Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Бөтенрусия мөселманнары корылтае


Русия Дәүләт Думасында мөселман партиясеннән бер төркем депутат
Русия Дәүләт Думасында мөселман партиясеннән бер төркем депутат

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның февраль инкыйлабыннан соң Вакытлы хөкүмәт һәртөрле сәяси җыелышлар үткәрүгә рөхсәт бирә. Шуннан файдаланып Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе ике ай вакыт эчендә гадәттән тыш корылтай үткәрүгә кирәкле әзерлек эшләрен тәмамлый. Җыенга Русиянең һәр төбәгеннән, халыкның һәр катлавыннан 450 чамасы делегат чакырыла. Ләкин халык теләгеннән чыгып, бу сан ике тапкыр арттырыла һәм шулай итеп корылтайны ачу мәҗлесендә 980 делегат катнаша. Шунысы игьтибарга лаек: алар арасында, заманына күрә хатын-кызлар шактый күп була (112 делегат). Бу аларның яңа сәяси дәвергә яхшы ук оешкан төстә керүләренә бер дәлил булып тора.

Корылтай гаять зур рухи күтәренкелек шартларында азәрбайҗан бае Шәмси Әсәдуллаев тарафыннан мөселманнарга бүләк ителгән ташпулатта Русия мөсөлманнары вакытлы мәркәз бюросы җитәкчесе кавказлы Әхмәт Салихов (Цаликов) рәислегендә башланып китә. Коръән укылганнан соң беренче булып Муса Җаруллаһ Бигиев чыгыш ясый. Президиумга 12 кеше сайлана.

Президиум Вакытлы бюро тарафыннан әзерләнгән программа тәкъдим ителә һәм түбәндәге комиссияләр төзелә:

  1. Русиянең киләчәктәге идарә рәвеше буенча комиссия;
  2. Эшчеләр буенча комиссия;
  3. Җир-су буенча комиссия;
  4. Хатын-кызлар буенча комиссия;
  5. Учредительное Собраниегә сайлауларга әзерлек алып бару буенча комиссия;
  6. Сугыш һәм хәрби оешма буенча комиссия;
  7. Дини һәм гражданлык эшләре буенча комиссия;
  8. Мәгариф буенча комиссия;
  9. Җирле идарәләр буенча комиссия.

7 май утырышында идарә рәвеше мәсьәләсе турында чыгыш ясаган делегатлардан 18енең федерация яклы, 14енең исә үзәк идарә тарафында булуы ачыклана. Ул көнне җыелышны алып барган Һади Атласи президиумга әлеге тема буенча 200гә якын язма чыгыш килүен, шуларның 15енең русча, калганнарының төрле төрк диалектларында язылуын һәм бу факт Русия мөселманнарының берләшүе турында сөйли дип белдерә. Язмаларның 150сендә милли-мәдәни мохтарият, 34ендә федерация, 16сында мотлак мәркәз идарәсе системасы яклана, ди ул.

Мәсьәлә тавышка куела. М.Ә.Рәсүлзадә тәкъдим иткән федераль системаны 446 кеше яклый, 271е каршы чыга. Салиховның тәкъдимен (ягъни мәдәни мохтарият һәм үзәктән идарә режимы) 291 делегат яклый, 422се каршы чыга. "Мәмләкәтне идарә итү рәвеше" турында түбәндәге карар кабул ителә:

  1. Мөселман милләтләренең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен иң кулай режим- милли иттифакка (бердәмлеккә) һәм тупрак (территориаль) мохтариятенә нигезләнгән, төгәл билгеле җирләре булмаган милләтләргә милли-мәдәни мохтарият тәэмин итүче халык җөмһүрияте.
  2. Русиядә яшәгән мөселман милләтләрнең бөтен дини һәм мәдәни эшләрен тиешенчә алып бару һәм мөселманнарның бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү өчен алар белән бәйле кануннарны чыгару хокукына ия Гомум Русия мөселманнарының үзәк оешмасы төзелә.

Бу оешманың рәвеше, әгъзалары һәм ул башкарачак эшләр мөселман губерналары вәкилләренең беренче Оештыру мәҗлесендә (корылтайда) билгеләнәчәк.

Бу кабул ителгән формула ике карашны да канәгатьләндергән сыман булса да, көтелгәнчә киң колачлы булмый.

Галимҗан Баруди
Галимҗан Баруди

11 майда Ильяс Алкин рәислегендә узган утырышта Эчке Русия, Себер һәм Казакъстан мөселманнары Дини идарәсенә сайлаулар үткәрелә. Мөфтилеккә намзәт (кандидат) итеп 6 кеше (Галимҗан Баруди, Муса Җаруллаһ Бигиев, Габдулла Бубый, Зыяэддин Әл-Камали, Садри Максуди һәм Хәсәнгата Габәши) күрсәтелә. Муса Бигиев, аның кандидатурасын яклаганнарның булмавы, Әл-Кәмали исә үзе теләмәгәне сәбәпле мөфти сайлау процедурасына катнашмыйлар. Сайлаулар нәтиҗәсендә дүрт кеше арасыннан Галимҗан Баруди дини эшләр рәисе һәм мөфти була (292 кеше аны яклап тавыш бирә, 257се каршы чыга). Казыйлыкка 38 намзәт күрсәтелә, 14е сайлауга катнаша һәм алтысы казый итеп сайлана:

  1. Гомәр әл-Караши, күпчелек тавыш белән (Бүкәй Урдасы, казакъ);
  2. Салихҗан Урманов (489 кеше яклап, 90ы каршы тавыш бирә (Уфа);
  3. Габдулла Сөләймани, 423 кеше яклап, 166ы каршы тавыш бирә (Түбән Новгород);
  4. Кәшшаф Тәрҗемани, 354 кеше яклап, 213е каршы тавыш бирә (Казан);
  5. Хаҗәт әл-Хәким Мәхмүдов, 364 кеше яклап, 219ы каршы тавыш бирә (Себер);
  6. Мөхлисә Бубый, 307 кеше яклап, 280е каршы тавыш бирә (Бубый). (Ислам тарихында казыйлыкка сайланган беренче хатын-кыз).

Корылтай хәл итәсе проблемаларның иң катлаулысы "Мөселман хатын-кызының киләчәге" мәсьәләсе була. Милләтнең яртысын тәшкил итүче хатыннарның ир-атлар белән бертигез хокукларга ия булмавы милли һәм демократик көрәшкә зур комачау ясавы билгеле нәрсә. Гәрчә Идел-Урал регионында хатын-кызлар чагыштырмача иректән файдалансалар да, Кавказ һәм Төркестанга килсәк, анда шәригать хакимлек иткәнне дә исәпкә алсак, хатыннар икенче сорт кешеләр мөгамәләсенә дучар булганнар. Хатын-кызлар мәсьәләсе корылтайда каралган вакытта делегатлар арасында кызу-кызу бәхәсләр куба. Ахыр чиктә, Галимҗан Баруди һәм Муса Җаруллаһ Биги кебек алдынгы карашлы дин әһелләренең фикерләренә таянып, Казанда 24-27 апрельдә узган хатын-кызлар корылтае тәкъдим иткән карарлар кабул ителә. Түбәндә аларның иң мөһимнәре генә бирелә:

  • Шәригать буенча хатын белән ир бертигез.
  • Шәригать буенча хатын-кызлар сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашу хакына ия булганлыктан, сайлауларда да катнаша алалар.
  • Хатын-кызлары (ирләр белән ) бертигез хокукларга ия милләтләр көчле. Хатын-кызлар Оештыручы мәҗлес сайлауларына катнашырга һәм анда сайлана алырга тиеш.
  • Никах укытканда ике яктан да ризалык алынырга тиеш.
  • Хатыннар ирдән аерылу хокукына ия булырга тиеш.
  • Кавказда, Төркестанда һәм Казакъстанда 11-12 яшьлек кызларны кияүгә бирү гадәте бар; 16 яше тулмаган кызларны кияүгә бирү булмаска тиеш.
  • Өйләнешүчеләрнең никахтан әүвәл сау-сәламәт булулары доктор беркетмәсе белән расланырга тиеш.
  • Ике хатынны алу тыелырга тиеш.
  • Мөслимәләр сәяси һәм гражданлык хокуклары ягыннан ир-атлар белән бертигез булырга тиешләр.

10 майда булган утырышта 191 кеше әлеге карарларга каршы чыгып, аларның шәригатькә туры килмәвен бәян итә һәм шундый эчтәлекле белдерүне президиумга тапшыра.

Милли Шура төзү буенча карар кабул ителгәннең соңында сайлау үткәрелеп, бу органга 10 кеше, шул исәптән, Садри Максуди, Ильяс Алкин һәм Гаяз Исхакый сайланалар.

Төркестан, Казагыстан, Кырым мөселманнары туган төбәкләренә кайтканнан соң Шурага төп әгъзаларын җибәрәчәкләрен белдерәләр. Әлегә исә вакытлы әгъзаларны сайлыйлар.

I Корылтайның әһәмияте бөтен төрки кавемнәренең төрле караштагы вәкилләренең тәүге тапкыр бер-берсе алдында үз фикерләрен белдерү мөмкинлегенә ирешүгә нигезләнә. Аның эше дәвам иткән көннәрдә сүз консерваторларга да, радикал динчеләргә дә, либералларга да, төрки халыклар берлеге тарафдарларына да, уртачыл һәм радикал карашлы социалистларга да бирелә. Корылтай, кайбер җитешсезлекләренә карамастан, заманына күрә шактый ук мөһим карарлар да кабул итә. Тик шунысы бар, ул карарлар мәҗбүри көчкә ия булмый. Хәер, корылтайдан соңгы сәяси вакыйгалар аны оештырган кешеләр уйлаганча һәм теләгәнчә бармый. Патша режимының җимерелүе, чиксез хөррият атмосферасы эчендә төрле төрки кавемнәр уртак дошманга (русларга) каршы төркиләр берлеге төзү кирәклеген аңлап бетерә алмыйлар. Дөресе генә, аларда уртак төрки үзаңы үсмәгән була һәм шул сәбәпле аерым халыклар һәм кавемнәр үз мәнфәгатьләрен яклау эшенә керешә.

XS
SM
MD
LG