бары 400 укучыга исәпләнгән, шуңа күрә республика җитәкчеләре барлык халыкка да тигез карый башлады дип авыз тутырып сөйләү бик үк дөрес түгел. Бу гимназия элек тә бар иде, әмма бинасы тузган булу сәбәпле ябылды. Икенчедән, мәгариф министрлыгы планы нигезендә башкортларның шундый полилингваль гимназияләре 12 булачак. Гәрчә сан ягыннан татар телле халык үзенең ана теле башкорт теле дип санаучыларга караганда күбрәк булса да. Өченчедән, рәсми планнарга күрә, гимназия 2021 елда гына барлыкка киләчәк. Ә аңа кадәр йә ишәк үлә, йә паташа...

Хәбиров башкортларның татарларга һәм Башкортстанның Татарстанга карата көнчелеге турында да фикер йөртеп, моны ир белән хатын мөнәсәбәтләре белән чагыштырды. Татарстан кардәшләренә бәйле әйтелгән сүзләре алдан әзерләнгән түгел, алар сөйләү барышында барлыкка килүен өстәде. "Әмма мин гел туктый ала идем, чөнки моның нечкә мәсьәлә булуын аңлый идем. Казан мэры еласын дигән сүзләрне әйткәндә мин хаклы булмаганмындыр. Бу миңа үземә дә бераз дорфарак тоелды", диде ул.

Шул ук вакытта Хәбировның Башкортстан татарларын "диаспора" дип атавын күпләр истә калдырды. Әлеге чыгыш алдан әзерләнгән иде һәм ул сүзләр сөйләү барышында гына тумады. Әмма Хәбиров бу хакта әйтеп торуны кирәк санамады. Гәрчә асаба халык булган Башкортстан татарларын бу сүзләр күбрәк үпкәләтте.

2020 елгы җанисәп: Башкортлар республиканың иң мөһим өлеше

Килсе елда узачак җанисәп мәсьәләсендә дә Радий Хәбиров 2002 һәм өлешчә 2010 елдагы җанисәптә республика хакимиятенең татарларны башкорт дип язарга тырышуы турындагы сораудан шактый хәйләкәр рәвештә качарга тырышты. Ни өчен хәйләкәр дисезме? Чөнки "юк" дип җавап бирүгә, Хәбиров моңа әзерлек барганын күрсәтүче сүзләр әйтте. Һәм ул бу башлангычларны яклый булып чыкты:

Башкорт һәм республика җитәкчесе буларак мине башкорт халкы киләчәге борчый

— Андый эш алып барылмый. Без җанисәпкә әле оештыру ягыннан гына әзерләнәбез. Шул ук вакыта бу бик четерекле мәсьәлә – мин бит башкорт һәм республика җитәкчесе буларак мине башкорт халкы киләчәге борчый: киләчәге, мәдәнияте, тарихы.

Бу бик мөһим урын. Бу урында Хәбиров аның өчен башкорт халкы язмышы әһәмиятлерәк икәнен ачыкча белдерде. Калган халыклар язмышы исә (беренче чиратта Башкортстан татарлары, чөнки сорау алар турында иде) – икенчел. Моны Башкортстан татарлары турында сорауга бирелгән җавап белән чагыштырып карагыз, аерма күзгә нык чалына, инде башка сораулар калмый.

"Сез әйткән районнарда халкының үз-үзен кем буларак билгеләү мәсьәләсе бик мөһим. Беләсезме, хәтта шундый фикер булган: "чын" башкортлар күзлегеннән төньяк-көнбатышта яшәүчеләр – башкортлар түгел имеш. Ләкин алар үзләрен башкорт дип санаганнар. Бу – эчке үз-үзен билгеләү мәсьәләсе", диде Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы.

Монда үзаңны билгеләү ягыннан ачык проблемнар бар. Эш милләтне теләгәнчә сайлау яки үзаңда түгел. Мәсьәлә көчле пропагандада, ягъни бу өлкәдә артык белемнәре булмаган кешеләрнең баш миләренә тәэсир итүдә.

"Төньяк-көнбатыш башкортларның" милли үзаң сыйфаты да нык шикле

Пропаганда бөтен яктан бара, һәм башка, альтернатив фикергә монда урын калмый. Әлеге "төньяк-көнбатыш башкортларның" милли үзаң сыйфаты да нык шикле, шуңа күрә башкорт милли хәрәкәтенең активистлары арасында да бу яклардан чыккан кешеләр юк. Татар телле халыкны 40 ел дәвам иткән "башкортлаштыру" тырышлыгына карамастан, алар юк һәм бу күп нәрсәне аңлата. Димәк, эш һич кенә дә "эчке үзаң"да түгел.

Радий Хәбиров чынбарлыкта башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын булдыру эшчәнлегенә теләктәшлек белдерде, бу эшләр нәкъ татарларны башкорт итеп яздыру өчен оештырыла. "Әгәр берәр кеше "ф" диеп, башкасы "с" авазын әйтсә, яки кысык "д" авазын чыгарса (бу башкорт теле өчен мөһим аваз), аны әле башкорт түгел дип әйтергә ярамый. Мин кешеләргә безнең идеологияне аңлатам: үзеңне шулай атарга телисең икән, бу – синең хакың, ләкин минем өчен "изге өлкәгә" кысылма", дип өстәде Хәбиров. Бу Хәбировның бу юнәлештә инде икенче тырышлыгы. Димәк, 2020 елдагы җанисәптә ихтимал хәрәмләшүләр өчен, шул исәптән башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты"на бәйле мәсьәләләрдә, республика хакимияте җавап тотарга тиеш булачак.

Гомумән, милли эшләр һәм җанисәп мәсьәләләренә кагылсак, Башкортстанда күп кешедә имеш "татар-башкорт үзаңы" булуы турында сөйләү – ул хәйлә яки тулы компетентсызлык. Әйе, әлбәттә, "татар телле (көнбатыш) башкортлар" дигән төркем бар. Әлеге төркем һәрвакыт булды, 1989 елда да бар иде алар, шул елда узган җанисәпне ирекле фикер белдерү ягыннан иң объектив дип атап буладыр.

Журналистлар белән очрашу ахыр чиктә нәрсә күрсәтте? Беренчедән, Радий Хәбиров чираттагы тапкыр уен уйнарга түгел, ә укытучысы санаган Мортаза Рәхимов кебек тулысынча башкорт азчылыкларына таянырга җыена.

Уфаның Ак йорты татарларны шул бәягә сатып алып була дип саный

Икенчедән, республика җитәкчесе Башкортстан татарлары өчен бернинди уңай халәт режимы булдырырга җыенмый. Димәк, республика татарларын борчыган, күптән күтәрелгән проблемнарны чишү, хәл итүне көтәргә кирәкми. 400 кешелек Нефтекама гимназиясе һәм шәхси акчага ачылган Тукай һәйкәле – Уфаның Ак йорты республика электоратының өчтән берен менә шул бәягә сатып алып була дип саный.

Үз чиратында Татарстан белән Башкортстан арасында мөнәсәбәтләр яхшыруны да көтеп булмый дигән сүз. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелегенең Башкортстанның яңа җитәкчесе белән "өстән" (Башкортстан татарларын катнаштырмыйча гына) килешү омтылышы да уңышсыз булачак. 30 ел дәвамында әлеге тактиканың инде уңышлы була алмавы күренә, шуңа карамастан, Казан Кирмәне даими рәвештә Уфага ташлмалар ясый, бер үк хатасын кабатлый. Башкортстан – көчне генә таный торган аерым җир, монда көнчыгыш дипломатия элементлары нәтиҗә бирми.

Өченчедән, 2020 елгы җанисәп вакытында татарларны башкорт итеп яздыру омтылышы янә булачак, һәм бу проблем Башкортстанның татар өлешенә генә түгел, Татарстанга да кагыла. Әлеге хәлләрдә Татарстан Башкортстандагы татар телле халкын ялгыз гына калдырмыйча, аларның мәнфәгатьләре өчен көрәшергә тиеш.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG