Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтзәки Вәлиди


Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (баш. Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов), эммиграциядә Әхмәтзәки Вәлиди Туган (төр. Ahmed Zeki Velidi Togan) – башкорт милли хәрәкәте әйдаманы, галим, тюрколог, фәлсәфә докторы, Манчестер университетының мактаулы докторы (1967).

Зәки Вәлиди (1890-1970)
Зәки Вәлиди (1890-1970)

Тормыш юлы

Зәки Вәлиди 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстаның Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа. Гарәп, фарсы, урыс телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә.

Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң Үтәк авылында укый.

Казан

1908 елның көзеннән алып аның Казанда яшәү дәвере башлана. Атаклы «Касимия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый. «Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта.

1912 елда аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим Казан университеты галимнәре Николай Катанов, Ашмарин, Василий Богородицкий, шулай ук Санкт-Петербург университетында эшләүче академик Василий Бартольдның игътибарын үзенә җәлеп итә. 1912–1917 еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.

1913 елда Әхмәтзәки Вәлиди Русия Фәннәр академиясеннән Фирганә өлкәсенә, ә 1914 елда Бохара ханлыгына эшлекле сәфәргә җибәрелә. Икенче сәфәр вакытында ул X гасырга караган Коръән басмасының төрки теленә тәрҗемәсен таба.

Уфа

Галим буларак һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җитлегеп өлгергәч, 1914 елны Зәки Вәлиди Уфага кайтып төпләнә: «Госмания» мәдрәсәсендә мөдәррис булып эшли. 1917-1918 елларда – Милли Мәҗлес депутаты.

1917–1920 елларда Зәки Вәлиди башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. Бәйсез Башкортстан төзү идеясе барып чыкмагач, Фирганәгә барып төпләнә, басмачылык хәрәкәтенә җитәкчелек итүгә катнаша.

Мөһаҗирлек

1923 елның февралендә Зәки Вәлиди СССРдан чит илләргә чыгып китә. Башкорт халкына язган саубуллашу хатында, аннан да бигрәк Ленинга җибәрелгән хатында ул үзенең сәясәттән бөтенләйгә ваз кичүен хәбәр итә.

Гомеренең калган өлешен З.Вәлиди үзенең яраткан эшенә – фәнгә багышлый. Ул дистәләрчә, йөзләрчә фәнни хезмәт иҗат итә, дөнья күләмендә мәшһүрлек казана. Аның лекцияләрен Вена белән Лондонда, Берлин белән Боннда яратып тыңлыйлар. Истанбулда галим Ислам фәнни–тикшеренү институты оештыра һәм шул институтның башында тора.

Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә дөнья куя. Аны Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратына күмәләр.

Хәтер

1992 елның 23 июлендә Башкортстанның Милли китапханәсенә Әхмәтзәки Вәлиди исеме бирелгән.
Ишембай шәһәрендә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге урам һәм 2 нче номерлы Башкорт республика гимназия-интернаты бар.
Санкт-Петербург, Ишембай, Сибай шәһәрләрендә аның һәйкәлләре бар.
2008 елда аның исеме белән Уфадагы урам аталды (элек Фрунзе исемен йөрткән).
2010 ел ТЮРКСОЙ тарафыннан Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан ителгән.
2010 елның 26 августында Әнкара шәһәрендә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге парк ачылган.
Уфада мемориаль такта.

Википедия язмасы: Зәки Вәлиди

XS
SM
MD
LG