Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия империясе җимерелгәндә хәлиткеч вакыйгалар Казанда һәм Уфада була. Сәяси үзәк буларак Уфаның роле артканнан арта бара.

Мәскәүдә узган беренче Бөтенрусия мөселманнары корылтаеннан соң элекке Русия империясе мөселманнарының аерым этномилләтләр форматында үзбилгеләнү юлына басуы ачык сизелә башлый.

XX гасыр башында "Иттифак әл-мөслимин" фиркасенең империянең барлык мөселманнарын бердәм сәяси милләткә берләштерү идеясе әлеге вазыгятьтә инде чынга ашмаслык була, чөнки халыкларның үзбилгеләнү процесслары башлана.

Әлеге шартларда төрки-татарлар (беренче чиратта татарлар һәм башкортлар) исеменнән чыгыш ясарлык вәкаләтле оешма җыю өчен әзерлек башлана. Хәлиткеч вакыйгалар Казанда һәм Уфада була. Сәяси үзәк буларак Уфаның роле артканнан арта бара. Моңа шәһәрнең географик урыны гына түгел (барлык диярлек татарлар яшәгән Идел-Себер төбәгенең кап уртасы), ә Уфада мөселманнарның диния нәзарәте урнашу да йогынты ясый. Моннан тыш биредә татарларның сәяси позицияләре ныклырак була.

1917 елның 26 маенда, җомга көнне Уфа гарнизонының мөселман солдатлары хәрби йөреш дәресләреннән азат ителеп (мөселманар өчен ял көн) 8 мең кешелек митингта катнаша. Анда Уфа мөселман хәрби шурасы оеша. Нәтиҗәдә, 12 июньдә мөселман батальоннары Уфа урамнары буйлап марш атлый.

Нәкъ менә татарлар арасында беренче мөселман феминистлары һәм беренче мөселман театр актрисасы барлыкка килү очраклы түгел

Нәкъ менә татарлар арасында беренче мөселман феминистлары һәм беренче мөселман театр актрисасы барлыкка килү очраклы түгел. Февраль инкыйлабына кадәр иң алдынгы мөселман милләте буларак, татарларның барлык сәяси даирәләрдә дә йогынты ясарлык төркемнәре була: либераллар арасында да (беренче чиратта, кадетлар), эсерларның ике фракциясе (уңнар һәм суллар) арасында да, большевиклар арасында да. Моңа өстәп татар милли хәрәкәтенең активистлары арасында "милли социалистлар" дип аталган һәм Русиянең бер генә атаклы сәяси фиркасенә дә кермәгән, ләкин уртача сул карашларны алга сөргән хәрәкәт вәкилләре дә күп була.

Ләкин аерылуның иң төп линиясе бөтенләй башка мәсьәләгә карата уза. Беренче Бөтендөнья мөселманнар корылтаена (1917 елның маена) төрки-татарлар арасында ике төп фракция формалаша - унитаристлар ("төрекчеләр") һәм федералистлар ("туфракчылар"). Беренчеләренең социаль базасы булып эре татар милли буржуазиясе, либераль сәяси карашларнны алга сөрүче "иске" интеллигенция тора. "Туфракчылар"ны исә "сул" (социалистик) идеяле башлыча яшь прогрессив зыялылар вәкилләре, хәрбиләр тәшкил итә.

Казанда 1917 елның июль ахырында узган II Бөтенрусия мөселманнар корылтае эшендә Уфа губерниясеннән 18 вәкил катнаша.

Ибнәмин Әхтәмов
Ибнәмин Әхтәмов

Бер үк вакытта Казанда Хәрби шура җыены һәм мөселман руханилары корылтае да уза. 22 июльдә әлеге өч җыенның бергә уздырылган утырышында Уфа делегаты Ибнәмин Әхтәмов рәислек итә. Бу да төрки-татар милли хәрәкәтендә Уфа губерниясе татар элитасы позицияләренең ныгуын күрсәтә.

Әлеге җыенда милли-мәдәни үзбилгеләнү өчен чыгыш ясаучы төрекчеләр туфракчыларга караганда күбрәк була. Моңа җыенда карт милли элитаның йогынтысы ныграк булган Казан губерниясеннән, Петроград (Петербур) һәм Мәскәүдән делегатларның сан ягыннан күбрәк булуы да сәбәпче.

Күрәсең, бу беренче Милли мәҗлесне җыю коллегиясен тәшкил иткән комиссияләр әгъзаларын сайлауга да йогынты ясаган. Коллегиягә Дәүләт думасының элекке депутаты, юрист Садри Максуди, Ибнәмин Әхтәмов (78 тавыш бирелгән), студент Галимҗан Шәрәф (52 тавыш), юридик факультет студенты Әминә Мөхетдинова, публицист Фатих Кәрим (50 тавыш), юрист К.Кәримов һәм тарихчы Һади Атласи кергән. Галимҗан Шәрәфтән кала боларның барысы да төрекчеләр була.

Шулай ук халык мәгарифе комиссиясе һәм финанс комиссиясе төзелә (сәүдәгәрләр Латиф Яушев һәм Н.Хәкимов, журналист Шәйхулла Алкин). Рухи эшләр комиссиясенә Мөселман диния нәзарәте тулысынча керә.

Сайланган коллегия 1917 елның августында Милли мәҗлескә сайлау уздыруны әзерләр өчен Уфага күчә. Аны 1917 елның 1 ноябренә тәмамларга телиләр.

Шуны әйтеп узарга кирәк, коллегия әгъзалары юридик гамәлләргә бик җитди караган. Әйтик, коллегия Милли шура башкарма комитетыннан II Бөтенрусия мөселманнары корылтаеның 11нче утырышының нотариус раслаган беркетмәсен соратып ала. Бары тик шуннан соң гына конституция төзи һәм Мәҗлес сайлауга әзерлек башлый.

Хәрби көч белән ныгытылган йомшак көч сәясәте элекке Русия империясенең федерализация юлында иң яхшы аргумент булып тора

Шунысын да билегеләп үтү зарур, коллегия (ә аның җитәкчесе Сорбонна университетын тәмамлаган тәҗрибәле юрист Садри Максуди була) вәкаләтле оешманы алдан ук Русия хакимиятләреннән – вакытлы хөкүмәттән рәсми теркәтергә тырыша. Сөйләшүләр озак һәм авыр бара, вакытлы хөкүмәт Милли шура белән мөселман гаскәрләре төзү турындагы сөйләшүләр вакытындагы кебек, юл куярга ашыкмый. Шулай да, авырлыклар белән булса да, эш алга бара. Монда, әлбәттә, Милли шура һәм аның артында торган мөселман гаскәрләренең дә роле зур була. Хәрби көч белән ныгытылган йомшак көч сәясәте элекке Русия империясенең федерализация юлында иң яхшы аргумент булып тора.

Сентябрь аенда коллегия Уфада эшли башлаганнан соңа, булачак Милли мәҗлеснең матбугат чаралары да барлыкка килә. Сембер мөселман шурасының "Җөмһүрият", Сарытаудагы мөселман бюросының "Мохтарият" газетлары чыга башлый. Аларда милли-мәдәни мохтариятләр төзү мәсьәләләре һәм аларның оешмалары алдында торган бурычлар турында аңлатыла.

Мөселманнар үз тормышларын үзләре хәл итә, үз җитәкчеләрен үзләре сайлый башлый

II Бөтенрусия мөселман корылтае карары белән Оренбур мөселман (магометан) дини җыелышы таркатыла, ә аның нигезендә сентябрьдә Милли идарәнең бер өлеше булган Дини ведомство барлыкка килә. Ягъни инкыйлабка кадәр тулысынча дәүләтнеке саналаган оешма хәзер мөселманнар кулына күчә һәм дәүләт оешмасы булмый, ә милли үзидарә оешмасы була. Гади тел белән әйткәндә, хәзер мөселманнар үз тормышларын үзләре хәл итә, үз җитәкчеләрен үзләре сайлый башлый.

Диния нәзарәте, идарә итүдән тыш, идеология белән дә шөгыльләнә. Патша заманнарыннан аермалы буларак, әлеге идеология прогрессив демократик сыйфатка ия була. Әйтик, 1917 елның көзендә Диния нәзарәтендә мөслимәләрне төрле сайлауларда катнашуга чакырып фәтвә чыга. Фәтвәдән әйтелгәнчә, шәригать "хатын-кызларның сәяси хокукларын чикләми, шуңа күрә мөслимәләрнең сайлауларда катнашуын шәригать тыймый, бернинди дә киртәләр куймый". Шулай ук нәзарәт консерватив фикер йөртүче дин әһелләрен тәнкыйтьләп чыга.

Әйтергә кирәк, ул вакытта беркайда да, хәтта Европада да хатын-кызларга сайлауда катнашу хокуклары бирелмәгән була. Британиядә хатын-кызларның мондый хокуклары ирләрнеке белән 1929 елда гына тәңгәлләшә.

Мөселман татарлар очрагында хатын-кызларга ирләрнеке кебек үк хокуклар бирелүне Ферваль инкыйлабы белән генә бәйләп карарга ярамый. Чынлыка бу процесслар татар җәмәгатьчелегендә иртәрәк башлана һәм монда иң зур рольне җәдитчеләр уйный. Аларның иң төп шигарләренең берсе мөслимәләргә белем бирүгә бәйле була. Нәкъ менә шул вакытта татар хатын-кызлары арасында беренче мөслимә феминисткалар барлыкка килә, беренче театр артисткасы Сәхипҗамал Гыйззатуллина-Волжскаяның исеме танылу ала.

Write Your Quote Here ...Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да татар халкы үз милли автономияләрен булдыру юлыннан бара

Әйтергә кирәк, милли үзбилгеләнүгә омтылу, көтелгән ирек алу теләге белән янган зыялы яки буржуаз элита вәкилләрендә генә түгел, сәясәттән ерак дип саналган гади халык, авыл кешеләре арасында да була. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да татар халкы үз милли автономияләрен булдыру юлыннан бара.

Уфа губерниясе татарлары килеп чыккан мөмкинлекләрдән файдаланып калыр өчен бердәм активлык күрсәтә, җирле үзидарә оешмаларына сайлауларда актив катшана.

Уфа губерниясендәге земстволарга сайлауда 300 мең сайлаучының 112 меңе тавыш бирә, аларның 70 проценты мөселман була. Безнең халык гасырлар буена имеш "каты кулга" омтылган һәм җәмәгатьчелек демокртик процедураларга битараф булган дип әйтеп булмый.

Коллегия үз эшен 1917 елның 28 августында башлый. "Уфимская жизнь" (29 август саны) газеты бу хакта менә ничек яза: "Милли-мәдәни мохтарият идарәсенең коллегиясен ачу көнендә Уфа мөселманнары анда яшел байрак алып килде. Шул ук көнне Уфада зур манифестация узды, анда башлыча мөселман хәрбиләреннән торган берничә мең кеше катнашты. Байракта татарча "Ирек өчен – Уфа хәрби шурасы". Яшәсен милли-мәдәни автономия 1917 ел 22 июль" дип язылган.

Шунысы кызык, урам йөрешләрендә милли киемнәрдәге мөслимәләр дә катнашты: "Яшәсен милли-мәдәни мохтарият! Яшәсен азат мөслимә!". Сәгать 11дә меңләгән кешедән торган демонстрация үзәк урам буйлап, өч тапкыр "тәкъбир" әйтеп, Оренбур мөселман Диния нәзарәте бинасына юнәлде. Бинадан коллегия әгъзалары чыкты, аларны хәрбиләр аерым сәламләде. Әлеге йөрешнең максаты – вакытлы хөкүмәттән милли-мәдәни мохтарият бирүне таләп итү иде".

Бу йөреш илдә зур яңгырау ала, аның турында Уфа газеталары гына түгел, "Известия Московского Совета рабочих депутатов" (6 сентябрь саны) кебек үзәк газетлар да яза.

Хәрби шура Милли мәҗлеснең рәсми булмаган хәрби көченә әйләнә

Кануннар чыгару оешмасы – Милли мәҗлес һәм аның тарафыннан төзелгән башкарма комитет – Милли идарә үз эшен Уфада 1917 елның 20 ноябрендә Октябрь инкыйлабыннан соң ук башлый. Русия һәм Себернең барлык төрки-татар халкы милли бүлгеләргә (округ) бүленә, аларда җирле идарә – шәһәр һәм бүлге мәҗлесләре төзү планлаштырыла. Шәһәр һәм бүлге мәҗлесләренә дини һәм милли-мәдәни эшләр белән шөгыльләнүче башкарма оешмалар да карарга тиеш була.

Хәрби шура Милли мәҗлеснең рәсми булмаган хәрби көченә әйләнә.

Моннан тыш, Эчке Русия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтариятенең конституциясе дә төзелә. Ул мәҗлес корылтаена кадәр раслана. Әлеге документның берничә маддәсен тәкъдим итәбез:

2нче маддә: "Төрки-татар милләтенең 20 яше тулган һәр әгъзасы, нинди җенестә булуына карамастан, Милли мәҗлескә сайлау һәм сайлану хокукына ия".

12нче маддә: "Милли мәҗлес әгъзалары өч елга сайлана".

10нчы маддә: "Милли мәҗлеснең гади җыены (сессиясе) елга бер җыела".

44нче маддә: "Милли идарә рәисе, ведомстволар рәисләре һәм әгъзалары эшләре өчен түләү ала, әлеге вазифалар түләүле дәүләт, иҗтимагый һәм хосусый хезмәт белән бергә башкарыла алмый.

Ягъни бу даими нигездә эшләүче тулы хокуклы үзидарә оешмалары булган.

Мәҗлеснең иң мөһим карарларының берсе – "Идел-Урал" штаты төзүгә әзерлек карары кабул ителә

Мәҗлеснең һәр депутаты 50 мең сайлаучыдан сайланган. 1917 елның ноябрендәге корылтайга 100 депутат килә. "Федералистлар" фракциясенә 35 депутат керә. 29 ноябрьдә Мәҗлеснең иң мөһим карарларының берсе – "Идел-Урал" штаты төзүгә әзерлек карары кабул ителә.

Милли мәҗлеснең киләче якты кебек. Ләкин әлеге планнарны тормышка ашырырга Учредительное Собраниене куып таратуга бәйле буталчыклар һәм төрки-татар хәрәкәте эчендәге төрле төркемнәрнең тарткалашуы комачаулый.

Мәҗлеснең беренче утырышында ук "суллар", ягъни федералистлар большевикларның яңа хөкүмәтен һәм инкыйлабны хуплап чыга. Ләкин либераллар, совет хакимиятенә карата кире фикер йөртүчеләр, атап әйткәндә, Садри Максуди боларга каршы чыга. Моңа ризасызлык белдереп сул фракция утырышны ташлап китә. Мәҗлес үз эшен дәвам итә, "суллар" кире кайта, әмма әлеге аерымлану үзен соңрак сиздерә.

22-24 ноябрьдә Сәхиб Сәет-Галиев җитәкләгән Урал өлкә мөселман хәрби шурасы Екатеринбурда Урал өлкәсе хәрби мөселманнарының II корылтаен җыя. Җыен совет хакимиятен танымаучы Милли мәҗлесне таратып, парламентка яңа сайлау билгеләүне алга сөрә. Ягъни татар милли парламентын советлар хакимияте яклы итү омтылышы күренеп тора.

Әлеге эш белән Уфага делегат итеп Гали Шамигулов җибәрелә. Ләкин Уфада парламентны тарата алмыйлар. Сәбәбе бик гади була. Ул вакытта Уфа мөселман хәрби шурасы җитәкчесе итеп Мөхетдин Әхмәров урынына Пермьнән җибәрелгән прапорщик З.Байчурин билгеләнә. Ул Уфа большевикларының эшен тоткарлый башлый. Бу вакытта Уфада 144нче санлы мөселман полкын төзү тәмамлана, һәм аның башлыгына мәҗлес исеменнән нәселле чабышкы ат һәм яшел байрак тапшырыла. 1918 елның гыйнварына полкта биш мең кеше була, ә Хәрби шураның Уфадагы гаскәре барлыгы 15 мең кеше тәкшил итә. Мондый шартларда Милли шураны куып таратуны күз алдына китереп булмый.

Үзбилгеләнгән Башкурдистан җитәкчесе Әхмәт-Зәки Вәлиди 1918 елның 6 гыйнварында башкорт республикасы перспективаларын караучы утырышка килә. Бер мөһим әйберне онытырга ярамый – Оренбурда Башкортстан хөкүмәте булуга карамастан, Милли мәҗлес депутлары арасында да Башкортстан тарафдарлары ике фракциядә дә була.

Милли мәҗлес милли-мәдәни мохтариятнең вәкаләтле оешмасы буларак кына төзелүгә карамастан, ул Хәрби шура белән ныгытылган зур бер оешмага әйләнә. Ул турыдан туры вакытлы хөкүмәткә таләпләр куя башлый. Ләкин кайбер тактик хаталар җибәрелү сәбәпле, бу тиешле нәтиҗәләргә китерми. Милли парламент һәм идарә 1918 елның апрелендә таратыла.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG