Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:08

Садретдин Низаметдин улы Максудов (Садри Максуди Арсал, 1878-1957) – Русия һәм соңрак Төркия сәясәтчесе, Идел-Урал штатын оештыруны җитәкләүче.

Казан губернасының Казан уезды Ташсу авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районы) 1878 елның 23 июлендә татар мулласы гаиләсендә дөньяга килә. 1888 елдан башлап Казанда урнашкан Апанаев мәдрәсәсендә укый. 1893 елда Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринскийның Зынҗырлы мәдрәсәсендә укый (анда аның абыйсы Әхмәтһади Максуди укыта). Әтиләре 1894 елда вафат булганнан соң, Казанга кайталар. 1901 елга кадәр Садри урыс укытучылар мәктәбендә укый. Гаспринский киңәше белән Парижга укырга китә, 1901-1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты исемен ала. Баштарак тормышы бик ярлы булса да, Париж газетына хәбәрче булып урнаша, Русия мөселманнары турында лекцияләр укый башлый.

Русия империясендәге сәяси эшчәнлек

1906 елда Казанга кайтып сәяси эшчәнлеген башлый, "Иттифак әл-Мөслимин" фиркасенә кушыла, татарларның һәм башка мөселман халыкларның хокукларын яклау эшенә керешеп китә. Казан губернасыннан Конституцион демократик фирка вәкиле буларак икенче һәм өченче Дәүләт Думалары депутаты булып сайлана.

1917 елдагы Большевиклар түнтәрелешеннән соңгы каршылыктан файдаланып Русия империясендәге төрки халыклар үз дәүләтләрен төзергә тели. Шул елда сайлау нигезендә оешкан Милләт Мәҗлесе утырышы 20 ноябрьдә (хәзергечә 3 декабрь) Уфада тантаналы төстә ачыла. Беренче чыгышны мохтарият комиссиясе рәисе Садри Максуди ясый.

Ачылыш мәрасименнән соң конкрет эшкә дә керешелә. Мәҗлеснең рәисе итеп, алдан ук көтелгәнчә, Садри Максуди сайлана. Аның җитәкчелегендә өч министрдан торган Дәүләт Шурасы да төзелә. Бәйсез Идел-Урал Штатын оештыру эше башлана, аның җитәкчесе итеп Садри Максуди сайлана. Әмма большевиклар Идел-Урал Штатын төзергә мөмкинлек бирми. 1918 елның апреленә большевиклар Дәүләт Шурасы эшчәнлеген тыя. Татар милләтчеләренең җиңелүеннән соң Максуди Финляндиягә китә.

1919 елда Париж (Версаль) солых конференциясендә Максуди Гаяз Исхакый белән бергәләп Русиянең Европа өлешендә яшәүче мөселманнарның таләпләрен дипломатик нота буларак җиткерә. 1920нче еллар башында ул Берлинда фәнни эшчәнлеккә керешә һәм аны 1925 елда Анкарага күченгәч тә дәвам итә.

Фәнни эшчәнлек

Вакытлыча Парижда яшәгән арада Максуди Сорбонна университетында төрки халыклар тарихын укыта башлый. Әмма 1924 елда Төркиягә лекцияләр укырга килгәч, Максудиның тормышына зур үзгәреш керткән вакыйга була. 1925 елда ул чактагы Төркия президенты Мостафа Кемаль Ататөрек аны Төркиягә күченеп килергә чакыра. Төркиядә Максуди күпьяклы фикер иясе, хокук, тарих, фәлсәфә, лингвистика һәм социология өлкәләрендә эшләүче галим, яңа барлыкка килүче Төркия Республикасы төзелешенә бик зур һәм мөһим өлеш кертә. Ул үз идеяләрен китаплары, гыйльми хезмәтләре, газет-журналларда басылган мәкаләләре, университеттагы лекцияләре һәм парламенттагы чыгышлары белән тарата.

Парижда хокук белгечлегенә укыган Садри 1925 елда ачылган Анкара хокук мәктәбенә нигез салучыларның берсе була. Аның Hukukun Umumi Esasları (Хокукның гомуми кагыйдәләре, 1937), Hukuk Tarihi Dersleri (Хокук тарихы дәресләре, 1938), Umumi Hukuk Tarihi (Гомуми хокук тарихы, 1941), Hukuk Felsefesi Tarihi (Хокук фәлсәфәсе тарихы, 1946), һәм Türk Tarihi ve Hukuk (Төрек тарихы вә хокук, 1947) исемле хезмәтләре Төркиядә хокук белемен укытуга бик зур өлеш кертә. Әмма аның хокук белеменә керткән иң мөһим эше университетта Төрек хокукы тарихы дигән дәресләрне башлау була. Бу дәресләр хәзер Төркиядә хокук факультетларының стандарт дәресләренә әверелде. Ә бу дәресләрнең нигезен нәкъ менә Садри Максуди булдырган һәм дөньяда беренче буларак ул лекцияләрне үзе алып барган.

Төркиядәге сәяси карьерасы

Садри Максудиның Төркиядәге икенче карьерасы – яңа нигез салынып килүче республиканы (биредә ул Арсал дигән тагын бер фамилия ала) төзүдә президент Мостафа Кемаль Ататөрек белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү була. Ул биредә төрек телен реформалауда да катнаша, парламент әгъзасы да була.

Ататөрек парламент әгъзасы Садри Максуди белән эш турында сөйләшер өчен аны еш кына үз өенә кичке ашка чакыра торган була. Садри Максуди Төркия парламентына өч мәртәбә (дүртәр елга) – 1931, 1935 һәм 1950 елларда сайлана, 1939-1950 еллар арасында һәм 1954 елдан соң үзен тулысынча фәнни эшчәнлеккә багышлый.

Тәэсире (фәнни һәм сәяси)

Садри Максуди Төрек телен өйрәнү җәмгыятен (соңрак Төркия тел институты) һәм Төрек тарихын өйрәнү җәмгыятен (соңрак Төркия тарих институты) оештыруда хәлиткеч роль уйный. Шул чорның рәсми тарихын чагылдырган Türk Tarihinin Anahatları (Төрек тарихы язмалары, 1930) исемле китапның зур өлешен ул яза. Максуди шулай ук тел реформасына да зур өлеш кертә. Аның тел турындагы мәкаләләре Türk Dili İçin (Төрек теле өчен, 1930) дип аталган аерым томга тупланып басыла. Тел реформасында хәлиткеч борылыш ясаган бу китапның кереш өлешен Ататөрек үзе яза.

Истанбулның Зинҗирликую зиратында Садри Максуди кабере
Истанбулның Зинҗирликую зиратында Садри Максуди кабере

Садри Максуди Арсал 1957 елның 20 февралендә 78 яшендә Истанбулда дөнья куя һәм Истанбулның Зинҗирликую зиратында җирләнә

XS
SM
MD
LG