Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татарлар — диаспорамы, ирредентамы, асаба халыкмы?


Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" кунаклары
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" кунаклары

Башкортстан хакимияте республикада яшәүче татарларны диаспора дип атый. Политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин үз комментарында моның белән килешмәвен белдерә.

БМО 2019 елны Асаба халыклар телләре елы дип игълан итте. "Асаба халык" төшенчәсе оешманың хокук яклау кануннарында инде киң кулланыла. Русиядә исә гадәттә аңа һичшиксез "азсанлы" дигән сүзне дә өстиләр. Ягъни бу төшенчә бары милли республикалар төзүдә этносәяси чагылыш тапмаган азсанлы этносларга гына карый булып чыга. Шуңа күрә "азсанлы асаба халыклар" төшенчәсе милли республикалар төзү процессында катнаштырылмаган халыкларга гына карый.

Башкортстанда дәүләт дәрәҗәсендә башкортларга карата гына кулланылган "асаба халык" төшенчәсенә каршы төшенчә буларак гадәттә "диаспора" сүзе кулланыла. Биредә "диаспора" дип мигрантларны гына түгел, беренче чиратта Башкортстан татарларын атыйлар. Апрель ахырында республикада узган Татарстан көннәрендә Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров биредә яшәүче миллионнан артык татарны "диаспора" дип атады. Үзләрен биредә җирле асаба халык дип санаучы татарлар аның бу сүзен игътибарсыз калдыра алмады, әлбәттә.

Чыннан да, аның бу сүзләре очраклы гына түгел, алар республикадагы сәяси вазгыятьнең эчтәлеген ачык чагылдыра. Башкортстандагы үзенчәлекле сәяси вазгыять сәбәпле, "татар диаспорасы" дип сөйләүчеләр бу сүзләрне республикадагы татарларның сәяси хокукларына күз йому өчен нигез итеп күрсәтергә тырыша. Бу татар теленә дәүләт статусын кайтару, дәүләт финанс ресурсларына тигез хокуклар һәм башка мәсьәләргә дә кагыла.

Бу вазгыятьтә кем хаклырак соң? Татарлар — диаспорамы, яки Башкортстанның асаба халкымы?

Башкортстандагы татарларга карата "диаспора" сүзен кулланып булмый

Башта төшенчәләргә ачыклык кертеп узыйк. Диаспора нәрсә ул? Диаспора — халыкның (этносның) үз иленнән читтәге өлеше, чит илдә оешкан һәм тотрыклы этник төркемнәр. Ягъни биредә татарларга карата "диаспора" сүзен кулланып булмый, чөнки Башкортстан билгеле бер дәрәҗәдә (хәзер номиналь рәвештә генә булса да) автономиягә ия булса да, Русия федерациясе исемле илнең бер өлеше булып тора. Өстәвенә, татарлар башка диаспоралар ия булган бер мөһим сыйфатка ия түгел — алар бар территориягә сибелеп яшәми, ә Башкортстанның көнбатышында, Татарстанга чиктәш районнарда тупланып яши.

Башкортстандагы татарларны үзенчәлекле бер ирредента дип атарга буладыр

Шуңа күрә бу очракта Башкортстан татарларына карата политологиядәге башка бер төшенчә күбрәк туры килә — "ирредента". Бу төшенчәне билгеле бер илдә азчылыкны тәшкил иткән, һәм шундый ук халык күпчелектә булган илгә күрше җирләрдә тупланып яшәгән этносның өлешенә карата кулланалар. Ирредента диаспорадан шуның белән аерыла. Шушы шартларны исәпкә алганда, татарларны бүгенге Башкортстанда кимендә үзенчәлекле бер ирредента дип атарга буладыр.

Ә хәзер "асаба халык" төшенчәсенә тукталыйк.

"Асаба халык" төшенчәсенең халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән аңлатмасы БМО карамагындагы Халыкара хезмәт оешмасының "Асаба халыклар һәм бәйсез дәүләтләрдә кабилә булып яшәүче халыклар турында" 1989 елда кабул ителгән 169нчы санлы конвенциясендә бирелә. Ягъни, БМО инструкциясе, Русиядә кулланылганнан аермалы буларак, "асаба халык"ны традицион җәмгыять шартларында тормыш итүче ("кабилә булып яшәүче") халыклардан аерып карый.

Анда менә нәрсә язылган: "Бу конвенция түбәндәгеләргә карый: a) бәйсез илләрдә кабилә булып яшәүче, социаль, мәдәни һәм икътисади шартлары белән илдәге башка милли төркемнәрдән аерылып торган, хәлләре тулысынча йә өлешчә үз йолалары йә традицияләре йә кануннары белән билгеләнүче халыкларга; b) бәйсез илләрдә яшәүче, ул илдә яки ул ил урнашкан географик төбәктә басып алыну яки колонизацияләнү чорында йәки хәзерге дәүләт чикләре билгеләнгән вакытта яшәгәннәрнең варислары буларак җирле халык дип каралган һәм хокукый вазгыятьләренә карамастан, үзләренең кайбер йәки барлык социаль, икътисади, мәдәни һәм сәяси институтларын саклаган халыкларга".

Ягъни а) пункты Русиядә азсанлы асаба халыклар дип саналганнарга карый, ә b) пункты гомумән асаба халыкларның кемнәр булуын аңлата. Шул ук вакытта бу конвенциядә һәм башка шундый документларда халыкларның үзләрен асаба халык дип атавы төп шартларның берсе дип күрсәтелә, әмма ул бердәнбер шарт түгел. Объективрак булу өчен БМО конвенциясенең b) пунктында аталган башка шартларны да карап узыйк. Алар икәү: 1) бабалары бу җирләрдә хәзерге дәүләт чикләре билгеләнгәнчегә кадәр яшәгән халыклар; 2) кайбер үзидарә институтларын саклап калганнар.

Башкортстан татарларының төрле милли оешмалар, милли-мәдәни мохтариятләр, мәхәлләләр кебек үзенчәлекле үзидарә институтлары бар

Икенчесе ачык аңлашыла, һәм татарлар аңа тулысынча туры килә, чөнки Башкортстан татарларының төрле милли оешмалар, милли-мәдәни мохтариятләр, мәхәлләләр кебек үзенчәлекле үзидарә институтлары бар. Татар халкы тупланып яшәгән урыннарда ислам һәм мөселман оешмалары дини роль генә үтәми, ә барыннан да бигрәк татар халкын туплаучы мөһим фактор да булып тора. Барлык бу үзидарә институтларының сыйфатына карата төрле җавапсыз сораулар булса да, ул институтлар бар, һәм, Башкортстанның соңгы берничә дистә елдагы тарихы күрсәткәнчә, хәтта төбәк хакимияте белән кискен каршылыкта булганда да, алар эшчәнлеккә сәләтле булып кала.

Икенче шартка күчик. Идел-Урал төбәгендә хәзерге дәүләт чикләре XVI гасырда Казан, Себер ханлыкларын басып алу һәм Ногай урдасының акрынлап таркалуы (сәбәбе — ногай татарларына һәлакәт китергән климат үзгәрешләре тәэсирендә тагын да катлауланып киткән эчке сәяси каршылыклар) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ягъни, халыкара хокук күзлегеннән караганда, бу пункт белән билгеләү өчен XVI гасырның икенче яртысыннан исәпли башларга кирәк.

Башкортстанның мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытылучы рәсми тарихында татарлар хәзерге Башкортстан җирләренә XVII-XVIII гасырларда, ягъни бу җирләр инде Русия контролендә булганда килеп урнашкан диелә. Тик бу концепция артында ул чорның тарихи чынбарлыгына һич тә туры килми торган бик тә конкрет сәяси сәбәпләр ята.

Хәзерге татарының тарихи тамырлары ике төрки халыктан — Идел буе болгарларыннан һәм Алтын Урда татарларыннан килә

Баштан ук шуны билгеләп үтик: хәзерге Идел-Урал татарларының тарихи тамырлары XIV-XV гасырларда тулысынча кушылып берләшкән ике төрки халыктан — Идел буе болгарларыннан һәм Алтын Урда татарларыннан килә. Һәм хәзерге Башкортстанның көнбатыш җирләре Алтын Урда барлыкка килгәнче үк (кимендә XII гасырда) Идел Болгары биләмәләре була, моны археологик табылдыклар да, язма чыганаклар да раслый.

Мәсәлән, Лаврентьев елъязмасында XIII гасырда Җаек (Урал) елгасы буенда Идел болгарлары гаскәре бәрелеше турында языла. Ә бу бит инде хәзерге Башкортсанның көньяк җирләре дигән сүз. Елъязмада болай диелә: "Того же лета 1229 года Саксины и Половцы възбегоша из низу к Болгарам перед Татары и Сторожеве Больгарскыи прибегоша бъени от Татар, близ рекы, ей же имя Яик". Болгарларның чик саклау гаскәрләре дәүләт чикләре тирәсендә урнашкан була. Идел Болгарының хәрби системын истә тотканда, бу факт Идел Болгарының чикләре шушы тирәләрдә булганлыгын күрсәтә. Үз чиратында, XIII гасыр башына (ягъни кимендә XII гасырдан, ә бәлки иртәрәктер дә) хәзерге Башкортстанның яртысыннан артыгы Идел Болгары җирләре булган дияргә нигез бар. Бу һәм хәрби ныгытмаларда урнашкан чик сакчыларының булуы болгарларның әле Алтын Урда барлыкка килгәнче үк әлеге җирләрне үзләштергәнлеген һәм контрольдә тотканлыгын күрсәтә. Соңрак бу җирләр Җүчи Олысына (хәзергечә әйткәндә Алтын Урдага) керә.

Хәзерге татар халкының төрлелеге нигезендә күчмә татар цивилизациясе белән Идел болгарларының шәһәр цивилизациясе арасындагы симбиоз ята

Идел Болгары җирләре Алтын Урдага Болгар виләяте буларак керә, ә Болгар шәһәре Алтын Урданың беренче башкаласы була. Болгарлар тел, мәдәният ягыннан үзләренә якын булган һәм уртак ислам динендәге, сәяси яктан өстенлек тоткан татарлар арасында эреп татарлар белән берләшә. Хәзерге татар халкының төрлелеге нигезендә күчмә татар цивилизациясе белән Идел болгарларының шәһәр цивилизациясе арасындагы шушы симбиоз ята. Алтын Урда таркалганнан соң хәзерге Башкортстан җирләре өч татар дәүләтенә эләгә: Казан ханлыгы, Себер ханлыгы һәм Ногай Урдасы.

Казан ханлыгының элекке Болгар виләяте (ягъни Идел Болгары) җирләрендә оешуын исәпкә алганда, хәзерге Башкортстанның барлык көнбатыш өлеше һәм өлешчә үзәк өлеше дә әлеге яңа дәүләткә керә.

Казан ханлыгының элекке Болгар виләятендә булуы турында "Казан тарихы"нда языла. Бу чыганак Казан ханлыгында аның 1552 елда яулап алынуына кадәр яшәгән урыс хәрби әсире язмаларыннан гыйбарәт. "Та бо бѣ преже земля болгаровъ малых за Камою, промеж великия рѣки Волги и Бѣлыя рѣки Воложки до великия Орды Нагайския". "Белая река Воложка" — хәзерге Агыйдел елгасы.

Башка бер чыганакта — XV гасыр ахырындагы Мәскәү елъязмалар тупланмасында — Ибраһим ханның 1469 елда Мәскәү кенәзлегенә каршы саклану явына баруы турында языла һәм түбәндәгеләр хәбәр ителә: "Собрался на них царь Казанскои Обреим со всею землею своею, с Камскою и с Сыплиньскою и с Костяцькою и з Беловоложскою и Вотятьцкою и з Башкирьскою". Шулай итеп, "Белая Воложка" - Агыйдел елгасы. Урта гасыр чыганакларына караганда, Агыйделнең ("Белая Воложка") чикләре аның тамагыннан алып аңа Караидел кушылган урынга (ягъни хәзерге Уфага) кадәр була. Шуңа күрә, Казан ханлыгындагы "Беловоложская земля" дигәне хәзерге Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җирләре, ягъни татарлар тоташ тупланып яшәгән урыннар булып чыга да. Тагын шуңа игътибар юнәлтәм: "Башкирская земля" елъязмада аерым аталган. Бу аңлашыла да, XV-XVI гасырларда үзләрен башкортлар дип атаучылар хәзерге Башкортстаннан күпкә төньяктарак яшәгән. Атап әйткәндә, Чулман елгасының өске өлешләрендә. Казан ханлыгының бәйсезлеген торгызу өчен баш күтәргәннәргә (татарлар һәм мариларга) каршы сугышкан Андрей Курбский кенәз соңрак башкортларны шунда очрата да.

5 татар ханы турында кызыклы фактлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Моннан тыш, 1505 елга караган башка урыс елъязма чыганакларында Казан ханлыгының Кара Килембәт исемле ниндидер кенәзенең Уфада яшәве турында языла.

Хәзерге Идел-Урал татарларының борынгы бабалары — болгарлар һәм Алтын Урда татарлары бу җирләрне әллә кайчан үзләштерә башлаган

Бу чыганакларга нигезләнеп, хәзерге Башкортстан җирләренең борынгы заманда Идел Болгарына, Алтын Урдага һәм, соңрак ул җимерелгәч, аның төрле өлешләрендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләренә кергәнлеген кыю рәвештә белдерә алабыз. Ә хәзерге Идел-Урал татарларының борынгы бабалары — болгарлар һәм Алтын Урда татарлары бу җирләрне инде әллә кайчаннан үзләштерә башлаган була.

Бу турыда XVIII гасыр ахырында Пугачев баш күтәрүенең әле суынмаган эзләре буйлап узганнан соң, безнең көннәргә кадәр сакланмаган үз тарихи чыганакларына нигезләнеп, алман галиме (медицина докторы, тарих профессоры, Русия императоры фәннәр академиясе әгъзасы) Петр Симон Паллас та язып калдырган. Үз язмаларында ул Оренбур губерниясенең Уфа провинциясендә яшәгән татарларга аерым игътибар бирә.

"На западной, южной и северо-западной сторонах Уфы жительствуют так нарицаемые Уфимские Татара, свойственники Казанских, но давно уже в сих странах поселившиеся. Они составляют особливо в околотках между реками Белою и Иком, многочисленные жилища. Сии Татара из всех Уфимских селенников беспорно самые прилежнейшие земледельцы, и по большей части люди неубогие... Кроме сей малой разности в платье, другой ни в языке, ни в обыкновениях, между Уфимскими и Казанскими Татарами, которых в Уфимской провинции великое множество живут перемешавшись, приметить не можно".

Ягъни Петр Симон Паллас татарлар турында язганда аларның биредә инде йөзләрчә ел буе яшәвен аерым билгеләп уза. Татарларны шартлы рәвештә Уфа һәм Казан татарларына бүлүенең бердәнбер сәбәбе беренчеләренең бирегә урта гасырларда килеп урнашкан булуы, икенчеләренең күптән түгел генә килүе белән бәйле. Һәм ул алар арасында бернинди аерма да булмавы турында яза. Шунысы да мөһим, ул Уфа провинциясендә яшәүче татарларның биредәге барлык халыклар арасында җир эшкәртүнең иң алдынгы технологияләренә ия булуын белдерә. Бүгенге көннәргә әйләнеп кайтсак, Башкортстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең төп өлеше нәкъ менә татарлар тупланып яшәгән көнбатыш һәм үзәк районнарга туры килә. Нәтиҗәләр үзеннән-үзе күренеп тора.

Паллас хәрби ныгытмалар һәм таш мәчетләр калдыклары турында да аларның татарныкы булуына ачык ишарәләп яза

Шул ук вакыта Петр Симон Паллас Уфа татарларын башкортлардан ачык итеп аера, тегеләре турында да, болары турында да аерым яза. Шуңа күрә, алман кешесе нәрсәнедер бутагандыр дип әйтеп булмый. Шулай ук Петр Симон Паллас хәрби ныгытмалар һәм таш мәчетләр калдыклары (ә алар бары шәһәрләрдә генә була алган) турында да аларның татарларныкы булуына ачык ишарәләп яза.

"Да и в самом деле находятся в окружности Уфы многие монументы, доказывающие жительство здесь некоего от башкирцев со всем особливого народа. Ибо две по ту сторону реки Диомы при отстоящих в 40 почти верстах от города Уфы Татарских деревнях Тирме и Калмаше находящиеся из кирпичу строенные мечети, и многия при них надгробные камни от части с Арабскими, а от части с коптическими надписями не Башкирского суть произхождения. Также и находящиеся между Уфою и Бирским по обеим сторонам реки Белой укрепленные места доказывают, что они строены не Башкирцами".

XVII-XVIII гасырларда Русиядәге көчләп чукындырудан качып, татарларның бирегә күпләп күченеп килүе чит җирләрне үзләштерү түгел, ә зур татар дөньясы кысаларындагы үзенчәлекле эчке миграция булган

Шулай итеп, төрле чорларның барлык чыганаклары Башкортстандагы хәзерге татарларның борынгы бабаларының бирегә күптәннән, бу җирләр Мәскәү/Русия дәүләтенә кушылганчыга, ягъни XVI гасырдагы дәүләт чикләре билгеләнгәнчегә кадәр үк килеп урнашканлыгы турында сөйли. Хәзерге татарларның борынгы бабалары хәзерге Башкортстан җирләрен бу җирләр XVI гасырда Мәскәү кенәзлегенә кушылганга кадәр генә түгел, Алтын Урда барлыкка килгәнче үк үзләштерә башлаган. Шуңа күрә XVII-XVIII гасырларда Русиядәге көчләп чукындырудан качып, татарларның бирегә күпләп күченеп килүе чит җирләрне үзләштерү түгел, ә зур татар дөньясы кысаларындагы үзенчәлекле эчке миграция булган.

Шулай ук элеге чыганакларга таянып, “Агыйдел татарлары” (Беловолжская земля”) һәм Петр Паллас әйләнешкә кертеп җибәргән “Уфа татарлары” төшенчәләренең күптәнге тарихи нигезе булуын да әйтә алабыз. Һәм бу төшенчәләрнең кулланылуы нигезле, алар “Башкортстан татарлары” төшенчәсе белән бергә кулланыла ала.

БМО документлары нигезендә Башкортстанда татарлар бернинди дә диаспора түгел, ә нәкъ менә асаба халык

Югарыда язылганнарның барысын да йомгаклап берничә нәтиҗә ясап була. Беренчедән, БМО документлары нигезендә, Башкортстанда татарлар бернинди дә диаспора түгел, ә нәкъ менә асаба халык. Шуңа күрә, җае чыккан саен татарлар моны әйтә ала һәм әйтергә тиеш тә. Икенчедән, Башкортстан шартларында үзеңне “асаба халык” дип атау үзеңнең сәяси субъект булуыңа тагын бер кат күрсәтү. Татарларны диаспора дип атау исә хата гына түгел, ә аларның Башкортстан республикасындагы тарихи һәм сәяси ролен киметеп күрсәтергә тырышу, “диаспора” сүзе бигрәк тә Башкортстан татарларынң милли хокукларын бозуны аклау өчен кулланыла. Татар теленә дәүләт статусы кайтарырга, эшкә хезмәткәрләр алганда тигезлек таләп итәргә, үз хаҗәтләре өчен финанс ресурслары сорарга татарларның хокукы юк дигәнне аклар өчен.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG