Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел белән Урал арасында Берлин дивары: Татарстан һәм Башкортстан чиге ничек ясалган


Татарстан һәм Башкортстан харитасы
Татарстан һәм Башкортстан харитасы

2019 елда Башкортстан, ә 2020 елда Татарстан үзенең 100 еллык юбилеен билгели. Бу ике республиканы еш кына бер-берсе белән чагыштырып карыйлар. Алар арасында охшашлыклар чыннан да шактый. Әйтерсең, алар бер бөтеннең ике яртысы. Татар белән башкортлар арасында да уртаклыклар бик күп. 100 ел чамасы элек уртак җирне бүлешү, чик сызу еш кына бик сәер, фаҗигале, ә кайчак хәтта көлкеле хәлләргә дә китергән.

Башкортостан и Татарстан: сравниваем две республики
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Ленин шикләнә, Шейнкман комачаулый

Алдан ук шуны искә алып үтик: 1917-1918 елларда тәкъдим ителгән Идел-Урал һәм Татар-башкорт республикасы проектлары төрле сәбәпләр аркасында ахыр чиктә гамәлгә ашмый. Татар-башкорт республикасын оештыру, ә соңрак Уфа губерниясе өязләрен Татарстанга кушу максатында күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр Галимҗан Ибраһимов, Мирсәит Солтангалиев һәм Сәхиб Сәетгалиев зур көч куя. Бу җирләрдәге этник вазгыятьне яхшы белгәнгә, алар күпчелекне татарлар тәшкил иткән төбәкләрне Татарстанга кушу зарурлыгын да яхшы аңлый.

Әхмәт-Зәки Вәлиди проекты булган Башкортстан республикасын игълан итү моңа киртә буларак каралмый. Алар фикеренчә, Башкорт республикасы аерым, Татар-башкорт республикасы аерым яши алыр иде. Бу юнәлештә соңгы омтылыш 1919 ел ахырында була. Ул чакта Көнчыгыш халыкларның коммунистик оешмаларының II бөтенрусия корылтае Татар-башкорт республикасын оештырырга карар итә. Әмма шул ук елның 13 декабрендә РКП(б) политбюросы бу карарны гамәлдән чыгара. Бу эштә төп рольне милләтләр комитеты башлыгы Иосиф Сталин уйнаган булырга охшый.

Милли республика оешуга иң нык каршы чыгучылар Казан большевиклары, ә атап әйткәндә ике килмешәк Карл Грасис һәм Яков Шейнкман була

Татар-башкорт республикасын оештыруга һәм гомумән милли республика оешуга иң нык каршы чыгучылар Казан большевиклары, атап әйткәндә ике килмешәк Карл Грасис һәм Яков Шейнкман була. Әмма татар коммунистлары совет хөкүмәте белән уртак тел таба һәм ахыр чиктә бу төркемне нейтральләштерә.

Шуннан соң төп каршылык күрсәтүчеләр Уфа губерниясе комитеты һәм аның җитәкчесе, шулай ук килмешәк Борис Эльцин була. Алар үз максатларына ирешү өчен сәяси провокацияләр дә кыла. Мәсәлән, 1920 елның 20 мартында Казан губерниясе партия хезмәткәрләре конференциясендә Эльцинның ике милли республикага да каршы интригалары турында рәсми хисап була. Аерым алганда 2-нче мөселман полкы сәнәкчеләр күтәрелешендә катнашырга мөмкин дигән сылтау белән мәҗбүри рәвештә коралсызландырыла һәм соңрак җәзалаулар эшләре өчен яңадан төзелә. Өстәвенә мондый чаралар милли республикаларның ышанычлы булмавын күрсәтүче дәлил итеп күрсәтелә. Уфа губерниясе җитәкчелегенең каршылыгы губерниянең көнчыгыш өлеше инде Башкорт республикасына кергән булуы һәм калган җирләрне берничек тә кулдан ычкындырасы килмәүләре белән бәйле.

Моңа карамастан, 1920 елның мартында татар милли җитәкчеләре Мирсәит Солтангалиев, Сәхиб Сәетгалиев һәм Борхан Мансуровның Владимир Ленин белән мөһим очрашуы уза. Ул сөйләшүнең тулы эчтәлеге билгеле түгел. Шулай да берничә ел соңрак Сәетгалиев ул сөйләшүнең бер өлеше турында хәтирәләре белән уртаклаша. Сөйләшүнең төп темасы Уфа губерниясендәге башкорт халкы була. Бу җирләрдә алар азчылыкта булуны истә тотканда, сүз тагын Татар-башкорт республикасы турында барган булырга тиеш. Татар коммунистлары бу идеядән РКП(б) политбюросы карарыннан соң да баш тартмый һәм үгетләү эшләрен дәвам итә.

Уфа губерниясенең Башкорт республикасына керми калган өлешләре Татарстан республикасына керергә тиеш була

Сәетгалиевтан чыккан мәгълүматларга караганда, Ленин татарлар белән башкортларның бер республика эчендә булу мөмкинлегенә шикләнебрәк карый. Ленин ул чакта мөселман халыкларга карата милли сәясәт мәсьәләләренә бик төшенеп тормый. Совнаркомда милли мәсьәләләр өчен Иосиф Сталин җаваплы була. Ул Ленинга үзе кирәкле дип тапкан мәгълүматны гына бирә. Ул шулай ук Солтангалиевка карата начар мөнәсәбәттә була. Алга аның таба бу республикаларга карата начар гамәлләре ачыграк күренә башлый.

Ахыр чиктә 1920 елның гыйнварында РКП(б) үзәк комитетының политбюросы Татар республикасы оештыруга әзерләнү комиссиясе төзи. Аны Галимҗан Шәрәф (Идел-Урал проекты авторы) җитәкли. Бу проектка караганда, Уфа губерниясенең Башкорт республикасына керми калган өлешләре Татарстан республикасына керергә тиеш була.

Стәрлетамак өязенең Татарстанга кушылырга тиеш булган өлеге сары белән күрсәтелгән
Стәрлетамак өязенең Татарстанга кушылырга тиеш булган өлеге сары белән күрсәтелгән

Ике өяз билгесезлектә кала

Башкорт республикасы җитәкчелеге Уфа губерниясенең татарлар күпчелектә булган өлешләренә дәгъва итмәгән

Татар-башкорт республикасына яки Уфа губерниясенең бер өлешен алган Татар республикасына Башкорт республикасы һәм шәхсән Әхмәт-Зәки Вәлиди каршы булган дигән ялгыш фикер бар. 1920 елның 17 февралендә Вәлиди һәм Башкорт республикасы вәкилләре Абдулла Әдһәмов белән Габдерәшит Бикбавов имзалаган, РКП(б) үзәк комитетына юлланган хатта: "Без, башкорт вәкилләре, азсанлы башкортлар ягыннан бернинди дә таләп булмавын һәм булмаячагын гарантиялибез", диелә. Шулай ук Татар республикасының Уфа районы өлешендә башкортлар бары 355 772, ә татарларның, Казан, Вятка һәм Сембер губернияләрен исәпкә алмаганда, 1 332 379 кеше булуы” да телгә алына. Башкортларның бердәнбер таләбе "Татар-башкорт" терминын кулланмау, андый республикага "Татар" исемен генә бирү була. Хатның язылу датасына һәм анда искә алынган башкортлар санына караганда, аны язучылар "Уфа районы" дигәндә Уфа, Бәләбәй, Бөре өязләрен генә түгел, Стәрлетамак өязен дә күздә тотканнар. Ягъни Башкорт республикасы җитәкчелеге Уфа губерниясенең татарлар күпчелектә булган өлешләренә дәгъва итмәгән.

Шулай да 1920 елның май башында инде Сталин җитәкчелегендә яңа комиссия төзелә. Анда ике татар җитәкчесе - Мирсәет Солтангалиев һәм Сәхиб Сәетгалиев тә керә. Әмма Мәскәүдән Татар республикасының булачак чикләре турында бернинди ачык күрсәтмә килми, Ленин бу мәсьәләгә бик сак каравын дәвам итә. Шул ук вакытта Татарстанга аның хәзерге үзәк һәм көнчыгыш өлешләрен генә кертү проекты да барлыкка килә. Солтангалиев белән Сәетгалиев ризасызлык белдергәч, 1920 елның 27 маенда өченче компромисс декрет чыга. Бу көн хәзер рәсми рәвештә Татарстанның барлыкка килү көне санала.

Декретта Бөре һәм Бәләбәй өязләрен республикага кушу мәсьәләсен анда яшәүчеләр үзләре хәт итәргә тиешлеге махсус рәвештә аерым пункт белән күрсәтелә

Анда республиканың төньяк, көньяк һәм көнбатыш чикләре беренче проекттагыча кала. Уфа һәм Стәрлетамак өязләре төшеп кала, әмма декретта Бөре һәм Бәләбәй өязләрен республикага кушу мәсьәләсен анда яшәүчеләр үзләре хәт итәргә тиешлеге махсус рәвештә аерым пункт белән күрсәтелә.

1920 елның маенда ук Бәләбәй өязе вәкилләре делегациясе Мәскәүгә килә һәм үзләрен Татарстанга кушуны сорый. Шуннан соң Мирсәет Солтангалиев һәм Сәхиб Сәетгалиев киңәшмәгә чакырыла.
Татарстанга кушылырга тиешле ике өяз ул вакытта нинди була соң? 1920 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, ул чакта Бөре өязендә 656 мең кеше яши. Башкортлар 22,9 процент, татарлар 35,5 процент, урыслар 26,2 процент була. Ягъни татарлар белән башкортлар бергә 58 процент тәшкил итә. Бәләбәй өязендә 595 мең кеше яши. Татарлар 46 процент, башкортлар 15 процент була, бергәләп 61,11 процент тәшкил итәләр.
Татарстан җитәкчелегенең Уфа өязен дә республикага кушу теләге Бәләбәй һәм Бөре өязләренең Уфага нык бәйле булуы белән аңлатыла.

Татарстан и Башкортостан
Татарстан и Башкортостан

Әгәр копмромисс вариант гамәлгә ашырылып, Бәләбәй белән Бөре өязләре кушылган булса да, хәзерге Татарстан бөтенләй башка булыр иде. Ул очракта татар халкының күпчелеге бер республика кысаларында яшәр иде. Хәзер исә Татарстанда татарларның 30 проценттан азрак өлеше генә яши. Ул чакта милли мәнфәгатьләрне кайгырту да күпкә җиңелрәк булыр иде. Моннан тыш республиканың мәйданы да 111 мең дүрткел чакрым (хәзер 68 мең дүрткел чакрым) булыр иде. Демографик процессларны исәпкә алганда, хәзер халык саны да 6 млн булыр иде, ә хәзер 3,9 млн.

Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре Татарстанга кушылган очракта ике республиканың якынча чикләре
Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре Татарстанга кушылган очракта ике республиканың якынча чикләре

Башкортстанга килгәндә, Әхмәт-Зәки Вәлиди проекты башкортлар күп булган республика булыр иде. Бу башкорт халкының үзбилгеләнү юлындагы күп кенә киртәләрне булдырмау мөмкинлеге бирер иде.

Уфа губерниясе биләмәләре. 1916 ел
Уфа губерниясе биләмәләре. 1916 ел

Бу ике өяз өчен көрәш дәвам итә. 1920 елның сентябрендә Уфа губкомы Бөре һәм Бәләбәй өязләре икътисади яктан Уфага ныграк бәйләнгән дип аларны Татарстанга кушуга каршы чыга. Уфа губкомы әлеге өязләрнең башкарма комитетларына “азык-төлек кампаниясенә” комачаулый күрмәсен дигән сылтау белән гадәттән тыш корылтай уздырудан тыелырга куша. Ягъни бу өязләргә кая кушылу мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирелми кала.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

XS
SM
MD
LG